Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваның мәхәббәт тарихы: «Вилли мине төнге бердә студиягә чакырды»

Җырчы булачак ире белән аралаша башлаган вакытларында булган төрле кызыклар турында сөйли.

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваның мәхәббәт тарихы: «Вилли мине төнге бердә студиягә чакырды»
https://www.instagram.com/asaeva_official/

Җырчы Гөлназ Асаева ире Вильдан Шәмсетдинов белән танышу һәм йөреп китүе турында пост куйган иде. Ул анда Виллига беркайчан да җитди итеп карамавы, аны иҗат юлын башлап килүче бер малай буларак күзәтүе турында язды. «Үземне кайчан да булса Виллигә кияүгә чыгармын дип уйламаган идем», — дип сөйләде ул.

Гөлназ мәхәббәт тарихын иң кызык җирендә бүлеп, интрига ясап калдырган иде. Инстадуслары, ниһаять, аның дәвамын көтеп җиткергән.

«Күпмедер вакыттан соң Виллиның Элвин Грей лейблына керүен ишеттем. «Кызык» дип уйлап куйдым һәм бу турыда оныттым.

Укыйм, концертлар куям. Виллиның минем ватсапка смс язган көнен тәгаен хәтерлим. Тавышлы смс иде ул. Нигә миңа Элвин Грей яза икән, әле башка номердан дип уйлыйм үзем. Тавышлары охшаган ич. «Студиягә кил, без Уфага трек яздырырга җыенабыз», — дигән иде ул.

«Бу Вилли үзен кемгә саный соң? Нәрсә дип мин аларның студиясенә килергә тиеш әле?» — дип шаккаттым. «Син бернәрсәне дә бутамадыңмы? Мине төнге сәгать бердә студиягә чакырырга үзеңне кем дип уйладың?» — дип җавап бирдем һәм йокларга яттым.

Икенче көнне дәресләрдән соң ул барыбер минем белән очрашу җаен тапты. Ә мин бу очрашуга үземнең арттан йөрүче бөтен егетләрне чакырдым. Акыллымы мин менә? Нигә? Барыбыз бергә җыелып аралаштык та, өйләргә таралдык.

Бу очрашудан соң Виллиның миңа ошый башлавын аңлап алдым. «Минеке» һәм шуның белән бетте. Кызык егет дип уйлыйм. Минем тирә-юньдәгеләр шокта. Мин дусларыма Виллиның миңа ошавын күрсәтергә теләмәдем. «Берничә атна уйныйм да ташлыйм», — дип йөргән булдым. Күрүегезчә, барысы да башкача килеп чыкты. Мәхәббәт уйнавыбызга инде өченче ел китте.

Ләкин иң начары әни барысын да белгәч башланды.

Менә шушы урында Гөлназ хикәясен тагын өзгән.

«Нәрсә булганын бераз чамалыйм», «Түземсезлек белән көтәбез», «Шәп әкият», «Лилия апаның реакциясе бик шәп булырга тиеш», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

«Алдагы постта син егетең булуы турында язган идең. Аңа хыянәт иттең булып чыга?», «Ә Ришат Төхвәтуллин белән нигә аерылыштыгыз?» — дип тә сораганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100