Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Футбол тубын типкән кебек йөрттеләр»: хастаханәдә ничек кабул итәләр?

Яшел Үзәндә яшәүче Рая Хөснетдинова редакциягә шалтыратты. Улының аягына тимер кисәге кергән, ә табиблар коронавирус сәбәпле операция ясамыйлар һәм көтәргә кушалар икән. Марат Хөснетдинов берничә көн хастаханә юлын таптаган, тик аңа ярдәм күрсәтелмәгән.

news_top_970_100
«Футбол тубын типкән кебек йөрттеләр»: хастаханәдә ничек кабул итәләр?
Салават Камалетдинов

«Коронавирус ун ел дәвам итсә, ун ел операция көтәргәме?»

Марат Хөснетдинов белән элемтәгә кердек. Ул авыруы турында менә ниләр сөйләде.

«Уң аягымда тез тирәсендә чит җисем бар. Ул тышкы яктан берничек тә сизелми дә, күренми дә. Аның ничек кергәнен дә белмим, бәлки, эштә эләккәндер. Мин Горький исемендәге заводта слесарь булып эшлим. Аякта авырту сизә башладым, туры барганда бик сизелми, ә иелгәндә һәм тезләнгәндә нык авырта.

Беренче июнь көнне, ревматизм яки башка шундый авырудыр дип уйлап, терапевтка барырга булдым. Өченче сырхауханәгә килдем, андагы кызлар башта травматологка җибәрделәр, анда рентген ясаттым. Рентген аякта ят әйбер, ягъни тимер кисәге барлыгын күрсәтте. Аннан терапевт янына кердем, ул хирургка җибәрде. Икенче көнне хирургка килдем, ул үзәк хастаханәгә хирургия бүлегенә җибәрде.

Өченче июнь көнне хирургия бүлегенә бардым, хирург үзләрендәге травматологиягә җибәрде. Алар бер бинада гына урнашкан, кердем травматолог янына.

«Коронавирус бетмичә, операцияләрне ясамыйбыз», — диде һәм янәдән үзебезнең өченче сырхауханәгә травматолог янына җибәрделәр. Ул да: «Вирус бетмичә килмәсәң дә була», — ди. Уколлар ясарга һәм авыртуны баса торган дарулар эчәргә кушты.

Футбол тубын типкән кебек йөрттеләр. Коронавирус ун ел дәвам итсә, ун ел операция көтәргәме? Табиблар белән әрләшеп йөрүнең дә файдасын күрмим. Түзеп йөрергә туры килә», — диде Марат Хөснетдинов.

«Телефоннан андый сораулар хәл ителми»

Яшел Үзәннең үзәк хастаханәсе белән элемтәгә керү бик җиңел түгел. Хастаханә сайтында номер һәм эш вакыты күрсәтелгән, тик ике көн телефонга җавап бирүче булмады. Хастаханәгә ярдәм сорап шалтыратучылар да бар бит, нинди хәл булмас? Районның үзәк хастаханәсендә телефонга җавап бирергә тиешләрдер инде. Берничә көн шалтырата торгач, 15 июньдә элемтәгә чыктым алар белән. 

«Мөрәҗәгатьне электрон почтага язып җибәрегез. Телефоннан андый сораулар хәл ителми, беркем дә җавап бирмәс», — диде хатын-кыз тавышы. Ни сәбәпле Марат Хөснетдиновка операция ясалмавын, хастаханәнең нинди режимда эшләвен һәм ни өчен телефонга җавап бирмәүләрен сорап, хат җибәрдем. Әлегә җавап килмәде.

«Планлы операцияләр гамәлгә кертелә башлады»

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белән элемтәгә кердем. Килеп чыккан хәлне аңлаттым. «Карантин сәбәпле, планлы дәвалау һәм операцияләр гамәлдән чыгарылган иде. Хәзер планлы операцияләр гамәлгә кертелә башлады, тик ул әле барлык профильләргә дә кагылмый. Ашыгыч ярдәм кирәк булса, ул күрсәтелергә тиеш. Күп очракта пациент белән табиб арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга», — дип җавап кайтардылар анда.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте Яшел Үзән районының үзәк хастаханәсенең җитәкчелеге белән элемтәгә чыккан. Җитәкчелек Хөснетдинов белән килеп чыккан очрак индивидуаль рәвештә каралачагын әйткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100