Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: Минем бу темага нокта куясым килә - мин магистратурада укуымны дәвам итәчәкмен

Гөлсирин Абдуллина укытучысы белән продюсеры киңәшләреннән кайсын сайлаган?

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: Минем бу темага нокта куясым килә - мин магистратурада укуымны дәвам итәчәкмен
Җырчы Гөлсирин Абдуллина укуын зәңгәр диплом белән тәмамлавы һәм магистратурага керү-кермәве турындагы ыгы-зыгыга нокта куйды. Инстаграмда ул болай дип язган: "Бик куп сөйләшуләр булды, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты... Һәм минем бу темага нокта куясым килә. Рәхмәт сезгә, кадерле "инстаграм" дусларым, борчылуларыгыз өчен. Барыгызның да фикерен укыдым, аңладым. Тик шулай да, мин уземә бу сорауга жавап таптым. Алла бирса, киләчәктә, магистратурада укуымны дәвам итәрмен, тик бу елны тугел. Рәхмәт остазым Винера Ахатовнага биргән белеме, борчылулары өчен. Без бер-беребезне аңладык".



Исегезгә төшерәбез, Гөлсирин Абдуллинаның укуы белән бәйле бу гауга аның зәңгәр диплом алуыннан башланды. Эстрадада инде йолдызга әйләнгән җырчының югары уку йортын кызыл түгел, ә зәңгәр дипломга тәмамлавын тамашачылар да, продюсеры Рифат Фәттахов та кабул итә алмады. "Шаккатмалы хәл, инде Гөлсирингә дә кызыл диплом бирмәгәч... Башкалар үпкәләмәсен, әмма Венера Ганиеваның быелгы чыгарылышы арасында профессиональ сәхнәдә иң зур уңышка ирешкәне Гөлсирин Абдуллина!" - диде Рифат әфәнде Фәттахов Интертатка.

Гөлсирин диплом алганнан соң, Венера Ганиева аңа алга таба укуын дәвам иттерү, белемнәрен үстерү өчен магистратурага укырга керергә тәкъдим ясаганы билгеле булды. 

Бик куп сөйләшуләр булды, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты... Һәм минем бу темага нокта куясым килә. Рәхмәт сезгә, кадерле "инстаграм" дусларым, борчылуларыгыз өчен. Барыгызның да фикерен укыдым, аңладым. Тик шулай да, мин уземә бу сорауга жавап таптым. Алла бирса, киләчәктә, магистратурада укуымны дәвам итәрмен, тик бу елны тугел. Рәхмәт остазым @vinera_ganeeva_official Винера Ахатовнага биргән белеме, борчылулары өчен )без бер - беребезне аңладык Һәм дә Әти - Әниемә #ГульсиреньАбдуллина #ГөлсиринАбдуллина #люблю

Публикация от Гульсирень Абдуллина (@gulsik93)

- Магистратурада бары ике генә түләүсез урын бар. Шуның берсен мин Гөлсирингә тәкъдим иттем. Әлегә аннан җавап юк. Чөнки продюсерлары Рифат Фәттахов Гөлсириннең алга таба укуын дәвам иттерүенә каршы килә. Мин үз чиратымда Гөлсиринне концертларга, гастрольләргә чыгарып җибәрергә әзер һәм бер вакытта да каршы килгәнем булмады. Килешү буенча Ваһапов фондына Гөлсириннең тагын ике ел эшлисе калды. Алга таба аның ничек хәрәкәт итәсе Аллаһ кулында. Шуңа күрә, бушка югары белем алу мөмкинлеге булганда, аны кулдан ычкындырырга ярамый. Рифат Фаттаховның Гөлсиринне укытырга каршы килүе белән килешмим һәм моны законсыз рәвештә кеше хокукларын бозу дип саныйм! - диде Венера Ганиева.

Рифат Фәттахов үз чиратында Гөлсириннең магистратурага кереп, укуын алга таба дәвам иттерүенә ни өчен каршы икәнен әйтте:

- Гөлсириннең магистратурада укуына, әлбәттә, мин каршы килә алмыйм. Әмма соңрак. Аның магистратурада уку өчен әле 10 ел вакыты бар, ә бүген аңа җиң сызганып эшләргә, үзен сәхнәдә күрсәтергә кирәк. Чөнки вакыт бара, конкуренция бик зур. Аннары, дөресен әйткәндә, Венера Ганиевада укуны дәвам иттерүнең шәхсән мин үзем мәгьнәсен дә күрмим, - дип сөйләде Рифат әфәнде.

Соңыннан Венера Ганиева үзенең Инстаграмында: "Без хәзер дошманнар булдык Фәттахов белән. Шушы кызыбызның укуына каршы килгән өчен", - дип язды.

Тик Гөлсирин генә карар кылырга ашыкмады. Ниһаять, бер атна вакыт узгач, ул карар кабул иткән - магистратурада укыячак, ләкин хәзер түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100