Гөлнур Айзат картәтәй Рөстәм Асаевка багышлап шигырь язган
Узган атнада җырчының оныгы туды.
Гөлнур Айзат картәтәй Рөстәм Асаевка багышлап шигырь язган. «Татар эстрадасы» үз сәхифәсендә шигырь белән таныштыра.
Дүртенчегә әти булды,
Бүген — бабай Асаев.
Шулкадәрле байлыгы бар -
Йөрсен әйдә масаеп.
Масаймаслыкмыни, җаным?
Ике кыз, ике улы.
Динә исемле оныгы
Бәхетләр өстәп туды.
Рөстәм картәтәйгә охшап
Җырлап үсәр онык та.
Рөстәм бабакайның кулын
Котлап кысыйк бер юкта.
Дөньялары тыныч булсын,
Тик афәтләр булмасын!
Рөстәм- картәтәй һәм әти
Тик шатлыктан җырласын.
«Тыйнак, тәрбияле артист, күпләргә үрнәк шәхес», — дип язган тамашачы җырчы турында.
Узган атнада җырчының олы кызы Гөлназ әни, ә Рөстәм Асаев бабай булды.