Гөлназ Асаеваның ире Вилли zoomга тоташа алмаучы сыер савучыдан көлгән
Челтәрле бизнестагы «наставник"ның zoomы шул компаниядә эшләүче бер сыер савучы ханымның кичке савым вакытына туры килгән.
Челтәрле бизнеста эшләүче татар эстрадасы вәкилләре гади халыктан ачыктан-ачык көлә башлаган. Шуларның берсе — Гөлназ Асаеваның тормыш иптәше, яшь җырчы Вилли. Ул үзенең сторисларына бер «наставнигы»ның сторисларын күчереп куйган. Анда «челтрәвик» колхоздагы сыер савучы белән аралаша.
«Исәнмесез. Мин zoomга керер өчен сәгать сигездә эштән кайтып җитә алмыйм. Сез аны саклап калдыра аласызмы?» — дип сораган сыер савучы. «Наставник» аңа туры эфирны телефоннан карарга тәкъдим иткәндер инде. «Мин телефонда. Әмма мин фермада, сыер савуда. Кичке савым вакыты бит», — дип тә язган ул.
Вилли шушы язышуны сторисларында күрсәткән. «Сыерлар — изге әйбер. Zoom соңыннан», — дип тә өстәгән үзеннән.
- Халык та «челтрәвикләр»гә каршы: «Боларны артист дип әйтергә тел әйләнми»