news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Габдулла Рәхимкулов йортына элмә такта куелды, фестивале дә булачак – ИлСаф йөкләмә алды

news_top
Габдулла Рәхимкулов йортына элмә такта куелды, фестивале дә булачак – ИлСаф йөкләмә алды
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

2002 елда «Акчарлак» газетасы заказы буенча Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның өендә булып, аның хатыны Гамилә апа белән сөйләшкән идем – әлеге язма газетаның февраль санында басылган. «...Маяковский урамындагы Габдулла Рәхимкулов (1926-1997) гомер иткән йорт диварына истәлек тактасы куелмаган. Шул ук йортта Афзал Шамов, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмирләр яшәгән – подъезддагы мемориаль такталар шулай ди... Дөньяга шаулап йөрмәсә дә, Габдулла аганың хатыны Гамилә апа андый истәлек турында хыяллана. Ул хатирәләр белән яши. «Габдулла Хөкүмәткә бер түгел, мең такталык акча эшләп биргән кеше», – ди ул рәнҗеп. Уйлап карасаң, шулай түгелмени?! Илебезнең татарлар яшәгән һәр почмагында шыгрым тулы залларга куелган концертлар, сатылган пластинкалар...» – дип язганмын мин ул чакта.

Ниһаять, Габдулла аганың тууына 100 еллыгына ул такта куелды – Маяковский урамындагы 23а номерлы йортның бер подъездында легендар җырчының исемен мәңгеләштергән элмә такта торачак. Оештыру эшләрен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчының кызы Тәнзилә ханым белән бергәләп башкарган.

Элмә такта ачылу тантанасына Габдулла Рәхимкуловны белгән буын сәнгать әһелләре – Зилә Сөнгатуллина, Гөлзадә Сафиуллина, Зөһрә Шәрифуллиналар килгән иде. Өлкән буын татар зыялыларын күреп күз иркәләнә торган рәхәт бер чара иде бу – оештыру эшләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә рәхмәт.

Нурия Хашимова

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова: «Безнең республикада асыл, затлы шәхесләребез бихисап. Бакыйлыкка күчкәч, аларның исемнәрен мәңгеләштерү – безнең бурычыбыз. Исән-сауларының иҗатын барлап, хөрмәтләп, аларга ярдәм итеп яшәү дә безнең бурычыбыз. Бүген бирегә республиканың йөзек кашы булган шәхесләребез җыелган – бирегә килүегез өчен һәр барчагызга рәхмәт! Габдулла Рәхимкулов чыннан да халыкның яраткан җырчысы иде. Аның җырларын без балачактан тыңлап үстек. Габдулла ага тумышы белән Чүпрәле районыннан, бу район үзеннән чыккан шәхесләргә зур игътибар бирә. Күптән түгел генә Рәхимкуловның 100 еллыгына багышланган матур кичә үткәрделәр...»

Фердинанд Сәлахов

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кичәне Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды: «Без барыбыз да Габдулла абыйны үзебезнең аноним укытучыбыз дип исәплибез, чөнки аның репертуарын җырлыйбыз. Минем репертуарда да аның берничә җыры бар. Халык җырларын аның аһәңе белән, аның башкару алымнары белән җырлар өчен Габдулла абыйдан өйрәнергә кирәк. Без өлкән буын җырчыларын остабыз итеп санап, күңелебездән дога белән җырлыйбыз…

Ни өчен бүген ачабыз дип уйласагыз, бу сорау озак йөрде. 2014 елда Кадим Нуруллин инициативасы белән филармониядә «Илһамият» иҗат төркеме оештырылды. Бу сәхнәдән киткән өлкән буын сәнгатькәрләренә халкы белән бергә булырга мөмкинлек тудыра торган чара иде. Шушы проектны нигез итеп алып, озын юллар аша Таһир Якупов, Гали Ильясов яшәгән йортларга элмә такталар куя алдык. Менә озак юллар аша Габдулла абыйга да моны эшли алдык. Бу элмә тактаны булдыруга гаиләсе дә зур өлеш кертте. Балаларның әти-әнигә булган бу мөгамәләсе башкаларга да күчсә барыбыз да бәхетле булыр идек...»

Фердинанд Сәлахов: «17 ел симфоник оркестрларга хезмәт хакы түләр өчен акча ташый...»

Фердинанд ага җырчының тәрҗемәи хәлен дә искәртеп үтте, төртмә телен дә кушып, әлбәттә: «...1954 елда Казанга кайтып Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы итеп алына. 1961 елга кадәр осталыгын чарлый, репертуарын баета. Ул вакыт 4 ел саен Мәскәү тикшереп тора, ул шушы иләкләрне узып, эстрада бүлегенә килә. Габдулла абый үзенең төркемен булдырып, 17 ел (1962-1979 елларда) симфоник оркестрларга хезмәт хакы түләр өчен акча ташый, ул елларда барлык популяр җырчылар шулай итәләр иде. Аның чыгымнары аз була иде, алар юк дәрәҗәсендә, чөнки кунакханәләр юк – авылларга килгәч фәлән апа аны өенә алып кайтып китә, карый, ашата...»

Рәүф Рәхимкулов: «Ул халкым дип яшәде»

Улы Рәүф Рәхимкулов

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Улы Рәүф Рәхимкулов: «Беренче сүзем – оештыручыларга һәм бүген бу чарага килүчеләргә зур рәхмәт! Әтинең тормышы авыр булды. Минем үземә яшьтән аның белән үсәргә туры килмәде, үз гаиләм булгач әти белән аралаштык, соңгы 12 елда актив йөрештек. Ул бик тыйнак, сабыр кеше иде, тәмәке тартмады, эчмәде, кешегә авыр сүз әйтми иде. Ул «халкым» дип яшәде».

Кызы Тәнзилә Кнаур-Рәхимкулова: «Әтинең тавышы – табигать бүләге»

Габдулла Рәхимкуловның кызы Тәнзилә ханым

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Тәнзилә Кнаур-Рәхимкулова: «Дуслар, туганнар, 100 ел элек кечкенә генә татар авылында искиткеч талантлы кеше туган. Гайниҗамал әби дөньяга 12 бала китергән, аның алтысы исән калган – заманалар бик авыр булган. Әтием ачлыкны да күрде, сугышта да булган, шахтада да эшләгән. Гади халык аны бик яратты, ул халык өчен җырлады. Минемчә, әтием үзенең язмышына бик рәхмәтле булды. Әтиемнең тавышы – табигать бүләге. Ул киләсе 100 еллыкта да танылачак. Бик зур рәхмәт!»

Тәнзилә ханым хәзер Германиянең Гамбург шәһәрендә яши икән. Шунысы игътибарга лаек: ул чыгышын чиста татарча сөйләде. «Ятлагандыр ул», дип фаразлады әлеге тантанадагыларның берсе. Ятласа соң, ул әтисен һәм әтисен белгән шәхесләрне хөрмәт итеп, халыкка әтисе җырлаган телдә мөрәҗәгать итте. Рәхмәт сезгә, Тәнзилә ханым! Габдулла ага лаеклы балалар тәрбияләгән.

Әлеге тантанада булган тагын бер чыгышны бирәсем килә. Татарстанның халык артисты ИлСаф кызыклы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Илсаф: «Малай чакта Габдулла ага концертына качып бушка кергән идем, шул бурычымны түләп фестиваль оештырам»

ИлСаф

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанның халык артисты ИлСаф: «Габдулла абый белән тыгыз аралашырга туры килмәде, берничә тапкыр гына күреп калдым – без төрле чор кешеләре. Башта мин пластинкалардан тыңлап җырларын өйрәндем. Бигрәк тә, күрше авыл турындагы «Шәйморза» җыры, «Агымсу», «Зәңгәр күлмәк» җырлары күңелләргә кереп калган. Беренче тапкыр аның үзен авылга – Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылына концерт белән килгәч күрдем. Соңыннан аны күргәч бер гамәл өчен оят та була иде: чөнки малайлар белән арткы ишектән качып кергән идек – билетка 1 сум акча булмаган, күрәсең...

«Филармониягә бурычың бар», – дип кушылды хәзер филармониядә эшләүче Фердинанд Сәлахов.

«Филармониягә түгел, Габдулла агага бурычым бар», – дип төзәтеп куйды ИлСаф һәм дәвам итте: «Шушы бурычны ничегрәк кайтарырга дип уйлап йөри идем. Коллегалар, район җитәкчелеге белән дә киңәштек – зуррак дәрәҗәдә итеп Габдулла Рәхимкулов исемендәге конкурс-фестивальне оештырырга уйлаштык. Башта – район күләмендә, аннары – Казанда республика, Россия күләмендә. Мин үз өстемә шушы йөкләмәне алам – шуның белән бурычымны кайтарырмын дип торам. Габдулла абыйны күбрәк читтә яшәүче татарлар белә – гастрольләрдә йөргәндә шул күренә. Билгеле сәбәпләр аркасында ул күбрәк читтә йөргән – Оренбург, Самара, Пенза, Ульяновск, Казахстан... Анда аны бик яраталар. Аның 70 яшьлек юбилее көнне (ул Кәрим Тинчурин театры бинасында – Горький урамында булган иде) миңа: «Илсур энем, эстафетаны сиңа тапшырып калдырам», – дигән иде. Әлбәттә инде, бу зур җаваплылык, бу зур йөкләмә дә, шуны акларга тырышып, аның җырларын да җырлап иҗат итәргә насыйп булсын».

Габдулла Рәхимкулов исемендәге конкурс-фестивальнең үзенчәлеге – нәкъ менә аның репертуарын, аның алымнары белән җырлый алу. «Бу инде өч ноталы җырларда сикереп йөрү түгел», – дип әйттеләр әлеге фестиваль белән ялкынланып, янып йөрүчеләр.

2002 елда «Акчарлак»та чыккан язмада язучы Фәнзаман Батталның Габдулла Рәхимкулов турындагы истәлекләреннән юллар китерелгән, бер өзеге белән язманы тәмамлыйм: «...Республика фонотекаларында сакланучы мирасына кырау гына төшә күрмәсен. Аның һәр җырын, һәр авызын пәйгамбәрнең газиз тырнагын саклагандай саклау гына хак булсын. Габдулла Рәхимкулов ул, бүгенге җырчы булудан бигрәк, киләчәк җырчысы. Ул безнең җырда үзе лаек булган кадер-хөрмәтне күрә алмады – көндәшләре газиз җанына, бәгыренә тоз сипте. Хәзерге буынга сер түгел ул, һәм бу хакыйкатьне киләчәк буыннардан да яшерергә ярамый. Чын бәяне алар бирер, дигән өметтә калам. Гасырыбызның бөек җырчысына һәйкәл салучылар да шулар булыр...»

Элмә тактаның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Халык артисты Габдулла Рәхимкуловка истәлек тактасы ачылу тантанасыннан фоторепортаж
  • Габдулла Рәхимкулов – 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза күп балалы гаиләдә туып үскән. Мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнашкан. 1943 елда сугышка алынган, ил чигендә хезмәт иткән.
  • 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый. 1950 елда Магнитогорск шәһәрендә училище тәмамлый, тау токымнарын шартлатучы мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Ләкин җырга, сәхнәгә булган мәхәббәт аны Магнитогорскида эшләүче татар драма түгәрәгенә алып килә. Рәхимкулов концертлар оештыру эшләрен башлап йөри.
  • 1954 елда Казанга кайткач, Габдулла Рәхимкулов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист буларак эшчәнлеген башлап җибәрә. 1961-1962 елларда – Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә «Казахконцерт» оешмасында солист, 1962-1979 елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге җырчысы була.
  • «Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз, торналар», «Керфегеңә тамармын мин» һәм башкалар – халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов башкаруында тамашачы күңеленә, хәтеренә кереп калган җырлар.
  • Габдулла Рәхимкулов 1997 елның 9 октябрендә вафат була, туган төбәге – Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылы зиратында җирләнә. Җырчының исеме туган төбәге Иске Шәйморза авылы Мәдәният йортына һәм бер урамына бирелгән. Шулай ук Казан шәһәренең Идел буе районындагы бер урам аның исемен йөртә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар