Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова юлда йөргәндә штраф салмасыннар өчен киңәш бирде

«Кемнең ирен урлап китмәкче буласың син, әкрен генә», — дип шаярта инстачылар.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова юлда йөргәндә штраф салмасыннар өчен киңәш бирде
Рамил Гали

Гүзәл Уразова машина белән идарә итүчеләргә лайфхак тәкъдим итте.

«Элек шундый сүз бар иде. Балам, кем өйрәтте дип сорасалар, үзем беләм дип җавап бирергә кушалар иде. Бер лайфхак өйрәтим әле үзегезгә, кирәге чыгар. Мин эшләп карадым, штрафлар килми башлады», — дип яза ул видео янына.

«Дуслар, барыгыз да юлда йөрисез. Барыгызның да „бәхет хатлары“ алганы бардыр», — дип мөрәҗәгать итә җырчы һәм штрафларсыз йөрү өчен киңәшен бирә.

Ул акрын гына машинага кереп утыра, иминлек каешын эләктерә. «Һәм менә әкре-е-ен генә барасыз. Шул чакта „бәхет хаты“ килми». — ди ул.

Инстачылар исә «әкрен генә барсаң, артыңнан бөке җыела», диләр.

Гүзәл янында пассажир урынында сакал-мыеклы бер ир-ат йокымсырап ятуы күренә. «Кемнең ирен урлап китмәкче буласың син, әкрен генә», — дип шаярта инстачылар.

Шулай ук «Песи килеп чыкса?» дип тә төрттерәләр.

  • Гүзәл Уразова: "Соңгы 3-4 көндә мин ишеткән мәгънәсез сүзләрне берегезгә дә ишетергә теләмим"
  • Гүзәл Уразова җәнлек үләксәсе белән килеп чыккан хәл турында: "Чүпрәк бит бу!"
  • Фирдүс Тямаев хайван үләксәсеннән көлгәне өчен үзе һәм Гүзәл Уразова исеменнән гафу үтенде

«Сезнең җырларны тыңлап барсаң, андый хатлар килми», — дип мактыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100