Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ford Sollers яңалык кертә: Татарстанда заманча белем бирүгә нигез салынды

Россиядә автомобиль җитештерү тармагы роботлар белән идарә итә белә торган белгечләргә кытлык кичерә. Бу бушлыкны ничек тулыландырырга? Татарстанда уңышлы эшнең башы бар: Ford Sollers компаниясе белгечләрне әзерләү процессында үзе дә турыдан-туры катнашырга булган. Беренче адымнар ясалган инде – Татарстанда әлеге компания һөнәри урта уку йортлары белән берлектә белем бирүнең дуаль системасын тормышка ашырырга кереште.

news_top_970_100
Ford Sollers яңалык кертә: Татарстанда заманча белем бирүгә нигез салынды

Дуаль система: ул нәрсә?

Компания үз ниятләрен гади генә аңлата: булачак кадрлар – һөнәри уку йортларының бүгенге студентлары, һәм аларны әзерләүдә комапания үз өлешен кертергә тиеш. Шул рәвешле дуаль белем бирү системасы сайланган, аның нигезендә укучылар “Мехатроника һәм робот техникасы” белгечлеген үзләштерәчәк.

Федераль канунда белем бирүнең әлеге моделе теркәлмәсә дә, аның асылы берәүгә дә ят түгел. Ул уку йорты белән берләшмәнең килешү нигезендә эшләнә, максатчан рәвештә тармак өчен белгечләр әзерләүгә йөз тота. Белгечләрне, аңлашылганча, уку йортлары белән берлектә әзерлиләр.

Дуаль белем бирү системасы турында мәгълүматлы булсак та, ул Татарстан өчен әле ят проект. Һәм аны ике яклы кызыксыну нигезендә генә тормышка ашырып булачагы көн кебек ачык. Татарстанда әлеге юнәлешне Ford Sollers проекты нигезендә машина төзелеше тармагына югары квалификацияле белгечләр әзерләү максатында файдаланырга ниятлиләр икән, димәк компания ягыннан ихтыяҗ зур.

– Тармакның үсеш динамикасы бик көчле – бүгенге технологияләр, җитештерү процессындагы модернизация, тармактагы автоматлаштыру... Шуңа да үсеш динамикасына иярү өчен, белем бирү системасын яңарту һәм яңа белгечлекләр әзерләү генә аз. Һөнәри белем бирүнең моделен дә үзгәртергә кирәк. Проектның максаты – автомобиль төзелеше компанияләре өчен эшче кадрлар әзерләү системасын яхшырту, – ди бу уңайдан Ford Sollers компаниясе проекты җитәкчесе Надежда Смольник.

Шунысы игътибарга лаек: дуаль белем бирү системасы федераль дәрәҗәдә әле теркәлмәгән. Республикада системаны төбәк дәрәҗәсендә эшләнелгән норматив документлар белән тормышка ашырырга җыеналар – җитештерү берләшмәсе һәм уку йорты берлектә программа формалаштыра һәм кадрлар әзерли. Практик белем бирүнең 50 проценты берләшмә тарафыннан тормышка ашырыла – биш-алты кешелек укучылар төркемен компания вәкиле күзәтәчәк.

Министрлык хуплый

Эшче кадрлар әзерләүдә эш бирүчеләр дә катнашырга тиеш. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шундый фикерне алга сөрделәр. Эшче кадрлар әзерләүдә эш бирүче үзе дә актив рәвештә кызыксынмаса, икътисадый үсеш динамикасына ияреп баруы кыен булачак, ди алар.

– Ford Sollers компаниясенең берничә ел дәвамында кеше капиталын үстерү мәсьәләсендә планлы һәм нәтиҗәле рәвештә алып барылган эшләре мактауга лаек. Нәтиҗәдә, алар профессиональ белем бирү системасына тирәнтен аңлап эш итә, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Анна Сидоренко.

Аның сүзләренчә, Мәгариф министрлыгы әлеге проектны тормышка ашыру юлында дуаль белем бирү системасын хуплый. Чөнки ул белем бирү һәм җитештерү тармакларының тыгыз бәйләнешен тәэмин итә.

– Дуаль белем бирү системасының бурычларына килгәндә, ул – икътисадны һәм җитештерү тармагын югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү. Ә икътисадның үсеш динамикасын исәпкә алсак, кадрлар әзерләүдә эш бирүче дә катнашмый торып, әлеге тизлеккә ияреп барып булмый, – ди министрлык вәкиле.

Шулай итеп, проектның тормышка ашырылуы ике яклы килешү нигезендә алып барылганлыгы аңлашыла. Яклар хезмәттәшлек турында килешү төзи, ә анда белем бирү оешмасы һәм берләшмә арасында вәкаләтләрнең бүленеше анык билгеләнәчәк. Үзенә кадрларны эшкә алганлыктан, җитештерү тармагы укыту программасын эшләүдә дә актив катнашачак. Гади генә итеп әйтсәк, дуаль белем бирү системасы буенча берләшмә уку йорты аша кадрларга заказ бирә һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә үзе дә турыдан-туры катнашачак.

Эшне шулай башлыйлар

Белем бирүнең әлеге системасы проектын гамәлгә ашыруда беренче этап буларак Татарстанда 11-13 декабрьдә Алабуга политехник көллияте, Кама дәүләт автомеханик техникумы һәм Алабугадагы Ford Sollers заводы базаларында белем бирү тренинглары үткәрелгән. Аның беренче көне теориягә багышланса, калган ике көнендә практика һәм җитештерү практикасы буенча белемнәр ныгытылган.

Тренингта Татарстанның 8 һәм Ленинград өлкәсенең 1 әйдәп баручы һөнәри уку йорты вәкилләре – 22 мөгаллим катнашкан.

- тренингта катнашучыларның 100 проценты әлеге чараның файдалы булуын һәм биредә алынган белемнәрен үз эшчәнлекләрендә кулланачагын җиткергән;

– 76 проценты Россиядә һөнәри белем бирү тармагында дуаль белем бирү системасын уңышлы эшкә җигеп булачак, дигән фикердә;

– сораштырылучыларның 65 проценты тренингтагы модульләрне өлешчә, 35 проценты тулысынча укыту планына кертәчәген җиткергән;

– тренингта булучыларның 94 проценты дуаль белем бирү буенча тренингта алга таба да катнашырга теләге булуын белдергән.

Сүз уңаеннан, Fors Sollers компаниясе сентябрьдә штатының 700 хезмәткәргә артуын хәбәр итте. Өстәмә кадрлар Алабугада икенче эш сменасы кертелү белән бәйле.

– Без компания һәм персоналларның үсешенең озак вакытлы перспективасын күзаллыйбыз. Әзер мехатроник белгечләрне 4 елдан гына алачагыбызны да беләбез. Әмма, укыту процессын беренче курстан ук күзәтеп барганлыктан, әзерлек сыйфатына тулысынча ышана алачакбыз, – Надежда Смольник.

Уку йортлары ни ди?

Дуаль белем бирү системасы заказчы-берләшмәгә 50 процент уку программасын формалаштырырга мөмкинлек бирә һәм белем бирү практик өлешкә дә ныграк басым ясый. Тренингта катнашкан 9 һөнәри уку йорты вәкилләре арасында П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте мөгаллимнәре дә булган.

– Безнең өчен файдалы тәҗрибә булды. Беренчедән хезмәттәшләребез белән аралашсак, белем бирү системалары белән танышсак, икенче өстенлеге – инициативаның эш бирүче тарафыннан булуы. Чөнки алар белем бирү сыйфаты белән турыдан-туры кызыксына, – диде көллият вәкиле Алсу Гарипова.


Ул шулай ук дуаль белем бирү системасына юнәлдерелгән әлеге проектны совет чорындагы практика узуларда аерылуын да җиткерде.

– Совет практикасыннан аермасына килгәндә, дуаль белем бирү системасы теория һәм практиканың үрелеп баруына булыша, гомуми бер процессны тәшкил итә. Студентлар инде эш урыннарын, андагы шартлар һәм таләпләрне алдан ук белә. Ә һөнәри уку йортын тәмамлаучыларның 70-80 проценты практика узган урында эшләп калуын исәпләсәк, бу бик уңышлы проект булачак, – диде Алсу Гарипова.

Система һәм Worldskills

Һөнәри урта белем бирү тармагында Ford Sollers эшләтеп җибәргән дуаль белем бирү системасына нигезләнгән белем бирү проекты, яңа белгечлек – “мехатрониклар” – роботлар белән эшли белүче кадрлар әзерләүне күз уңында тота. Аталышы ят булса да, бу өлкәдә өметле яшьләр бүгеннән үк бар инде, аларны Worldskills – эшче һөнәрләр яемпионатында да күрәбез.

– Мехатроника – машина һәм аның системасы төзелешен максатчан рәвештә эксплуатацияләүгә юнәлдерелгән фән. Ул электр-исәпләү техникасы аша тормышка ашырыла. Ул механика, микропроцессор техникасы, информатика, электроника һәм агрегат, машина хәрәкәтен компьютер аша идарәләүгә корылган, – дип ачыклык кертә мехатроника юнәлеше буенча Worldskills эксперты, КНИТУ-КАИның Чаллы филиалы доценты Азат Мостафин.

Эксперт сүзләренчә, мехатроника хезмәт базарында сорау зур булган һәм перспективалы 50 белгечлек рәтенә керә икән. Һәм моның өчен һөнәри урта белем дә җитә.

– 2016 елның декабрендә “Мехатроника һәм робот техникасы” белгечлеге буенча Федераль дәүләт белем бирү стандарты расланды. Әмма хәзерге вакытта Татарстанның бер генә һөнәри уку йортында да мондый белгечлек юк, – дип ачыклык кертте ул.

...Шулай итеп, өч көнлек тренинглар мехатроника буенча һөнәри модульләр әзерләргә мөмкинлек тудырган. Материаллар республиканың әйдәп баручы һөнәри урта уку йортларына тапшырылачак. Инде яңа уку елыннан шул план буенча беренче төркем студентлар әзерли башларга ниятлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100