Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Радио ятим кала» - Алып баручы Гөлназ Миньязова «Болгар радиосы»ннан китә

Гөлназ Миньязова әлеге хәбәрне Инстаграм битендә җиткерде.

news_top_970_100
«Радио ятим кала» - Алып баручы Гөлназ Миньязова  «Болгар радиосы»ннан китә
Гөлназ Миньязованың Инстаграм битеннән

«Елап утырам… 18 яшьлек якты, күзләре янып торган һәм бик тә танылган буласы килгән кызны искә алдым. Әлеге эшемнән бик күп нәрсәгә өйрәндем. Тамашачыларымның һәм тыңлаучыларымның мәхәббәтен кабул иттем. Мин биредә белгеч һәм шәхес буларак та үстем. Хәзер китәргә вакыт.

Җитәкчеләремә, хезмәттәшләремә мин бик рәхмәтле. Мине һәрвакыт барысы да яратты! Һәрбер сүземә, идеяләремә хөрмәт белән карадылар.

Эмоциональ һәм материаль яктан канәгатьләндергән очракта эштән тәм табасың. Иҗатта һәм сәнгатьтә акча эшләп булмый. Һәрхәлдә Татарстанда юк. Моны аңларга һәм кабул итә белү кирәк.

2014 елда куркынычсызлык мендәре булып торсын өчен юрист белгечлеген үзләштердем. Аерылышу. Балалар белән үзем генә калдым. Яраткан психология һәм челтәрле бизнес. Куркынычсызлык мендәрләрен бик күп әзерләдем.

3 ел инде эшемнән 20 ел алган рәхәтлекне алмый башладым. 23 ел әлеге компаниядә хезмәт иттем. Моның белән горурланам һәм чиксез рәхмәтле!

Мин тормышка ачык. Яңалыкларга ачык. Әле алда бик күп нәрсә көтә. Комментарийларыгыз өчен рәхмәт!» — дип язган ул.

«Алга таба хәерле эшләр насыйп булсын», «Уңышлар», «Син шундый көчле! Сокланам, хөрмәт итәм! Китәсең, димәк, шулай кирәк», «Ничек? „Болгар радиосы“ н синсез, сине радиосыз күз алдына китереп тә булмый», «Нигә? Бик моңсу?», «Матур тавышыңны тыңлау бик рәхәт иде», «Син югалып калмассың, ә менә радио нишләр?», «Радио ятим кала бит. Тамашачы синсез, син тамашачысыз нишләрсез инде?», «Менә сиңа яңалык», — дип фикерләрен җиткергән Гөлназ Миньязованың инстадуслары


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100