Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арты шәп!» — Гөлназ Сәфәрованың яңа видеосына алты яшьлек бала бәя биргән

Татарстанның атказанган артисты «8 Март» фотопроектыннан видео һәм фотолар күрсәтте.

news_top_970_100
«Арты шәп!» — Гөлназ Сәфәрованың яңа видеосына алты яшьлек бала бәя биргән
Рамил Гали

Гөлназ Сәфәрованың «8 Март» фотопроектында төшкән видеосын һәм фотоларын инстачылар төрлечә кабул иткән.

Видеода ул алды кыска, арты озын күлмәк киеп бөтерелә.

Концертлар алып баручының виртуаль дусларының бер өлеше яңа фотоларны «зәвыклы, гаҗәеп, буй-сының «ут», шәп, супер, нәрсә кисә дә килешә», — дип кабул иткән.

«Артыгызны күрсәткән өчен ирегез борчылмыймы?»;

«Мондый фотоларны ирегез ничек кабул итә?»;

«Сиңа 16 яшь түгел бит, әтиеңнән оят түгелме?»;

«Күлмәк матур түгел, койрык кебек»;

«Күлмәк һәм туфли бернигә дә тормый»;

«Коточкыч»;

«Минем Ринатым сине күрде дә «о, арты шәп» ди. 25 февральдә 7 яшь тула аңа. Хәтта ул да күрә, белә шуны», — дигән комментарийлар калдырганнар.

Бу күлмәкне кигән Гөлназны күркә, тавис кошы белән дә чагыштырганнар.

.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100