news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафинның улы өйләнгән - фотолар

Мәҗлестән видеолар белән Рузилә Сафина һәм журналист Нәзилә Хуҗина бүлешә.

news_top
Габделфәт Сафинның улы өйләнгән - фотолар
Салават Камалетдинов

Бүген җырчы Габделфәт Сафинның улы Зөлфәтнең туе. Мәҗлестән видеоларны инстаграмга җырчының тормыш иптәше Рузилә Сафина урнаштырган. Шулай ук журналист Нәзилә Хуҗина да сторисларында кызыклы фото-видеолар белән бүлешкән.

Рузилә Сафинаның сторисларында Габделфәт Сафинның чәчәк бәйләмнәре алуы, туйга китәргә җыену мизгелләре күренә. Кәләшнең әнисе яшь парга үзенең матур теләкләрен юллый.

Нәзилә исә, туйның иң шәп мизгелләрен күрсәткән. Кунаклар бер минут та утырып тормыйча, җырлап-биеп күңел ача. Чөнки мәҗлесне Фирдүс Тямаев кыздыра. «Янып яшәгез, яратылып яшәгез. Бер-берегезне саклагыз. 9 айдан бәби чәендә күрешербез», — дип шаярта ул.

Зөлфәт белән Аделинаның никахлашуы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар