Габделхәй Биктаһиров Хәния Фәрхи исемендәге бәйге ачылышында: «Хәния яши, яшәячәк!»

Бүген Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылы мәдәният йортында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр, димә» V төбәкара башкорт-татар җыр бәйгесе гөрли. Исән булса, легендар җырчыбыз бүген үзенең 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итәр иде. Фестиваль шул уңайдан, быел инде бишенче тапкыр уздырыла.
Фестиваль Югары Тәтешле авылындагы Хәния Фәрхи музее янында башланып киткән. Әлеге матур чарага җырчының иң якыннары – төпчек кызлары Алсу һәм тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров, оныклары, читтә яшәүче туганнары, кода-кодагыйлары һәм «Бәйрәм» ансамбле егетләре кайткан.
Габделхәй Биктаһиров Хәния Фәрхинең исемен, җырларын мәңгеләштерү өчен зур эш башкаручы Тәтешле районы җитәкчелеге һәм халкына рәхмәт сүзләре белдерә. Аның фестивальнең ачылышында яңгыраган таныш көйләрдән күңеле дә тулган.
«Күздән яшьләр чыгардыгыз, – ди Габделхәй Биктаһиров. – Мин Башкортстанга бик рәхмәтлемен. Чыннан да сезнең ярдәм белән Хәния яши, яшәячәк. Аның исемендә җыр фестивале дә киңәя бара», – дип сөйли ул.
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина ел саен әлеге чараны оештыруга күп көч куя һәм аның инициаторы булып тора. Тантанада ул җыелып килгән тамашачыларга һәм ераклардан кайта алган туганнарына рәхмәт сүзләре белдерә.
«Нәкъ 1 ел элек тә без шушы урында матур итеп җыйналып басып торган идек. Барыгызга да мәгълүм: апам киткәч, мин аны «кояшым» дип йөрәгемә керттем.
Зур рәхмәт сезгә, вакыт табып, иртә таңнан килеп, Хәния Фәрхиебезне искә алган өчен. Зур рәхмәт, җизни! Исән-сау булыйк, яшик әле. Син яшәгәндә, үзең әйтмешли, без дә яшибез. Алсуыбыз бар, оныкларыбыз бар, Алиябез бар. Рәхмәт, Алсуым, соңгы минутка кадәр җаваплы эшең аркасында «кайта алмам» дип торган идең. Кайтып җитә алдың. Менә туганнарыбыз басып тора. Сөбханаллаһ, киленнәр, җиңгиләр, оныклар биредә», – дип сөйли Фирүзә Ибәтуллина. Тәтешле халкының Хәния Фәрхи истәлегенә бик күп эшләр башкаруын да билгеләп үтә. «Чөнки ул – лаеклы шәхес. «Эшлибез» дип әйтү дә – пафос белән әйтүдер. Ул үзе бик күп эшләр эшләп китте», – ди Фирүзә Ибәтуллина.
Бәйрәм чарасына быел тулы состав белән «Бәйрәм» ансамбле егетләре дә кайткан. Рәис Ханнанов жюрида утырган. Алар барысы бергә фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак. Күп еллар Хәния Фәрхинең концерт директоры булып эшләгән Раил Нуриев: «Безнең Илнур – баян остасы. Ул баянда уйнап күрсәтер. Фәннур инде ул – җыр остасы. Үзенең матур җырларын башкарыр. Ә минем, үз ягымнан, Габделхәй абыйның сүзләренә кушылып, шуны әйтәсем килә: бары тик сезнең белән бергә без Хәния апаның исемен оныттырмыйбыз. Җырларын һаман да ишеттерәбез.
Башка артистларга да бик зур рәхмәт. Чөнки күбесе Хәния апаның җырларын алып, аларга яңа җан, яңа сулыш өстәп чыгаралар», – дип сөйләгән.
Фестивальнең ачылышыннан видеоларны «Интертат»ка җырчы Айгөл Закирҗанова юллады. Ул әлеге минутларда бәйгенең сайлап алу турын узып, гала-концертта җырларга әзерләнә. Аның сүзләренчә, бәйгенең икенче этабында 30 кеше чыгыш ясаган. Шуларның иң-иңнәре гала-концертка чакырылган. Әлеге бәйгедә үзешчән җырчылар да, профессиональ җырчылар да катнаша.
Татар эстрадасының «йолдызы» Хәния Фәрхи 27 июльдә туган ягы – Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа нибары 57 яшь иде.

Фото: © Айгөл Закирҗанова фотосы

Фото: © Айгөл Закирҗанова фотосы
- Хәния Фәрхи вафат: җырчыны юлда йөрәге тоткан
- Хәния Фәрхи турында истәлекләр: «Габделхәй киемнәрен үтүкли, туфлиларын алыштыра иде»
- Хәния Фәрхинең тормыш юлы: җырчының биографиясеннән 14 факт
- Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә ханым: «Апаны югалту – бер фаҗига, бауга менгән дип сөйләүләре – икенче фаҗига»
- Хәния Фәрхинең ире Габделхәйнең сеңлесе: «Абый, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши»
- Хәния Фәрхинең кызлары: Әни картыйның бакчасыннан чәчәк өзеп алган иде - аны киптереп, соңгы истәлек итеп саклыйбыз