Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин «игезәген» тапкан, ДНК тест ясатырга җыена

news_top_970_100
Габделфәт Сафин «игезәген» тапкан, ДНК тест ясатырга җыена
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә җырчы Габделфәт Сафинның «игезәген» табуы турында язган идек. Җырчыга чынлап та бик нык охшаган Данисны Габделфәт Сафинның концертына хатыны алып килә.

«Безнең авылда минем иремне «Сафин» дип йөртәләр. Туган-тумачалар да шулай әйтә. Ә белмәгән кешеләр, үтеп барганын күрсәләр: «Габделфәт Сафин бит бу», – дип, тукталып калалар. Шуңа сезнең концертыгызга килдек. Икегезнең арагызга басып, истәлеккә фотога төшәсем килә», – дип сөйләгән иде ул, җырчы янына сәхнәгә менеп.

Габделфәт Сафин «игезәге» белән кочаклашып күреште. «Карале, нәкъ мин бит, әйеме? Охшаган «прәме». Каблук кисә әзрәк, корсак үстерсә чүт кенә. Нәкъ мин! Менә алдан үтеп китте. Минәйтәм, мин түгелме соң бу?» – дип тә шаярткан иде.

Әлеге вакыйгадан соң Данис Габделфәт Сафинның башка концертларында да күренә башлаган. Ул хәзер сәхнәгә тулы хокуклы «Габделфәт Сафин» булып, нәкъ аныкы кебек киемнәрдән, кулына микрофон тотып чыга. Ике Габделфәт арасында мондыйрак сөйләшү бара:

Син кем?

Габделфәт Сафин.

Ә мин кем булам алайса? Син каян?

Башкортстанның Благовар районыннан.

Блоговар? Ә Туймазы янында ул, әйеме? Ничәнче елгы син?

1970 елгы.

1969 елда минем әти анда шабашкада булган иде… Әниең кая эшләде?

Цемент сатучы булды.

Минем әти каменщик иде. Димәк, синең әниең минем әтигә цемент саткан да, минем әти синең әниеңнән цемент сатып алган. ДНК үткәрәбез?

Ярар, ярар, үткәрәбез.

Үткәрсәк инде, әти авылдагы йортын синең исемгә яздырырга мөмкин.

Әлеге диалогтан халык рәхәтләнеп көлешкән. ДНК нәтиҗәләрен Габделфәт Сафин үзенең «Пирамида» залында узачак концертында игълан итәргә вәгъдә биргән.

Ә менә җырчының социаль челтәрдәге бер язылучысына бу видео ошап бетмәгән.

«Двойникның» әнисен уңайсыз хәлгә куймагыз инде. Шаярту икәнен аңлыйм, әмма… Олы кешедер инде ул апа да, – дип язып калдырганнар.

«Бөтен гаеп цементта», «Ә бәлки, киресенчәдер, теге ирнең әтисе – Габделфәтнең дә әтиседер», – дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100