Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре: түбәтәе, кара савыты, юл кәрзине, сөлгесе
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 136 ел була. 27 яшь гомер генә яшәп калса да, әдипнең татар тарихы, татар әдәбиятында калдырган өлеше бәяләп бетергесез. Тукайның сакланып калган шәхси әйберләре күпме? Шагыйрьнең мемориаль әйберләренә күзәтүне Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева ясады.
26 апрель – татар шагыйре, бөек әдибебез Габдулла Тукайның туган көне. Апрель аен Тукай ае дип әйтү дә күптәннән гадәткә әйләнде. Габдулла Тукайның әдәби музее шагыйрьнең шәхси һәм мемориаль әйберләре саклана торган бина булуы белән дә кадерле. Музейда Тукайның шәхсән үзе яратып йөргән, кулында тоткан, үзе тотып караган һәм күңел җылысы биреп кадерле кешеләренә бүләк ителгән ядкярләренә күзәтү ясыйбыз.
Беренче гонорарына сатып алынган фаянс тартмачык
Газизә - Тукайның әтисенең беренче гаиләсеннән туган кыз була. Ул Габдулла Тукайдан 10 яшькә өлкәнрәк. Музейда Газизәнең камзулы (төп нөсхәсе) тәкъдим ителә.
Янәшәдә генә Тукайның Газизәгә бүләк иткән фаянс тартмачыгы (кәрәч тартмачык) тора. Фаянс тартмачыкны шагыйрь үзенең беренче гонорар акчасына сатып ала. Ул 1970-1980 елларга кадәр апасының балалары гаиләсендә саклана һәм шул елларда музейга бүләк ителә. Тартмачык матур итеп ясалган, агач төбен хәтерләтә, өстендә һәм кырыйлары җиләк-җимеш, яшел яфраклар белән бизәлгән. Газизә бу тартмачыкта үзенең бизәнү әйберләрен саклагандыр дип уйлыйбыз.
Музей залына килеп керүгә Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең комганы белән танышабыз. Ул Тукайның әнисеннән сакланып калган бердәнбер әйбер. Аны да исемлеккә кертергә кирәк дип таптык.
Сәяхәткә үзе белән алып йөргән юл кәрзине һәм сөлгесе
Икенче бер стендта Габдулла Тукайның юл кәрзине белән сөлгесе урнашкан. Тукай 1907 елның көзендә Казанга Җаек шәһәреннән юл кәрзине белән кайта. Уйлап карагыз, аның барлык шәхси әйберләре шушы кәрзингә сыеп беткән. Ул аны сәяхәтләре вакытында үзе белән алып йөри торган була.
Шулай ук музейда Габдулла Тукайның сөлгесен күреп була. Сөлге 1945 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырыла. Институттан алар милли музейга эләгә. Кәрзин Тукай музее ачылганнан бирле торса, сөлгене чагыштырмача күптән түгел - музейга ремонт ясалганнан соң 2018 елдан соң гына куялар.
«Шәрәф мине шәрәфли»: Фотога киеп төшкән кара бәрхет түбәтәе
Музейда Габдулла Тукайның кара бәрхет түбәтәе дә саклана. Түбәтәйнең тарихы кызыклы. Шагыйрь күп кенә китапларын шагыйрь бертуган Шәрәфләр типографиясендә бастыра. 1908 елда Тукайның чираттагы китабын бастыру эшенә керешкәнче нәшир Гыйльметдин Шәрәф китапны Тукайның фотографиясе белән күрергә тели һәм ул аны Иванов фотоательесына алып бара.
Объектив каршына килеп утырганнан соң шагыйрь, озын чәчләреннән кыенсынып, аларны сыпырып куя. Шулвакыт Гыйльметдин Шәрәф кесәсеннән кара бәрхет түбәтәй чыгарып, аны Тукайның башына кидерә. Истәлекләр буенча, Тукай аңа: «Шәрәф мине шәрәфли», - дип шаяртып әйтеп куя. Бу – шагыйрьнең иң уңышлы чыккан фотосурәтләренең берсе.
Германиядә эшләнгән җиң каптырмалары
Чираттагы кыйммәткә ия булган әйбер - шагыйрьнең җиң каптырмалары. Алар Германиядә ясалган. Үз вакыты өчен гаять кыйммәтле аксессуар. Ирләр аны манжетта тагып йөргән. Шуны да әйтик, Тукай беркайчан да Германиядә булмаган. Шагыйрьнең дусты - «Аң» журналы мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни Европа буйлап сәяхәт кыла. Мөгаен, шушы сәяхәт вакытында ул җиң каптырмаларын сатып алып, Казанга кайткач, якын дусты - Габдулла Тукайга бүләк иткәндер.
1950 елларда Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны Зәйнәп Хәсәния җиң каптырмаларын рәссам Альфред Низаметдиновка тапшыра. 1980 елларда, Габдулла Тукай музее ачылганнан соң, Низаметдинов аларны музейга бүләк итә.
Питерда сатып алган Петр I сурәтләнгән карандаш савыты
Казанда яшәгәндә шагыйрь Россиянең күп кенә шәһәрләрендә сәяхәткә чыга. Габдулла Тукайның соңгы ике шәхси әйбере Санкт-Петербург шәһәре белән бәйле. Үләренә бер ел кала ул Питерда сәфәрдә була. Петербургта ул карандаш савытын сатып ала, ул шәһәрнең 200 еллыгына атап чыгарылган. Савытта Петр I сурәтен, ул яшәгән йортларның рәсемнәрен табарга мөмкин. Карандаш савыты Тукайның туганнарында сакланып кала, туганнары аны 1970-1980 елларда музейга тапшырыла.
Тукайның яраткан кара савыты турында: «Тукай бик озак эт белән уйнап утырды»
Тукай татар мәктәбе укучылары белән очрашуда да була. Укучылар Габдулла Тукайга кара савыты бүләк итә. Ул бик үзенчәлекле формада: өстендә эт утырган, янәшәдә аучының эшләпәсе, сумкасы һәм киемнәре күрсәтелгән. Кара савытының алгы өлешендә үсемлек орнаменты төшерелгән. Кара сала торган савыты эшләпә астында яшерелгән.
Тукай кара савытын бик яраткан, үзенең номерына кайтканнан соң да якын дусларының берсе Кәбир Бәкер истәлекләрендә: «Тукай бик озак эт белән уйнап утырды», - дип яза. Бу истәлекләр Габдулла Тукай үлгәннән соң 1914 елда Әстерхан шәһәрендә басылып чыга. Истәлекләр «Тукай Петербургта» дип атала.
Тукайга шушы бүләкне ясауга укучылар һәм укытучылар бу эшкә мөһим карый. Шагыйрьның холкы, рухына туры килә торган сувенир сайлыйлар. Тукайның этләрне, песиләрне яратуы билгеле була. Тукай өчен бу иң кадерле бүләкләрнең берсе булып санала.
Сүз уңаеннан, Тукайның кара савыты, сөлгесе, кәрзине 1945 елга кадәр Маһруй Мозаффариядә саклана. Маһруй Мозафария – композитор Мансур Мозаффаровның әнисе. Үз вакытында Тукай бу мәгърифәтче укытучы ханым белән яхшы мөгамәләдә тора, алар таныш була.
Маһруй апаның кияве, журналист Әхмәтгәрәй Урманчиев Габдулла Тукай белән бергә «Ялт-йолт» журналында эшли. Тукай сәяхәтләргә китәр алдыннан үзенең әйберләрен аларда калдыра торган була.
Тукайның үзе исән вакытта чыккан китаплар
Казанга кайтып бер ай үтүгә, Тукайның Казанда «Габдулла Тукаев шигырьләре» дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Музейның ике витринасында Тукайның үзе исән вакытта чыккан басмалары тәкъдим ителә. Гомумән, биш ел ярым гомерендә шагыйрьнең 30дан артык китабы дөнья күрә. Кайбер китаплар хәтта 4-5 мең тираж белән чыга. Димәк, бу Тукайның үз вакытында ни дәрәҗәдә күренекле һәм танылган шагыйрь булуы турында сөйли.
Басмалар арасында Тукайның «Юаныч» дигән беренче балалар китабы, Пушкинның әкияте тәрҗемә ителгән «Алтын әтәч», «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре», «Әдәбият», «Күңел җимешләре» һ.б. бик күп китаплар бар. Китапларның һәммәсе дә Тукайның Казан чорында үзе исән чагында нәшер ителгән.