Гүзәл Яхина: «Гаяз Исхакый драмасын беләм, 2005 елда төшерелгән фильмны да карадым»
«Зөләйха күзләрен ача»: Гүзәл Яхина китапка һәм фильмга тәнкыйть буенча Шамил Идиатуллинга җавап бирә.
«Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхинадан әлеге роман буенча төшерелгән фильмга кагылышлы финал интервьюсын алырга «авыр артиллерия» җәлеп ителгән — «Большая книга» әдәби премиясе лауреаты, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан артык игътибар сизелмәсә дә, татар интеллигенциясе яратып кабул иткән язучы Шамил Идиатуллин чакырылган.
Шамил Идиатуллин: «Миңа бу очрашуны тәкъдим иткәч, башта гаҗәпләндем. Өйрәнә башлагач, кызыклы вазгыятьне аңладым. Без ике яклап Золушка тарихын күрәбез: автор үзе дә, аның героинясы да Золушка. Монда кызыклы социаль-сәяси момент күзәтелә: янәсе, кемдер миңа ошамаган әйберне уйлап табарга җөрьәт иткән. Сөйләшү өчен ике чик нокталарын билгелибез: беренчесе — китап чыгу, икенчесе — кино чыгу».
Шамил Идиатуллин моңарчы Гүзәл Яхина китабына карата хисләрен белдермәсә дә, фильмга һәм китапка булган тәнкыйтьне туплаган. Без әлеге әңгәмәнең кайбер өлешләрен тәкъдим итәбез.
Гүзәл Яхина: «Әйе, китап чыккач та тәнкыйть булды. Әдәби тәнкыйтькә мин бик шат. Әмма башка төрлесе дә булды — милли-дини тәнкыйть. Татарстаннан ул аеруча каты яңгырады».
Шамил Идиатуллин: «Татарстанда сине ни өчен тәнкыйтьләделәр?»
Гүзәл Яхина: «Героиняның ирен онытып, башка милләт һәм дин кешесе белән калуын, татар анасы начар сурәтләнүен тәнкыйтьләделәр. Героиняның улы Юзуф (Йосыф) туган телен оныта һәм туган авылы Юлбашка түгел, Ленинградка китә. Тәнкыйть шушы өч пункт буенча иде. Тәнкыйть бик агрессив иде. Фильм чыккач, мин ул тавышларның кабат күтәреләчәген чамаладым һәм ВГТРК каналын да кисәтеп куйдым. „Татарстаннан тәнкыйть булачагын белеп торыгыз!“ — дидем».
Шамил Идиатуллин: «Әйе, без үз халкыбыз, кавемебез өчен бераз ят. «Свои среди чужих, чужие среди своих», чөнки русча язабыз, үзебез татарлар турында язарга җөрьәт итәбез. Җитмәсә, ничек телибез — шулай язабыз, яхшы милләттәшләребез белән киңәшеп тә тормыйбыз. Геройларыбызга да артык күпне рөхсәт итәбез. Татар тормышын белмәүчеләрне бу тәнкыйть гаҗәпләндердеме?»
Гүзәл Яхина: «Россия» каналы тәнкыйтькә әзер иде, әмма аның колачына ук әзер булмаганнардыр. Аңа мин дә әзер түгел идем. Хәтта героиняның ГУЛАГ системасында бәхетле булуын да гаепләделәр. Кинода мин Семрукны матур итеп күрсәткәнгә, андагы халыкны матур, бәйрәмчә яши дип сурәтләгәнгә тәнкыйтьләрләр дигән идем. Юк. Тәнкыйть икенче яктан килеп керде…»
Шамил Идиатуллин: «Тәнкыйтьләүчеләрне берничә төркемгә бүлеп карарга кирәктер. Беренчесе: синең героиняңның мөселманлыгы да исемендә генә, ияләргә табынган мәҗүси дияргә ярыйдыр аны. Зөләйханы үз дөньясыннан аерып, бик иртә кияүгә биргәннәр. Ул үзе булдыра алганча ирен, каенанасын яратырга тырыша. Ә бәхетен себердә рус кешесе белән табарга җөрьәт итә, улын да французча белә, татарча белми торган итеп тәрбияли».
Гүзәл Яхина: «Мин поселениедә кешеләр белән еш була торган хәлне сурәтләдем. Әбием хезмәт поселениесендә үскән. Ул кечкенә татар кызчыгы булып китә, чиста рус телле, белемле яшь кыз булып кайта. Ул интеллигенция тирәлегенә эләгә, профессорлар укыта. Анда алган белемен авылга алып кайтып, рус теле укыта. Поселениедә төрле милләт кешеләре туплана һәм аларның төп телләре рус теле була. Интеллигенция поселокның интеллектуаль дәрәҗәсен тота. Мин шуны тасвирларга тырыштым. Зөләйха минем әбием кебек бер мәдәнияттән икенчесенә күчә. Ул шул мәдәниятне кабул итә. Улын шул кешеләр тәрбияли. Поселениенең якты моментлары да бар. Юзуфка биредә үз туган авылына караганда яхшырак та белем алу мөмкинлеге туа».
Шамил Идиатуллин: «Ә мәҗүси карашлары?»
Гүзәл Яхина: «Мин тәнкыйтьләүчеләргә Каюм Насыйри хезмәтләрен укырга киңәш итәм. „Казан татарларының ышанулары һәм гореф гадәтләре“ дип атала ул, ялгышмасам. Укып карагыз, бик кызык. Безнең бабаларыбызның башында ислам дине ниндидер мәҗүси ышанулар белән бергә тыныч кына яши алган. Казан татарлары ышанган ияләрне Каюм Насыйри тасвирлаган. Шәһәр татары да ышангач, авылныкыларга ни кала? Минем героинямның башында болар барысы да бар. Соңрак ул кешеләр белән аралашуга күчә. Мәҗүсилектән калган ул ышанулар совет чорында да бар иде бит әле. Әйтик, бусагага басарга ярамый. Моны миңа авыл интеллигенты — мәктәп директоры булган бабам әйтә иде. Мин сәбәбен аңламый идем, соңыннан белдем — бусагада усал рухлар йоклый икән. Ипине сул кул белән алырга ярамый иде…»
Шамил Идиатуллин: «Икенчесе тәнкыйть: „Зөләйха“ колониаль роман традицияләрен мирас итеп алган. Янәсе, караңгы авылда аборигенка җәфа чигә дә, фаҗигале яки бәхетле сәбәпләр белән башка урынга килеп чыга. Анда аборигенкадан кеше ясыйлар. Ул кыргый Африкадан Ибраһим Ганнибал килеп Пушкин династиясен булдырган кебек, нәсел башына әверелә. Мондый тәнкыйтькә нигез бармы?»
Гүзәл Яхина: «Мин бәхәсләшмим. Роман язу өчен нәрсәдән этелеп китүемне генә сөйлим. Колонизаторлар традицияләрендәге роман түгел, бер мәдәнияттән икенчесенә күчү турында яздым. Минем өчен китап цивилизациягә эләккән кыргый хатын турында түгел, борынгыдан бүгенге көнгә килеп эләгү турында. Ул хатын-кызның ике тормышы турында: икенчесе беренчесеннән нык аерыла. Миңа бер тормыш, дин, телдән икенче тормышка күчү метаморфозасын тасвир итү кызыклы иде. Биредә үз тормышым да чагылгандыр. Тормышымның бер өлешен Татарстанда бер мәдәнияттә яшәдем, аннары Мәскәүгә күчендем — икенче тормышка күчтем».
Шамил Идиатуллин: «Өченче дәгъва татарның өч Зөләйхасына карый. Беренчесе татар-төрки әдәбияты нигезендәге Кол Гали әсәрендәге Зөләйха. Икенчесе — Гаяз Исхакый драмасы героинясы. Гаяз Исхакый халык дошманы саналгач, ул драма озак еллар басылмаган. Эчтәлеген искә төшерәм: бәхетсез Зөләйха чукындырылып руска кияүгә бирелә. Ул мондый язмыштан үлемне артык күрә. Аеруча белемле тәнкыйтьләүчеләр шушы әсәрнең әйләндерелүен күрәләр. Укыган идеңме ул драманы?»
Гүзәл Яхина: «Мондый шелтәләрне көткән идек. Әмма классик белән дискуссиягә керү уемда да булмады — Гаяз Исхакыйны күздә тотып әйтәм. Мин Йосыф-Зөләйхага сылтама күзаллаган идем — моны романга да керттем. Ә Гаяз Исхакый драмасын беләм, 2005 елда төшерелгән фильмны да карадым. Мин героиняма башка исем табарга тырыштым, барлык исемнәрне барлап чыктым. Таба алмадым. Йосыф-Зөләйха риваятен кулланасым да килде. Шуңа тәвәккәлләдем. Әлеге классик сюжет белән полемикага керүдә гаеплиселәрен чамаласам да, мин моңа бардым».
Шамил Идиатуллин: «Дүртенче төркем тәнкыйть. Беренчедән, мәчет декорациясендә әхлаксыз күренешләр, икенчесе — билгеле дин әһелләре исемлеге: Мәрҗанидән башлап, Тәлгать Таҗетдинга кадәр…»
Гүзәл Яхина: «Сценарийда ул исемлек юк иде. Мин бу темага аңлатма бирмим. Фильмны төшерүчеләр әйткәннәрдер яки әйтерләр. Ә мәчет күренеше ул чордагы рухи ярлылыкны күрсәтә. Монда шәрехләүләр дә соралмый кебек. Мине кешеләрнең ризасызлыгы гаҗәпләндерә. Фильмда бу хәлләрнең коточкычлыгы күрсәтелә. Мондый хәлләр теләсә кайсы храмда була ала иде».
Шамил Идиатуллин: «Ксенофоб гаепләү дә бар. Репрессияләрдән рус халкы күбрәк зыян күргәндә, нигә татарларны күрсәтергә? Беткәнмени экранга чыгарырлык әсәрләр? Рус исемнәре белән, мәсәлән…»
Гүзәл Яхина: «Монысын ишеткәнем юк иде. Аз укыганмындыр, күрәсең. Кулакларны сөрү — бер халык фаҗигасе генә түгел. Башында татар хатыны фаҗигасе белән башланса да, әсәр барлык совет крестьяннарына кагылышлы проблема белән дәвам итә».
Шамил Идиатуллин: «Алтынчы төркем идеологик мәсьәлә буенча сорау куя. Бер як нәрсәгә «новодел“ны куярга иде дип сорау куйса, икенчесе нәтиҗәдә илне җимерү максаты белән куелган, ди. Акланасыңмы?»
Гүзәл Яхина: «Акланмыйм».
Шамил Идиатуллин: «Мәдәни продукт илне җимерә дигән уй кайдан килгән? Артында кем тора дип уйлый башлау…»
Гүзәл Яхина: «Бер үк әйбердә кеше төрлесен күрә».
Шамил Идиатуллин: «Татарстаннан яңгыраган тәнкыйтьтән нәтиҗә ясарлык, алга таба кулланырлык файда алдыңмы?»
Гүзәл Яхина: «Булгандыр. Хәзер тиз генә хәтерли алмыйм».