Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фотограф Рамил Гали: «Хатын-кызның зәвыгын ике нәрсә билгели, ул да булса...»

Тинчурин театрында «Фотографиянең бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыны» темасына очрашу узды. Pr-белгеч Рәйсә Борһаниеваның «Рәйсәләнү!»медиапроекты кысаларында оештырылган чарада фотограф матур итеп фотога төшәргә өйрәтте. Чарада катнашкан КФУ Журналистика­ һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты Регина Габдрахманова фотога төшү серләрен сөйли.

news_top_970_100
Фотограф Рамил Гали: «Хатын-кызның зәвыгын ике нәрсә билгели, ул да булса...»
Михаил Захаров

Үзем Тинчурин театрына таба атлыйм, үзем уйлыйм: «Их, кара инде, ничек ямьле итеп ябалак-ябалак кар ява, бу инде, шаять, чигенеп маташучы кышның соңгы карларыдыр...». Барган җиремнән артка әйләнеп карыйм – явып торган карга артымнан чылбыр-чылбыр эзем төшеп бара. «Мин чыкканчы бу карлар эреп бетеп, суы Казан урамнарын юып агып төшеп китәр инде моның», – дим, сөмсерем коелып. Каян кереп утырасы килсен инде театр эченә... Үзе җылы, үзе кар оча. Рәхәт бит? Рәхәт! Безгә бит ничек: карның беренчесе тансык та, соңгысы кадерле. Шушылай ямьле итеп карның, кем белә, бәлки, быел инде соңгы мәртәбә явып күрсәтүедер. Менә шулай бар идең дә уйга чумып, чылбыр-чылбыр эз салып, тик... Килеп төртелдем шул инде Тинчурин театры ишегенә. Керми чара юк инде хәзер.

Үтереп керәсе килмәгән җирдән аннары чыгасы да килми торды әле, беләсегез килсә. Ник дисәгез – әйтәм. Сорамасагыз да әйтәм. Фотография сәнгате өлкәсендә чын профессионал, танылган фотограф Рамил Гали чыгышын башлап җибәрде. «Портрет» дигән темага лекция иде бу. Профессионал теорияне биргәндә, тыңлаучылар Рамил абыйны чыш-пыш килә-киләрәк, утырган җирләрендә кыбырсыклана-кыбырсыкланарак, кычытына-кашынарак тыңласалар, фотографиягә төшү, «селфи» ясау серләре белән бүлешә башлавы булды, авыз ачып тыңларга тотындылар. Шул исәптән мин дә...

Ир-атлар хатын-кызның кайсы җиренә карап безнең «вкус» бармы-юкмы икәнен билгели? Фотога төшкәндә башны кайсы якка борсаң юан күренәсең, ә кайсы якка борсаң – бит озынча, ябык күренәчәк? Йөзнең «рабочий» ягын ничек табарга? Ничек яктылык ярдәмендә йөзне кулайрак, матуррак итеп күрсәтергә? Фотога төшкәндә кулларны кая куярга? Кемгә нинди төстәге кием килешә? «Селфи» ясаганда, без смартфоннарны дөрес итеп тотабызмы? Нинди ракурстан төшерсәң, селфи уңышлырак килеп чыга? Фотолар арасыннан иң яхшысын сайлап алу өчен нишләргә? Хатын-кызлар макияжны дөрес ясыймы? «Клоун-кызлар» кемнәр һәм «чыршы-кызлар» кемнәр ул? Фотографиядә күзләр «янып» торсын өчен нәрсә эшләргә? Татарның калфагы нәрсәсе белән яхшы? Кияүгә чыгар өчен кызларга нәрсә эшләргә кирәк? Тинчурин театрының «Кунак бүлмәсе»ндә «Фотографиянең бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыны» темасына очрашуда Татарстан фотографлар берлеге рәисе Рамил Галидән мастер-класс тәкъдим ителде. 

Татарның калфагы нәрсәсе белән яхшы? 

«Татарның калфагы нәрсәсе белән яхшы?» – дип сорады Рамил Гали. Чыннан да, нәрсәсе белән? «Башның очына тагылган калфак артык түгәрәк битне озынча итеп күрсәтер, кырын тагылган калфак артык озынча битне түгәрәгрәк, тулырак итеп күрсәтер», – дип аңлатты аннары. Шулай ук түгәрәк битне озынчарак итәр өчен, чәчләрне биек итеп өскә күтәребрәк җыеп куярга була. Тулырак, түгәрәгрәк битнең кадрга ¾ өлешен кертеп төшерү кулай, бу – аны ябыграк, җыенкырак итеп күрсәтәчәк икән.Портрет төшергәндә, яктылык мөһим роль уйный.

«Селфи» ясаганда моңа игътибар итәргә өндәде фотограф. Яктылык чыганагы безнең йөзгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Дөрес биеклектә урнашкан яктылык чыганагы безнең йөзне кулай күрсәтер, ә артык югарыда яисә артык түбән биеклектә урнашкан яктылык, киресенчә, кыяфәтегезне бозар.

Шулай ук смартфонның камерасын да дөрес итеп юнәлтергә кирәк. Йөзнең җитешсез якларын яшерү, уңай якларын күрсәтү өчен мөһим бу. Ягъни мәсәлән, «икенче ияккә» игътибар җәлеп итмәү өчен, аны яшерер өчен, битнең формасын ябыграк, матуррак итеп күрсәтү өчен, смартфонны бераз өскәрәк күтәрү җитә икән.

Йөзнең дә «эшче ягы» була

Аннары «рабочая сторона» дигән әйбер бар, ди фотограф. Безнең йөзнең кадрда уңышлырак чыга торган ягы инде бу. Фотографлар фикеренчә, һәркемнең «рабочий» ягы бар. Аны табарга һәм фотога шул як белән төшәргә тырышырга була. Фотомодельләр шулай эшли икән. Рамил Гали һәркемне үзенең «уңышлы» ягын эзләргә өнди. Безнең йөзләребезнең ике ягы да бертөрле түгел. Һич. Билгеле булганча, кешенең битендә ассимметрия күренеше – нормаль, гадәти нәрсә, әмма бу – кешенең үзенә дә, башкаларга да сизелерлек дәрәҗәдә түгел. Ә кадрда йөзнең теге яки бу ягы уңышлырак чыгарга мөмкин. «Рабочий» якны табар өчен, аны эзләргә кирәк, ди Рамил Гали.

Теге як белән төшеп карагыз, бу як белән. Иң яраткан, иң уңышлы фотографияләрегезгә янәдән кайтып анализ ясагыз. Сез ул фотоларда кайсы ягыгыз белән, нинди позада, нинди ракурстан төшкәнсез – игътибар итегез, – ди фотограф.

Аннары Рамил абый тагын бер кызык әйбер әйтте: «Фотографиягә ешрак төшкән саен, кеше кадрда яхшырак чыга». Ягъни, никадәр күбрәк төшәсез, шулкадәр яхшы чыга башлыйсыз. Төшкән саен шомарасыз инде, димәк.

Алга таба Рамил Гали куллар мәсьәләсенә дә кагылды. Безнең куллар – безнең икенче йөзебез. Кул аркасында нинди дә булса җитешсезлекләр булган очракта, аларны һичшиксез яшерергә кирәк, ди Рамил абый. Аларны фотошоп ярдәмендә юк итәргә була, яисә, челтәрле перчаткалар кияргә була. Кулларны кадрга кертеп фотога төшкәндә, уч төпләрен ачып күрсәтү катгый тыела. Кул аркасы гына кадрга керергә тиеш. Бу – киңәш кенә түгел, бу – канун, ди Рамил абый.

Яхшы фотографияне ничек сайлап алырга?

«Ә фотолар арасыннан иң яхшысын сайлап алу өчен нишләргә?» – дип сорады фотограф. Дөрес җавап булмады. «Кимендә 3-5 кешегә күрсәтергә», – дип җавап та яңгыратты Рамил Гали. Сезнең үз күңелегезгә 5-6 фотографиягез хуш килде, ди. Кайсыларын социаль челтәрләргә куябыз? Ничек сайлап алырга? Якыннарыгызга, дусларыгызга, коллегаларыгызга күрсәтегез. «Сайлап алырга ярдәм ит әле», – диегез. Үзегезне үзегез карый торгач, уңышлыны уңышсыздан аермый башларга мөмкинсез. Ә якыннарыгыз беренче караудан иң яхшысын билгели алачак. Рамил Гали әлеге ысулны кулланырга киңәш итә.

Фотограф фикеренчә, без үз-үзебезгә артык тәнкыйди рәвештә карыйбыз. «Минем клиентларым арасында артистлар күп булды, алар еш кына, күпләп, үзләренең портретларын эшләтә, бу – фанатларына автографлар куеп өләшер өчен эшләнә торган фотолар инде», – ди Рамил абый. Еш кына шул артистлардан «менә минем ул фотографияне җенем сөйми: борыным да ямьсез чыккан, җыерчыкларым да тирән күренә, чәчем дә дөрес ятмый, ә поклонникларым шул фотографияне, нишләптер, аеруча ошатты, яратты, «бигрәк фотогеничный кеше инде сез» дип комплиментлар ясадылар» дигәннәрен ишетәм, ди Рамил Гали.

Фотографиянең уңышын җыерчыклар билгеләми. Борын да билгеләми. Хәтта чәчнең дөрес яту/ятмавы да ул кадәр мөһим түгел. «Беләсезме, нәрсә мөһим?» – дип мөрәҗәгать итте фотограф тыңлаучыларга. «Энергетика мөһим, күз карашы, кәеф». «Фотографиядә күзләр «янып» торырга тиеш», – ди Рамил абый. Күзләр янып торсын өчен нишләргә? «Күкрәк эченнән күзләрегезгә таба энергия дулкынын юнәлтергә тырышыгыз, эчтәге энергияне күзләр аша тышка чыгарыгыз, фикер көче ярдәмендә эшләнә торган әйбер бу, билгеле», – дип аңлата фотограф.

Фотога төшкәндә була торган хаталар

Аннары Рамил Гали фотога төшкәндә хатын-кызлар җибәрә торган хаталарга күчте.

Макияжны дөрес ясамаучы хатын-кызлар бар, бу – барыннан да ямьсезрәк күренеш, – дип башлады сүзен фотограф. Кадр өчен, әлбәттә, макияж кирәк һәм мөһим. Бу – иң көчле инструмент. Җыерчыкларны яшерергә дә, күз карашын ачып җибәрергә дә, уңай якларны ассызыклап куярга да ярдәм итә макияж. Әмма дөрес итеп бизәнә белү – үзе бер сәнгать. Фотографиядә матур чыгар өчен, хатын-кызларга яңак сөяге астын караңгылатырга, ә өстен, киресенчә, ачык төскә буярга киңәш итәм, бу – бит формасын ябыграк итеп күрсәтә, яңак сөякләре матур булып аерылып торачак, ә бит очларын алсу төскә буярга була, бу – хатын-кызны яшьрәк итеп күрсәтә, ди фотограф.

Иреннәрен – янып торган кызыл төскә, күзләрен – ялтырап торган зәңгәр төскә, керфекләрен өеп-өеп кара буяуга буяп йөргән хатын-кызларны «клоун-кызлар» дип атар идем. Андый кыяфәттә циркта чыгыш ясарга була, ә фотографиягә төшү өчен мондый макияж бармый. Аннары кайберәүләр ялтыр-йолтыр килә торган нәрсәләр сөртә битенә. Ирене дә ялтырый, күзе дә ялтырый, бите дә ялтырый. Андыйларны «чыршы-кызлар» дип атыйм. Чыршы кебек ялтыр-йолтыр килеп йөриләр. Бу – кадрда да матур түгел, – ди Рамил Гали.

«Вкус» булу/булмау ничек билгеләнә?

«Аннары мин сезгә менә бер сорау бирәм әле», дип дәвам итте Рамил абый.

Ничек уйлыйсыз, без ир-атлар, сезнең хатын-кызларның кайсы җиренә карап, сезнең «вкусыгыз» бармы, юкмы икәнен билгелибез? Сез безне бернәрсә аңламыйлар, күрмиләр, аермыйлар, дип уйлыйсыз инде. Ә без сезне күзәтеп кенә торабыз. Бар нәрсәгезне аңлап бетермәсәк тә, без игъибар итә торган ике әйбер бар – шулар сезнең «вкусыгызның» барлыгын/юклыгын билгели дә инде. Бу – маникюр һәм иннек төсе. Тырнакларыгызны кайберәүләрегез «кычкырып торган» төсләргә буйый, ялтыравыклар беркетә, рәсемнәр, бизәкләр ясата. Ә икенчеләрегез классик маникюрны сайлый, табигый төскә якын буяуга буйый, артык чәчәкләр белән бизәми. Менә уйлагыз хәзер! Аннары ирен буяуга килгәндә. Иннек төсе дә күпне сөйли сезнең хакта. Хәтта иннек төсе дә сезгә килешә торган төстә булырга тиеш, урынга карап, чарага карап, шартларга карап, урынлы итеп бизәнергә тырышыгыз.

Киемгә килсәк, монда да хатын-кызның «вкусы» билгеләнә. Хәтта киемнең төсен дә зур игътибар белән сайлау зарур. Киемнең матур, сыйфатлы, модалы булуы гына аз. Ул сезгә килешергә тиеш. Сезнең тән төсенә, чәч төсенә, күз төсенә, тән төзелешенә туры килергә тиеш. Мәсәлән, ак тәнле, сары чәчле кызга ак төстәге күлмәк килешерме? Бик матур булыр, әлбәттә. Әмма шул ук ак күлмәкне караңгырак тәнле, кара чәчле, кара күзле кыз кисә, бу күлмәк аны күпкә ныграк бизәячәк. Брюнеткаларга акның төрле төсмерләре аеруча килешә, ачык төсләр аларның типажына туры килә. Ә ак тәнле блондинкаларга кызыл, куе кызыл, кура җиләге төсе, кишер төсе килешле. Шуңа күрә, матур кием кигән чакта, аның төсен дә игътибарга алырга онытмагыз.

Кияүгә чыгар өчен нишләргә кирәк?

Тагын бер сорау бирәм хәзер, кызлар. Кияүгә чыгар өчен нишләргә кирәк? Егет белән күрешүгә барганда ничек итеп барабыз, кызлар, йә? Килешә торган төстәге күлмәк киябез, миңа килешә торган төстәге иннек белән иреннәрне буйыйбыз, фотограф өйрәткәнчә дөрес макияж ясыйбыз, йөзнең ¾ өлешен матур итеп егеткә таба борабыз, битне озынайтырга кирәк булса, калфак та тагып куйсагыз була, «рабочий» ягыгыз белән борылып утырырга онытмагыз, күкрәктән күзләргә таба энергия җибәрәбез, шулаймы, кызлар?» – дип шаяртты Рамил абый Гали. «Егетегезгә «рабочий» як белән генә борылып йөрегез, онытылып, «икенче иякләрегезне» күрсәтә күрмәгез!» – дип көлдерде аннары тыңлаучы кызларны фотограф.

Мин театрдан чыкканда, яуган карлар эреп беткән, кар сулары Казан урамнарын чайкап агып төшеп киткән иде инде. Ә миңа инде хәзер кар ни, су ни, кыш ни, яз ни – барыбер! Кәеф күтәренке, авыз ерык. Башта бер уй: «Кайткач, көзге каршысына басып, күкрәк өлешендәге энергияне күзләр аша чыгарырга тырышып карыйсы булыр...»

Чарада фотографлар берлеге әгъзалары, үзенчәлекле проектларны тормышка ашыручы белгечләр, махсус кунаклар – Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева һәм халыкара конкурслар лауреаты Алия Исрафилова чыгыш ясады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100