Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаделлек бар икән дөньяда»: Бабек Мамедрзаев Элвин Грейны судта җиңгән

news_top_970_100
«Гаделлек бар икән дөньяда»: Бабек Мамедрзаев Элвин Грейны судта җиңгән
Владимир Васильев

Казах җырчысы Бабек Мамедрзаев Elvin Grey Music музыкаль лейбы белән контракт нигезендә эшләде. «Ул үзенең иҗади эшчәнлеген башлау өчен лейблдан китәргә карар кылгач, музыка компаниясе аңа каршы төшә. Бабек Мамедрзаевның адвокатлары лейблга судка биргән. Суд бер елдан артык дәвам иткән һәм ул аны җиңеп чыккан», – дип яза vesti.az порталы.

Бабек инстаграмында билгеләп үткәнчә, хәзер ул бәйсез артист.

«Аллаһка шөкер, бу юлны лаеклы рәвештә ерып чыктым. Күп сүзләр сөйлисем килми, чөнки ике ел инде мин сезгә шушы сүзләрне әйтәсем килде: «Бу көннәрдә яңа җыр кертәсем килә, көтәсезме?» – дип язган Бабек социаль аккаунтында.

vesti.az  порталы әйтүенчә, җырчы хәзер Elvin Grey Music лейблыннан тыш яңадан җырлар иҗат итү белән шөгыльләнә алачак. «2016 елда Бабек Мамердзаев Elvin Grey Music әйдәп баручы яздыру компаниясе белән килешү төзи, һәм әлеге студия командасы белән бер ел эчендә гастрольләр белән 150дән артык шәһәрне урап чыга», – дип язалар порталда.

Бабек Мамедрзаев Казахстанның Шымкент шәһәрендә туган. Казахстан милли сәнгать академиясен тәмамлаган. Академияне тәмамлаганнан соң җырчы Казахстанда популяр The Magic Of Nomads музыкаль коллективында вокалист булып чыгыш ясый һәм БДБ илләре буенча гастрольләрдә йөри.

Халык җырчыны котлап язган: «Мөстәкыйль иҗат юлыңда яңа хитлар булсын», «Барысы да бу мизгелне көтте», «Аллаһы Тәгалә сезне, сезнең тормыш юлыгызны сакласын», «Гаделлек бар икән дөньяда», «Без сагындык сине. Нигә талантлы җырчыларга җырларга ирек бирмиләр икән? Талантлыларның тавышы да, ишетү сәләте дә бар, аларга фонограмма да кирәкми», – дип язганнар.

Җырчы тамашачыларга рәхмәт әйткән.

  • Искәртеп үтик, Элвин Грей берничә җырчы белән низагка кергәне булды. Автор-башкаручы, продюсер, композитор Гүзәлия белән Радик Юльякшин-Элвин Грей арасында низаг авторлык хокуклары арасында чыккан иде.
  • Элвин Грей Гүзәл Уразованы "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерүдә гаепләгән иде.
  • Elvin Grey (Радик Юлъякшин) татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән иде.
  • 22 март көнне Фирдүс Тямаевның Миякә районындагы концерты өзелде. Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасында узган ел яз көне низаг чыккан иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100