Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин түгелме соң бу?» – Габделфәт Сафин концертына «игезәге» килгән

news_top_970_100
«Мин түгелме соң бу?» – Габделфәт Сафин концертына «игезәге» килгән
социаль челтәрләр

Җырчы Габделфәт Сафин концертында кызык хәл булган. Сәхнәгә ире белән бер ханым күтәрелгән. Ә ире, йөз-кыяфәте белән Габделфәт Сафин үзе кебек икән.

«Безнең авылда минем иремне «Сафин» дип йөртәләр. Туган-тумачалар да шулай әйтә. Ә белмәгән кешеләр, үтеп барганын күрсәләр: «Габделфәт Сафин бит бу», - дип, тукталып калалар. Шуңа сезнең концертыгызга килдек. Икегезнең арагызга басып, истәлеккә фотога төшәсем килә», – дип сөйли ханым.

Габделфәт Сафин, чынлап та үзенә бик нык охшаган «игезәге» белән кочаклашып күрешә.

«Ничә яшь?» – ди ул аңа.

Данисның: «54», – дип җавап бирүенә: «О, мин дә 54тә, әйе», – дип көлдерә халыкны.

«Минем яшь бара. Бөтен Россия буйлап аны гына җибәрәм хәзер. Молодец, Данис Сафин», – дип үсендерә.

«Карале, тач мин бит, әйеме? Охшаган «прәме». Каблук кисә әзрәк, корсак үстерсә чүт кенә. Нәкъ мин! Менә алдан үтеп китте. Минәйтәм, мин түгелме соң бу?» – дип тә шаярткан Габделфәт Сафин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100