Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязова «Тәртип» радиосында эшли башлады

Апрель аенда алып баручы «Болгар» радиосыннан китүен язган иде.

news_top_970_100
Гөлназ Миньязова «Тәртип» радиосында эшли башлады
https://www.instagram.com/gulnazf/?hl=ru

Бу елның апрелендә алып баручы Гөлназ Миньязова «Болгар» радиосыннан киткән иде. Ул вакытта ул: «3 ел инде эшемнән 20 ел алган рәхәтлекне алмый башладым. 23 ел әлеге компаниядә хезмәт иттем. Моның белән горурланам һәм чиксез рәхмәтле!» — диде. Хәзер Гөлназ Миньязова «Тәртип» радиосында юридик тапшыру алып бара.

«Тәртип» радиосында яңа тапшыру — «Хокук һәм хаклык» тапшыруы була. Тыңлаучыларга юридик ярдәм күрсәтүче әлеге тапшыруының алып баручысы, юрист Гөлназ Миньязова чакырылган эксперт белән эфир дәвамында шалтыратулар кабул итеп, халыкны борчыган сорауларга ачыклык кертәчәк. Тапшыруның экспертлары арасында адвокатлар, пенсия фонды, салым органы хезмәткәрләре, нотариаль хезмәт вәкилләре булыр дип көтелә», — диде «Тәртип» радиосының PR-белгече Айсылу Лерон «Интертат»ка.

«Хокук һәм хаклык» тапшыруы һәр сишәмбе 17.15 сәгатьтә туры эфирда барачак. Кабатлау дүшәмбе 14.30 сәгатьтә була. Тыңлаучылар үзләрен борчыган сорауларны +79872205050 ватсап номерына юллый ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100