Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Гүзәлия Элвин Грей турында: "Кеше шулкадәр оятсыз була ала икән"

Автор-башкаручы Гүзәлия Элвин Грей турында: "Кеше шулкадәр оятсыз була ала икән"

news_top_970_100
Автор-башкаручы Гүзәлия Элвин Грей турында: "Кеше шулкадәр оятсыз була ала икән"

“ТМТВ” телеканалында “Сер булып калсын” тапшыруында Мәскәүдә яшәүче автор-башкаручы, продюсер, композитор Гүзәлия бүген Радик Юльякшин-Элвин Грей белән аралашмавын әйтте. Алар арасында низаг авторлык хокуклары арасында чыккан иде.

“Бернинди мөнәсәбәтебез дә юк, аралашмыйбыз, кирәге дә юктыр, дип уйлыйм. Кайчандыр “Яныңа агылам” җырына дуэтны кабатлап башкару мәсьәләсе минем өчен катлаулы сорау. Дөньяныкын белеп булмый, беркайчан да дип каты әйтә алмыйм. Дөнья шундый кызык нәрсә ул...

Бу низагтан соң ул башлап хат язды. Мин җавап бирмичә уйлап йөрдем. Дөресен әйткәндә, җавап бирергә куркып йөрдем. Аларның тәртип стиле бар, юк-бар сүзне дә күпертә торган сыйфатлары бар. Бик озак уйлап йөргәннән соң, апам миңа әйтте “ярар, җавап бир, бәлки кеше синнән гафу үтенергә телидер”,  диде. Мин олы кешене тыңларга булдым.

Ул миңа тагын язды, очрашыйк әле, сөйләшик дип.  Мин икенче мәртәбә бу кешегә ышандым, чын әйтәм, ышандым. Чөнки ышандыра белә, елмаеп, гафу үтенеп, төрле вәгъдәләр биреп. Ышанганнан соң да тагын әшәкелекләр булды. Әйткән сүзләренең берсен дә үтәмәде. Мин шуннан соң гына бу кешедән өметемне бөтенләй өздем.

Үзем кешегә ялгыш кына начарлык эшләсәм дә, ул кеше янына икенче мәртәбә бара алмас идем. Ә ул миңа шуннан соң да “җыр язып бир әле” дип мөрәҗәгать итте. Мин бөтенләй шаккаттым. Кеше шулкадәр оятсыз була ала икән дигән уй мине тынычлыкта калдырмады.

Мин озак ачу саклап йөрмим. Мин аны узем өчен, үзем белән гармониядә яшәү өчен кичердем һәм үз юлым белән киттем”, - дип сөйләде Гүзәлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100