Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева: «Эстрада сәхнәсе - музыкаль бәйге мәйданы түгел»

Чулпан Йосыпова «Интертат»ка интервью биргән иде. Гөлназ Сираева Чулпанның эстрада турында фикеренә үз карашын белдерде.

news_top_970_100
Гөлназ Сираева: «Эстрада сәхнәсе - музыкаль бәйге мәйданы түгел»

Гөлназ Сираева Чулпан Йосыпованың «Интертат»ка бирелгән интервьюсына карата үз фикерен белдерде.

Чулпан: «Кемнең акчасы бар, шул сәхнәдә танылып китә. Ялагайлана белү, кеше белән майлап сөйләшә белү кирәк. Сәләтең бар, яхшы җырлыйсың дип кенә, артык танылып булмый. Кайчак радионы яисә телевизорны кушам да, чәчләрем үрә тора. Шушылар да булдымы җырчы, дим. Эстрадада хәзер эшләре булмаганнан җырлаучылар күбәеп китте. Килсен иде берәр кеше, тотсын кулына себерке, һәм себерсен иде, рәхәтләнеп. Шулчак җыен юк-бар, чүп-чарлар үз урыннарында булыр», - дигән иде.

«Чулпанны хөрмәт итәм. Аның вокалы миңа ошый, тавышы һәм табигатьтән бирелгән сәләте бар.

Аның эстрадага карата фикере, карашы идеаль дөнья белән тәңгәл. Аңлавыбызча, идеаль дөнья булмый. Юк ул! Һәм беркайчан да булмаячак.

Һәрбер өлкәдә дә шулай ук. Мәсәлән, азык-төлек сәнәгатен алыйк. Беркемгә дә кәбестә, кишер, чөгендер, ягъни яшелчәләр ашарга кирәк икәне сер түгел. Мин санап киткән бу яшелчәләр барысы да үзебездә үсә, алар арзан, ягъни чит илдә үскән кыйммәт яшелчәләр түгел. Моны кем белми? Әмма ни өчендер берәр тәмле ризык ашыйсыбыз килсә, без чит илдән кайтарылган конфетлар ашыйбыз. Бу бары тик мисал гына. Рекламасы булган ризыкларга күзебез төшә. Әгәр берәр нәрсәнең рекламасы бар икән, димәк, сыйфаты яхшы, ашамлыкларга килгәндә, тәмле, дибез. Кайсыбыз шушы конфет эчендә бер файдалы әйбер булмаганын белми?!» — дип башлады сүзен Гөлназ Сираева.

«Шоу-бизнес вокал белән генә чикләнми. Кемнеңдер тавышы әллә ни көчле булмаска мөмкин, әмма аның халыкка биргән энергетикасы уңай була ала. Кеше шушы җырчыдан энергия алырга мөмкин. Эстрада сәхнәсе - музыкаль бәйге мәйданы түгел. Биредә кеше шәхес буларак, ягъни кешеләргә карата мөнәсәбәте, тараткан энергиясе буенча да ачыла.

Бүген популяр булган, ягъни концерт заллары җыючы җырчылар турында ни әйтә алам? Мин аларны хөрмәт итәм. Һәм вокал ягыннан да алар көчле. Берничәсе генә җырлый белмидер, ә калганнары чын җырчы», — дип сөйләде Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100