Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова: «Сәхнәне сату-алу системасына әйләндереп бетерделәр»

Чулпан Йосыпова - татар эстрадасында үзенчәлекле тавышларының берсе. Аның белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова: «Сәхнәне сату-алу системасына әйләндереп бетерделәр»

Чулпан, нишләп синең кебек җырлый белүче җырчылар артык популяр булып китә алмый икән ул?

Кемнең акчасы бар, шул сәхнәдә танылып китә. Ялагайлана белү, кеше белән майлап сөйләшә белү кирәк. Сәләтең бар, яхшы җырлыйсың дип кенә, артык танылып булмый. Кайчак радионы яисә телевизорны кушам да, чәчләрем үрә тора. Шушылар да булдымы җырчы, дим. Эстрадада хәзер эшләре булмаганнан җырлаучылар күбәеп китте. Килсен иде берәр кеше, тотсын кулына себерке, һәм себерсен иде, рәхәтләнеп. Шулчак җыен юк-бар, чүп-чарлар үз урыннарында булыр.

Синең популяр җырчы булып китәргә акчаң юкмы әллә? 

Акчам бар, әмма радиолар, телевидениеләр артык күп сорый. Барысына да ничек җиткерергә? Я кредитка батып, ыштансыз йөрисең инде, тик танылган җырчы буласың, я үзеңне акча белән югары дәрәҗәдә тәэмин итеп, нормаль тормышта яшисең.

Нормаль тормыш нинди соң ул?

Кредитта батмау, кемгәдер зур суммалар тиеш булмау, мәсәлән. Үз өем белән яшим, «Мерседес»та йөрим. Ашыйсы килгән ризыкны алып ашыйм. Һәм иң мөһиме — тамашачыны алдамыйм.

Калганнар алдыймы? Синең кредитларың юкмы? 

Алдамый димени инде?! Мәсәлән, 20-25 төрле җырчыны бер урынга җыеп, караокега җырлатырга кирәк. Менә шуннан соң кайсы җырчының алдавы, кайсының алдамавы ачыкланачак. Кредитларга килгәндә, бер кредитым бар, әмма ул минем кесәмә каты сукмый. 

Берара инстаграмыңда егетең белән фотолар куйгалый идең. Бар да әле дә яхшымы? 

Юк, без бергә түгел. Фотолар да күптән куйган юк. 

Нәрсә булды? Хыянәт иттеме әллә?

Хыянәт итте, дип әйтә алмыйм. Кулыннан тотканым булмады, шуңа күрә башкалар белән чуалып йөрмәвенә ышанам. Безнең карашларыбыз туры килми. Минемчә, ул әле җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгелдер. Ә минем бер дә көлешеп, шаяртып йөрергә вакытым юк. Әле язмышымның бүләге — улым Солтан тагын да җитдилек сорый. Без ул егет белән бергә яшәдек. Мин аңа ихластан ышандым, үз өемә керттем…Әмма барысы да чәлперәмә килде.

Хәзер аны күралмыйсыңмы?

Юк, алай дип әйтә алмыйм. Мин аңа битараф, бары шул. Хатын-кыз, гашыйк булса, юләрләнә ул. Бер талашкач, кичердем, кире кабул иттем. Соңыннан тагын гафу иттем. Әмма ахырда барыбер бергә калмадык.

Элекке ирең ни хәлләрдә? Ул килеп йөрмиме?

Бер хәбәре дә юк аның. Өйләнде ул. Беләсеңме, кирәкми дә. Бала аны онытты инде, исенә дә төшерми. Шуңа күрә килмәсен дә, язмасын да.

Улың Солтан әтисез үсә. Синең дә яшең бара. Кияүгә чыгасы киләдер?

Солтанның әтисез үсүе мине борчылдыра. Әмма мин аны үзем дә үстереп, бәхетле итәрмен дип уйлыйм. Минем ирем өчен иң беренче таләпләрнең берсе — ул улымны кабул итү. Әгәр ул минем улымны үзенеке итеп үстерергә әзер түгел икән, кырт кисәм. Миңа андый ир кирәкми.

Кияүгә чыгасы килми дип әйтә алмыйм. Сиңа иң беренчеләрдән булып хәбәр итәрмен.

Нинди әни син? Усалмы, әллә инде балаңны иркәлисеңме?

Гастрольләрдә еш йөрү сәбәпле, улымны үз әниләремдә калдырып китәргә туры килә. Солтанны сагынып, өйгә кайтам. «Улым, менә тагын дәү әниләреңдә калдырырга мәҗбүр булдым», — дип иркәлим дә. Нәрсә кирәк, шуны алам. Акчаны бер дә кызганмыйм. Бәлки кайвакыт артык иркәлимдер, әмма иркәләүнең чамасы булырга тиешлеген аңлыйм.

Син үзең дә иркә кыз булып үскәнсеңдер?

Безнең балачак бик күңелле үтте. Авыл кызы мин. Бар эшне дә эшләдек: печән, сыер саву, дисеңме!..Әмма без берәр нәрсә сорасак, әтием «юк», дими иде. Шулай да акчаның кадерен белергә өйрәттеләр. Һәр үсеп килүче яшүсмер дә акчаның агачта үсмәвен аңласын иде. Кемнәрнекедер бәлки үсәдер, ләкин бездә түгел.

Авылга килен булып төшәр идеңме? Күз алдыма китердем синең сыер савуыңны…

Авыл егетенә кияүгә чыгар идем. Беләсеңме, авылда үскәннәргә тормыш йөген тарту җиңелрәк бирелә. Алар чыныккан, эш белеп үскән. Мин дә эштән курыкмыйм. Кайнанам белән җырлый-җырлый тәмле ризыклар пешерер идек… Әле авылда яшәсәләр, сагынып яннарына кайтырбыз. Шәһәрдә торсалар: «Без монда», — дип кунакка килеп йөрүләре артык еш булып китүе бар.

Синең ишеләргә ир табу авыррак ул. Машинаң бар, үз өең белән яшисең. Күктәге йолдызны көтәсеңдер син… Бераз «планка»ңны төшер, яме?!

Әллә талашасың килә инде минем белән? Ник алай дисең? Әллә ни бай ир эзлим, димәс идем. Без синең белән сөйләшкән егет бай түгел иде. Әйткәнемчә, ул миндә яшәде, мин анда түгел. Әлбәттә, әгәр сиңа утыз яшь булып, ни машинаң, ни, ярар, ипотекадагы фатирың да булмаса, бер генә сорау туа: нишләп йөрдең син шул гомер? Бераз булса да акча туплап, кыйммәтле булмаган машина да алалмаган мәллә? Әйе, мин яхшы яшим, әмма миңа берсе дә китереп бирмәде. Арып-талып эштән кайта идем. 1-2 сәгать йоклый идем дә тагын эшкә чыгып китә идем. Хәзер алай ук түгел. Бераз тормышка карашларым үзгәрде. Балам, гаиләм белән күбрәк булырга тырышам.

Әгәр бай кешегә кияүгә чыксаң, тиз арада йолдыз булачаксың!

Акча дип, яратмыйча кияүгә чыгыйммыни? Мин таш курчак түгел лә. «Ул бай бит», — дип кияүгә чыгучыларны аңламыйм. Шушы кешедән бала табарга, аңа көн саен ашарга пешерергә, эшеннән кайтканын зарыгып көтеп алырга кирәк. Мин мәхәббәтсез яши алмас идем. Син мине аңларга тиеш: без бит хис кешеләре. Барыбер кайчан да булса бер мин ул кешегә яратмавым турында әйтәчәкмен. Һәм беләсеңме иң курыкканым нәрсә: шушы яратмавым аркасында хыянәт итәргә теләгем барлыкка килергә мөмкин. Аллам сакласын!

Кияүгә чыгу турында сүз бармый. Бәлки очрашып кына йөрергә?

Яратмаган кешем белән түшәкне уртак итмәс идем. Хет әллә ниләр тәкъдим итсеннәр шунда. Һәм мөрәҗәгать итүчеләр бар. Аларга җавабым бер: «Әнием мине менә шушындый тормыш рәвеше алып барыр өчен үстермәгән». Тырышып-тырмашып булса да яшәргә кирәк. Әзергә-бәзер булып яткан кешеләрне аңламыйм. Күтәр арт ягыңны, башың белән уйла да эшлә!

Сеңлең Энҗе ни хәлләрдә? Авырыймы?

Табиблар төгәл бернәрсә дә әйтми. Энҗем исән генә булсын дип телим. Аның хәле начарланса, кулымнан бер эш килми. Без бит аның белән бертуганнар, бергә үстек… Аның кулын сорадылар. Ул ризалыгын белдерде. Берук бәхетле генә була күрсеннәр!

Аны кияүгә алырга теләгән егет авырганын беләдер. Димәк, мәхәббәт бар?

Мәхәббәт бар, аның булуына ышанырга кирәк. Син менә миңа акча, байлык, дисең…Булачак иремнең нинди машинада йөрүенә, кая яшәвенә карамаячакмын. Әгәр кеше ярата икән, ул әллә нәрсәләр эшләргә әзер. «Ир-атны үз өемә кертмәм», — дигән идем. Керттем… Нигә? Чөнки яраттым. Бар ул мәхәббәт, Алинә!

Синең өйләнгән ирләр белән йөргәнең бармы?

Өйләнгәнен белеп, егетләр белән йөргәнем булмады. Әмма егетләр арасында алдаучылар да булгандыр. Үзем турында әллә ни күп егет белән йөрдем дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә аралашырга тәкъдим иткән егетләр арасында өйләнгәннәр дә булгандыр дип кенә җавап бирә алам. Кеше гаиләсен бозу — бик зур гөнаһ.

Миңа синең турыда өйләнгән ир белән йөргән, дип сөйләгәннәр иде.

Син кеше сүзенә күбрәк ышан... Әллә нәрсәләр сөйләрләр. Кеше кешене гомер буе сөйләгән һәм сөйләячәк тә. Шуңа күрә нык булырга кирәк. Мине татар эстрадасында яраталар дип әйтә алмыйм. Бәлки көнләшүләредер, бәлки башка сәбәп бардыр. Шәхсән үзем кешегә кагылмыйм. Кеше минем белән исәнләшми икән, димәк, шулай кирәк. «Минем белән исәнләш әле», — дип артыннан йөрмәм. Аннан кала да исәнләшүчеләр табылыр.

Продюсер кирәкме сиңа?

Әллә буласың, ә? Шаяртам, синнән продюсер миннән балерина кебек чыгачак. Мине эшкә җигә алырлык продюсер белән эшләр идем. Үзем начар менеджер мин, үз-үземне сата белмим. Ә сәхнәне хәзер сату-алу системасына әйләндереп бетерделәр. Әгәр тәкъдимнәр булса, мин сөйләшергә риза. Продюсер, администратор шушы шоу-бизнеста казынсын иде. Мин бары тик моңнарымны тамашачыга бүләк итәрмен. Мин иҗат итәр өчен туганмын!

Күпләр шулай ди, ләкин кияүгә чыгалар да, күз йомганчы, сәхнәдән юкка чыгалар. Син дә «иҗат итәр өчен тусаң» да, җырлавыңнан туктар идеңме?

Булачак иремә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: мин беркайчан да иҗат итүемнән туктамаячакмын! Сәхнә минеке, мин аныкы. Бетте. Белеп торсын.

Иҗат итү белән җырлау бер үк әйберме ул?

Караоке-барда салмыш килеш җырларга да була. Әмма ул иҗат итүгә керми. Әйткәнемчә, җырчылар арасында, эшсезлектән интеккәнгә күрә, җырлаучылар бар. Иң яратмаган күренешләрнең берсе — нәрсә турында җырлаганын аңламыйча җырлаучылар. Җыр йөрәк түреннән чыгарга тиеш. Шулай ук төп максатың акча эшләү булырга тиеш түгел. Без синең белән сөйләшкән алдау күренеше аша акча эшлиләр. Иҗат итүдә алдау, икейөзлелек була алмый. Танылган иҗат кешеләренең күбесе фәкыйрь булган.

Продюсерыңа авыр булмас микән синең белән? Син талаша беләсеңдер ул, әйеме?

Ялагайланган кешене яратмыйм! Ихлас булып, астыртын гына үз планнарын корып йөрүче булмаса, без продюсер белән эшләп китә алыр идек. Талашуга килгәндә, беләм, әлбәттә. Әмма уразада талашмыйк. Уразадан соң тагын килерсең. Сүгенепләр талашырбыз. Әгәр теләгең булса инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100