Гөлүзә Зыятдинова Шәфәгать Салихов турында: "Синең кояштай елмаеп торуларың күз алдында"
Җырчы Гөлүзә Зыятдинова белән баянчы Шәфәгать Салихов иҗатта да, тормышта да дус булганнар.
Әле быел август аенда гына Гөлүзә ханым белән Шәфәгать әфәнде Чаллыда очрашып, яшьлекләрен искә төшереп утырганнар. Күңелле мизгелләрне фотога төшереп, инстаграмда уртаклашканнар иде.
Гөлүзә Зыятдинова хәзер Швециядә яши, шуңа еш очраша алмаганнар.
"Дускаем, Шәфәгать... нинди ачы хәбәр... ышанмыйм. Синең кояштай елмаеп торуларың гел күз алдымда. Син һәрчак безнең күңелләрдә, яшьлек дустым, коллегам. Шәп кеше идең. Урының җәннәттә, рухың шат булсын. Туганнар һәм якыннарыңа Ходай сабырлык бирсен", - дип язган Гөлүзә Зыятдинова инстаграмында.