Гөлназ Асаева: «Туй булмас, ахры»
Җырчы инстадусларының сорауларына сторисларда җавап яза.
Гөлназ Асаева узган ел Вильдан Шәмсетдинов исемле җырчы белән никах укытты. Хәзер Гөлназдан виртуаль дуслары туйны кайчан үткәрәчәкләре белән кызыксына.
«Туй булмас, ахры», — дип җавап биргән ул аларга сторисларында.
«Туй ясау кулыгыздан килмиме?» — дип тә сораганнар.
«Әйе шул, интегәбез», — дигән җырчы.
Гөлназ Асаева ни өчен туй үткәрмәячәкләрен аңлатып тормаган.