Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова яңа фотосессиясе белән инстачыларны шаккаттыра алмаган

Татарстанның атказанган артисты, танылган алып баручы су астында ясаган фотосессиядән видео куйган.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова яңа фотосессиясе белән инстачыларны шаккаттыра алмаган
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Сәфәрова гадәти булмаган фотосессияләре һәм аларны еш ясавы белән башкалардан аерылып тора. Танылган алып баручы янә яңа фотосессиядән видео куйган. Видеода аның су астына төшкәнче сулыш алуы һәм берөзлексез фотоаппарат тавышы ишетелә.

«Мондый фотосессиянең берәүдә дә булганы юк. Тиздән „бомбический“ фотолар әзер булачак», — дип язган ул.

Гөлназ Сәфәрованың виртуаль дуслары аның су астында фотосессия ясавына шаккатмаган.

«Ничек инде булмасын?! Бала вакытта, җәй көннәрендә, Яңа Шашы плотинасында су астына төшеп, суламыйча тора идек. Янәсе, кем күпме түзә ала… Ә сез мондый уен бар икәнен әле генә белгәнсез»,

«Булды инде, булды, Гөлназ. Гадәттәгечә, бер-бер артлы блогерларда»,

«Мондый фотолар барлык блогерларда да бар», дип комментарийлар калдырганнар һәм суда фотосессия ясаган блогерларны да билгеләгәннәр.

Гөлназга исә «Валлаһи күрмәдем» дияргә генә калган.

Әлбәттә, «ах-ух» килеп шаккатучы инстачылар да табылган.

«Гөлназ, шәп! Хәзер күбесе синнән калышасылары килмичә кабатлый башлаячаклар инде», «Класс», «Син секси», дип канатландырганнар алып баручыны.

Гөлназ Сәфәрованың «8 Март» фотосессиясе турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100