Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Футболкага бизәк төшерү бизнесы: бер көнгә - бер мең сум

Яшь кенә булуга карамастан, үзләренә кәсеп итү өчен шөгыль табарга өлгергән егет-кызлар күп булуы сөендерә. Сарман районы Сарман авылы кызы Алия Нәфыйкованың киемнәргә төшергән бизәкләре үзләре серле, үзләре милли.

news_top_970_100
Футболкага бизәк төшерү бизнесы: бер көнгә - бер мең сум

Алия Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында текстиль дизайнер буенча белем алган. Бүгенге көндә дә белемен камилләштерү юнәлешендә. Шул ук институтта декоратив-гамәли сәнгать һәм дизайн укытучысы бүлегендә өстәмә өйрәнүләр үтә.

–Тугызынчы сыйныфта укыганда, яшьләр арасында Британия байрагы төшкән футболкалар кию популярлашып китте. Мин дә үземә шундыйны алырга теләдем, ләкин авылда яшәү һәм акча булмау сәбәпле, Британия байраклы футболка ала алмадым. Акча булса да, авыл кибетләрендә ул вакытта мондый футболка сатылмады да. 

Тик мин моның альтернатив вариантын таптым. Ак футболка сатып алдым һәм байракны үзем ясарга булдым. Шуннан киемнәргә бизәк төшерергә кызыксынуым башланды. Дусларымның, сеңлемнең, әниемнең киемнәренә дә рәсемнәрне ясадым. Шөгылемне институтның икенче курсында укыганда практика үткәндә ныгыттым, – дип сөйли хыялый кыз.

Алия татар милли бизәкләре белән ныклап торып практика узган вакытта кызыксына башлый.

– Бизәкләрне, гадәттә, Фоат Вәлиевнең “Татарский народный орнамент” китабыннан алам. Ләкин нәкъ андагы кебек ясамыйм, һәрберсен үзгәртергә, кабатланмас итәргә тырышам. Илһам килгәндә үзем дә уйлап чыгарам, – ди Алия.

Футболкага бизәк төшерүнең үз тәртипләре дә бар икән. Әлеге эш өчен тукыма буйый торган акрил буяулар, пумала, киҗемамык футболка, футболка эченә аслык (буяулар, сыек булу сәбәпле, тукыманың икенче ягына да чыгарга мөмкин, футболканың икенче ягы пычранмасын өчен мөһим) кирәк. Футболка урынына күңелең ни тели шуны сайларга була: күлмәк, свитшот, чүпрәк аяк киеме, сумка - кыскасы, бизәкне кая төшерәсең килә. 

Иң беренче эш итеп, эскизлар ясала. 

– Кәгазьгә берничә төрле бизәк төшерәм, күңелемә охшаганын сайлыйм. Киләсе эш трафаретлар ясау һәм карандаш яки юыла торган каләм белән аларны футболкага төшерү. Ә иң җаваплысы һәм мавыктыргычы - акрил буяулар ярдәмендә бизәкләрне буяу.

– Беренче ясаганда ук син теләгәнчә килеп чыгамы?

– Күбесенчә рәсемнәрем идеаль килеп чыга, бозмыйча эшләргә тырышам. Тик ялгыш кына пумала тиеп киткән чаклар булгалый, андый очракта бозылган урынны каплап, өстенә яңа бизәкләр ясыйм. Акрил тукымада озак тора, кат-кат юарга, үтүкләргә мөмкин. Бернинди дә зыяны юк.

– Бер киемне бизәү күпме вакытны ала?

– Бер футболкага бизәк төшерү бер-ике көн вакытны ала. Тиз арада кирәк булса, бер көн эчендә дә ясап өлгертеп була. Ләкин һәр төр эшнең дә тискәре яклары булган кебек, әлеге эшне дә читләтеп узмый. Көне буе шушы эш белән генә шөгыльләнсәң билләргә төшә, сызлану барлыкка килә.

Алия моның да уңай юлын тапкан: яраткан эшен спорт күнегүләре белән чиратлаштырып эшли.

– Бизәкле киемнәрнең бәясе күпме, заказ бирүчеләрне кайдан табасың?

– Киемнәрнең бәяләре бер мең сумнан башлана. Гадәттә, заказ бирүчеләр мине үзләре таба. Фотосурәтләрне күреп язалар. Моның өчен мин “Инстаграм” һәм “В контакте” социаль челтәрләренә рәхмәтлемен. Айга ничә кием бизәгәнне төгәл генә әйтә алмыйм, төрлечә була.

Алия шулай ук үзенчәлекле итеп открыткалар ясау белән дә шөгыльләнә. Буш вакытларында китаплар укырга ярата. Әлеге эш өчен нинди сыйфатлар мөһим дигәнгә “Теләк, илһам һәм сабырлык”, – ди кыз. 

- Теләк булмаса, нинди генә эшкә тотынсаң да нәтиҗәсенә ирешеп булмый. Сабырлык – һәр эшнең дә алтын баганасы. Кул эшләре белән мавыксаң, иң беренче сабырлыкны тәрбияләргә кирәк. Ә инде иҗат илһамсыз булмый.

Боларны башкару өчен, һәрвакыт эзләнүдә, уйлануда булырга, иҗади фикер йөртергә кирәк. Алиядә бу сыйфатларның барысы да бар, һәр шөгыленә – үз омтылышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100