Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлшат Имамиевадан төче-баллы соус рецепты

Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева үзе яратып ясаган соус рецепты белән уртаклашты.

news_top_970_100
Гөлшат Имамиевадан төче-баллы соус рецепты
Салават Камалетдинов

Казан филармониясе артистлары куйган концерт вакытында Гөлшат ханым Имамиева белән сөйләшеп алдык. Ул соңгы вакытта кышка бик күп банка япкан икән. Артист ханым, үзе яратып ясаган, төче-баллы соусны ясарга өйрәтте.

Соус өчен кирәкле ингредиентлар:

  • 0,5 кг әче кызыл борыч
  • 4 болгар борычы
  • 0,5 кг шикәр комы
  • 200 г алма уксусы

Борычларны турарга һәм, барлык ингредиентларны кушып, ярты сәгать кайнатырга. Соусны стерилизацияләнгән банкаларга тутырып куярга. Ул икра кебек кызыл төстә һәм ярмалы була. Соусны ипигә ягып ашарга яки берәр ризык белән ашарга була.

«Соус бик тиз ясала һәм бик тәмле була», — ди Гөлшат ханым. Иң мөһиме: соус ясаганда резин перчатка кулланырга кирәк.  «Перчатка ялгыш кына киселеп китсә дә, тире кызыл борычтан биш-алты сәгать дәвамында яначак. Борыч күзгә керә, тамакка утыра, тик соус бик файдалы була», — диде артист.

Гөлшат ханым үзе дә берничә партия соус кайнаткан, аның өчен яңа банкалар да сатып алган. «банкаларым күп иде, тик берсе дә калмаган, шуңа яңаларны сатып алдым. Аннан шкафтан бер пакет банка табылды. Банка әрәм итәргә ярамый, аларын да ябып куйдым», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100