420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
«Хәерле җомга көне белән сезне, дуслар!
Кичә улым Зөлфәт белән киленебез (кызыбыз) Аделинага никах укылды.
Аллаһка шөкер! Бәхетле, гомерлек никах булсын! Ак юл сезгә, кышкы салкыннардай ныклы мәхәббәт. Эшләрегез уң булсын, бәрәкәтле гаилә тормышы сезгә балаларыбыз!
Йортыгызда һәр иртәне «Бисмилләһ» әйтеп башлагыз, балалар тавышы тутырсын йортыгызны һәм җиһанны! Олы бәхет телибез!
Яратабыз, хөрмәт итәбез. Минем дуслар, сездән дә котлаулар көтәм, кабул итәм. Рәхмәт!» — дип язган Рузилә Сафина үзенең Инстаграм битендә.
Инстачылар да яшь гаиләгә җылы, матур теләкләрен яудырганнар.