Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фобияле кеше: «Судан чирканам, тәнем сасып үлекләгән кебек, үрмәкүчтән куркам»

Курку — гайре табигый хис, үзеңне төрле хәвеф-хәтәрләрдән саклау өчен барлыкка килә торган халәт. Күп очракта кеше үзенең куркуын җиңә ала. Ләкин тормышта куркуның кешедән өстенрәк булган, катлаулы дәрәҗәсе дә очрый. Ул фобия дип атала.  

news_top_970_100
Фобияле кеше: «Судан чирканам, тәнем сасып үлекләгән кебек, үрмәкүчтән куркам»
pixabay.com

Википедия чынлап та барлыгы дәлилләнгән 200дән артык фобия исемлеге китерә, кайберләренең психик тайпылыш булуы турында искәрмә ясый.

Фобияле кешеләрнең күбесе аны ниндидер бер комплекс, проблема буларак кабул итә. Шуңа да үз тарихларын сөйләргә, башкалар белән бүлешергә теләк белдерүчеләрне табуы җиңел булмады. 

«Юк-бар белән миңа шалтыратмагыз»

Гыйният абыйга 54 яшь. Ул телефонофобия белән изалана, ягъни кәрәзле телефон һәм үзенә килгән шалтыратулардан курка. Бөтен начар хәбәр телефон аша хәбәр ителә дип саный.

— Телефоннар барлыкка килгән чорда әлеге куркуым артык сизелми иде. Кәрәзле телефон яңалык итеп, кызыксынып кабул ителгәндер. Бүген исә телефонны кулыма алу белән кәефем төшә. Аны тизрәк үземнән ераккарак алып куясым килә башлый. 

Кызым авырып, катлаулы операцияләр кичергән вакытта, аның гомере кыл өстендә торган чакта, телефон шалтыравыннан куркуым икеләтә көчәйде. Килгән һәр шалтырату вакытында калтырана башлыйм, уч төпләрем тирләп чыга иде. Бу авырлыклар еракта калса да, мине әлеге халәт җибәрергә теләми. Үземә килүче шалтыратуларга җавап бирергә яратмыйм. Күп вакытта телефонны тавышсыз режимга куям. Соңыннан, батырлыгымны җыеп, үзем кире шалтыратам. 

Әлеге фобиям турында якыннарым белә. «Миңа юкка-барга шалтыратмагыз, кирәксә, үзем җыярмын сезне», — дип әйтеп куйдым. 

Бу хис белән көрәшергә тырышмыйм, ничек бар — шулай кабул итәм. Табибларга мөрәҗәгать итүнең файдасы булмас дип уйлыйм. Юкка дару эчеп, организмыма зыян гына салуым бар, — ди Гыйният абый.

 «Су астында ике секунд та тора алмам, шунда ук җан бирермен кебек тоела»

33 яшьлек Гөлназның су белән бәйле берничә фобиясе бар. 

Батофобия — кеше тирәнлекне, су төбенә кадәр күпме аралык барлыгын тоймаган очракта барлыкка килә. Мондый фобия белән изаланучы кеше бик каты паникага бирелү нәтиҗәсендә гәүдәсен контрольдә тота алмаска һәм йөзә белгән килеш тә батарга мөмкин.

— Тирәнлектән куркуым 6-7 яшьләр тирәсендә барлыкка килде. Җәй көне авыл баласының иң зур шатлыгы — су керү. Көнозын елга буеннан кайтып кермибез. Каз-үрдәк саклап, су кереп, болай да пычрак елга суын тагын да болгатып, мәш киләбез. 

Көннәрдән бер көнне безне бөтенләй бәхет басты. Күрше абыйлар яңа суыткыч кайтартканнар, бәрелүләрдән саклау өчен, артына зур гына пенопласт куелган. Шул пенопластны тиз арада«көймәгә» әйләндердек, аның белән елганың шактый тирән урыннарына да керә башладык. Шулай берсендә дустыбызның апасы, йөзеп килеп, безнең янга пенопластка сикереп менеп утырмакчы булды. Артык авырлыктан пенопласт бер якка авышты. Мин тотынып кала алмадым, су төбенә киттем. 

Хәзер бөтен нечкәлекләрен искә төшереп сөйли алмыйм. Мине ярга ничек алып чыкканнардыр. Бик каты тончыкканымны хәтерлим. Пычрак суны шактый йоткан булганмын ахры, соңыннан эчем авыртып йөрде.

Бу хәлдән соң елганың тездән тирән урыннарына керми башладым. Шуннан бирле ярдан сикергәнем, су төбенә чумганым юк. Су аттракционнарын әллә каян әйләнеп узам. Билдән суга керсәм дә шомлана башлыйм. Алай-болай су астына китсәм, ике секунд та тора алмам, шунда ук җан бирермен кебек тоела… 

Ирем белән Мисырга ял итәргә баргач, Кызыл диңгезнең төрле төстәге коралл рифларын һәм анда яшәүче балыкларны карау өчен, экскурсия алдык. Туристлар төягән батискаф рифлар күп булган урынга барып туктады. Безне көймәнең тәрәзәле һәм төбе үтәкүренмәле булган аскы катына төшереп утырттылар. Су асты матурлыгы белән туйганчы хозурланырга куштылар.

Аскы катка төшү белән, минем күз алларым караңгыланып китте. Батискаф эчендә булсам да, «мин су астында утырам» дигән сигнал баш миенә бик тиз барып җитте. Йөрәгем дөп-дөп тибә башлады, бөтен тәнемә салкын тир бәреп чыкты. Кайда икәнлегемне онытырга теләп, чытырдатып күзләремне йомып карадым. 

Берни дә булышмады: куркудан аңымны җуяр дәрәҗәгә җиттем. Ирем мине көймәнең өске катына озатып куйгач, җәйрәп яткан зәңгәр диңгезне, кояшлы күк йөзен күргәч кенә тынычландым. 

Мин судан курыкмыйм. Башкалар кебек үк ванна, мунча керәм, диңгезнең иң сай урынында коенам, тирән булмаган бассейнда йөзәм. Шулай да суны яратмау (бу очракта курку дип әйтү дөрес булмас) беренче улым белән авырлы вакытта булып алды. Душ астында басып торганда су тамчыларының тәнем буйлап йөгерүе әллә нинди чиркану хисе тудыра иде. Бәби тапканнан соң барысы да үз урынына кайтты.  

Суга бәйле тагын бер фобиям — антлофобиям бар икәнлекне дә беләм. Бу — су басулар яки суның җимергеч, кешелекне юкка чыгара алырлык зур көчкә ия булуыннан курку. Мин еш кына цунами, ташу күренешләрен күз алдыма китерәм. Су стихияләренә бәйле төшләр керә. Цунами килеп чыккан, мин шунда батам, тончыгам, мине коткара алмыйлар, имеш. Уянам да, ярый әле океан яки диңгез буенда яшәмим, дип сөенеп куям, — дип сөйләде Гөлназ.

«Тәнемдә үлекләп исләнгән, куркыныч яра бар дип күз алдыма китердем»

Трипофобия — бер урындагы күп санлы тишемнәрдән курку. 

43 яшьлек бер танышым үзендә трипофобия булуы турында күптән түгел генә белгән. 

— Минем элек моңа игътибар иткәнем булмады. Бер бәйгедә җиңү яулагач, мине сәхнәгә чакырып бүләкләделәр, чәчәк бәйләме бирделәр. Бөтен җиңүчеләр, бергә басып, фотога төштек. Алган вакытта мин бу чәчәккә карамадым. Сәхнәдән төшеп барганда букет эчендәге бер чәчәккә күзем төште. Шул вакыттагы кичерешләремне ничек аңлатырга да белмим. Бәлки, тәнеңдәге бик авыр, куркыныч яраны эшкәрткәндә андый хис туа торгандыр. Анда да, мәсәлән, бармак киселсә, миңа алай кыен түгел. Хайван, маллар тәнендәге яраларны да күргәнем бар. Ул вакытта, карарга авыр булса да, андый җирәнү булмый.

Бу чәчәкне мин гәүдәмнең бер өлеше итеп күз алдыма китердем. Тәнемдәге үлекләп исләнгән, куркыныч һәм җирәнгеч яра кебек булды. Ул чәчәк үзе үк бер авыру кебек. Орлыклары тишекләр эченнән тырпаешып тора. Аңа карап, егылып китә яздым дип әйтә алмыйм, ләкин аңлатып булмый торган әллә нинди сәер, читен тойгы иде ул. Бәлки артык эмоциональ чагым булгандыр. Ул чәчәкне букетның эченәрәк төртеп керттем дә башка карамадым.

Моның нәрсә икәнен беләсе килә бит инде. Карый башласаң, интернетта бу турыда мәгълүмат бихисап икән. Трипофобияле кешеләрнең кайберләре бал кәрәзенә, камыр җәйгәч, анда барлыкка килә һәм шартлый торган вак тишемнәргә дә карый алмыйлар, ди.

Тагын берсендә тукран тишкәләп бетергән агач күргән идем. Ул очракта да әллә ничек булып китте, ләкин теге чәчәккә караганнан соң туган хис кабатланмады.

Соңрак мин моның нәрсә икәнен аңладым - аны генетик хәтер дип аңлаталар. Әгәр кешенең тәне, организмы кортласа, ул шундый ук тойгы кичерер иде. Корт бит ул тоташ ашамый, шулай вак-вак тишекләр ясап кимереп чыга. Бу уй кешенең генетик аңында яши һәм мондый тишемнәр күргәч, ул гәүдәсен кортлаган итеп күз алдына китерәдер. Мондый тишекле әйберләр табигатьтә гадәти күренеш түгел, гадәттә, авыру халәт.

Трипофобияле кешеләргә көлеп караучылар да бар икән. Кемнәрдер тәннәренә махсус татуировкалар ясаталар һәм аларның тәне тишекле сыман тоела. Трипофобия белән интегүчеләргә, мондый татуировка күрү бөтенләй авыр була икән. 

Мин бу чәчәкне кызыма күрсәткән идем. Ул да бу чәчәккә каравы читен булуы турында әйтте. Бәлки нәселдән күчә торгандыр. Ничек булса да, бу табигатьтә бик сирәк очрый торган күренеш дип уйлыйм.

Ә теге чәчәк лотос дип атала, ул күп чәчәк кибетләрендә сатыла икән, — диде танышым.

 «Тычканнардан шул дәрәҗәдә куркам, алар хәтта минем күземә күренә»

Мусофобия, ягъни тычканнар һәм күселәрдән курку — зоофобиянең бер төре. 30 яшьлек Гүзәлнең әлеге фобиясе яшүсмер вакытта барлыкка килгән. 

— Мин кечкенә вакытта икетуган апамның кызыл күзле, ак төстәге йорт күсесе бар иде. Ул күсене сыйпаганым, кочаклап утырганым булды, аның үземнең өстемнән йөргәнен хәтерлим. Хәзер шуны искә төшерәм дә, «брррр» дип куям. 

Җәйге каникулда авылда әби-бабай янында кала башлагач, әби сылап куйган келәйгә ябышып үлгән тычканнар еш күземә чалына иде. Алардан куркуым шул вакытта башланды булса кирәк.  

Ә хәзер тычканнардан мин шул дәрәҗәдә куркам ки, хәтта алар минем күземә күренәләр. Мәсәлән, минем күзаллавым буенча, кимерүчеләр азык калдыклары булган урыннарда яшәргә тиеш. Йорт кырыена куелган чүп савытларындагы кара әйберләр — минем өчен һәрвакыт тычкан яки күсе ул. Берсендә чүп савытыннан җил кара пакет кисәген очыртып алып китте. Мин кырыема кешеләр җыелырлык итеп, әче тавыш белән кычкырып җибәрдем. Аннары үземә шундый оят булды. 

Үзебезнең подъездга яки чит йортларга кергәндә иң беренче итеп почмакларга күз ташлыйм. Караңгы булганда аеруча куркам. Шуннан берәр күсе чыгып, өстемә сикерер кебек тоела. 

Социаль челтәрләрдә безнең райондагы бер йорт кырыенда күселәр күбәйгән дигән яңалык укыдым. Фотосын да куйганнар. Аларны урамда теләсә кайсы мизгелдә очратырга булуы турында уйлап, шул фотодан куркып, дерелди үк башладым.

Мин тычкан, комак, күсе сүзләрен әйтергә чирканам. Шуларның коточкыч кыяфәтләре күз алдыма килеп баса. Уенчык тычканнарны кабул итмим, аларны беркайчан да сатып алганым юк. 

Авылдагы туганнарым тычканнардан куркуым турында беләләр. Берсендә әбинең чаршау артында эленеп торган бишмәтен кидем дә урамга чыгарга җыендым. Ләкин нигәдер, кире уйлап, бишмәтне элеп куйдым. Ә берничә минуттан әби белән апа шул бишмәт эченнән тычкан чыгып чапканын күреп калган. Алар миңа бу турыда берничә ел узгач кына әйттеләр. Шул минутта тычканлы бишмәт киюемне белсәм, йөрәк өянәгем кузгалыр иде, валлахи. 

Авылда өй юганда тычкан чыгардай почмакларга кермәскә тырышам. Шулай өй юганда туган апаның өстенә стенага элеп куелган палас эченнән күсе сикергән. «Әби өшкермәгән булса, тотлыгып калган булыр идем», — дип сөйләгән иде.

Минем әни дә тычканнардан курка. Бәлки миңа да аннан күчкәндер. Дөрес, авылга күченеп кайткач, әни бераз ияләште аларга. 

Тычканнар, күселәр үзләреннән курыкканымны тоеп, каршыма махсус чыгар кебек тоела. Юлда үлгән тычкан күрсәм, кире кайтканда мәңге ул юлдан кайтмыйм. Таракан, үрмәкүч кебек бөҗәкләрнең берсеннән дә курыкмыйм. Ә менә дөньяда кимерүчеләр, тычкан, күселәр барлыгы турында минем исемә төшермәвегез яхшырак, — ди Гүзәл.

«Клоуннардан куркам»

26 яшьлек Лизага коулрофобия тынгылык бирми.

— Кечкенә вакытта әти-әниләр белән балалар спектакленә барган идек. Сәхнәгә берничә куркыныч клоун килеп чыккач, минем кычкыруым бинаның тышкы ягында ишетелгәндер.

Карый алмыйм клоуннарга. Хәтта кибеттә сатылучы клоун маскалары, киемнәренә якын килергә куркам. Минем бүгенге һөнәрем сәхнә белән бәйле. Үземә дә төрле образларга керергә туры килә. Тик ничек кенә ялынып сорасалар да, клоун ролен башкара алмас идем. 

Зигмунд Фрейд та үзенең хезмәтләрендә әлеге темага кагылып үткән. Ул клоуннарның кешенең фикерләү сәләте белән уйнарга, уйларны адаштырырга, ниндидер гипнозга сәләтле булуы, шуңа күрә күпләр өчен куркыныч образ буларак күзаллануы турында язган.

Шулай ук минем педиофобиям бар. Фарфор курчакларга, кешене хәтерләтүче сыннар, манекеннар, роботларга якын килә алмыйм. Минем беркайчан да балавыз сыннар күргәзмәсенә барганым юк. Курчак, сыннар катнашындагы куркыныч фильмнар да миңа бик авыр тәэсир итә, — дип хис-кичерешләре белән бүлеште Лиза.

Кайбер танылган кешеләрнең фобияләре

Әллә никадәр катлаулы сугышларда җиңү яулаган батыр Наполеон песиләр һәм ак төстәге атлардан курыккан. 

Наполеонга 6 ай вакытта, бала каручы, кечкенә патшаның үзен генә калдырып, бакчага чыгып киткән. Шунда Наполеонның өстенә урам мәчесе сикереп менгән. Алты айлык бала өчен бу песи арыслан булып күренгәндер, мөгаен. Алынган шок тәэсирендә Наполеон гомерлеккә песиләрдән курка торган булып калган. Бу — айлурофобия дип атала.

Моннан тыш, Наполеон ак төстәге атларны яратмаган. Императорның ак айгырга атланып төшкән сурәтләре рәссамның фантазиясендә туган образ гына. 

Адольф Гитлер теш табибыннан шул дәрәҗәдә курыккан ки, аларга барганчы, сызлаган теш белән газапланып йөрүне артыграк күргән. Дентофобиясе булу сәбәпле, Гитлерның авызыннан даими тәмсез ис килеп торган, тешләре саргаеп беткән һәм аңкаулары ялкынсынып интектергән. 

Чыңгызхан этләрдән бик нык курыккан (кинофобия).

Танылган язучы Николай Гоголь тереләй күмелүдән куркып яшәгән. Үзен мәет билгеләре тәгаен күренгәннән соң гына күмәргә кушып, әманәтен әйтеп калдырган (тафофобия).

Режиссер Альфред Хичкок үз гомерендә бер генә йомырка да ашамаган. Йомырка агы эченнән агып чыгучы сары Хичкокта җирәнү хисе тудыра торган булган (овофобия).

Пётр I тараканнардан курыккан. Россия герое бинага алдан берәр хезмәтчесен кертеп, анда тараканнар юклына инангач кына үзе керә торган булган (блаттофобия).

Иосиф Сталинның үз-үзен тотышын бик күп психологлар һәм психотерапевтлар анализларга тырышып караган. Совет юлбашчысы агуланудан, самолетта очудан һәм йокларга ятудан куркып яшәгән. 

Дөньяның танылган футболчысы Дэвид Бекхэм үз тирәсендә тәртипсезлек булуны яратмый. Хәтта аның суыткычындагы банкалар да төсләре һәм үлчәмнәре буенча аерым рәтләрдә тезелеп торырга тиеш икән. 

«Кайбер ата-ана фобиясен, үзе дә сизмәстән, баласына тапшыра»

Фобия ни сәбәпле килеп чыга? Аннан котылу юллары бармы? Бу турыда «Интертат”ка Яр Чаллыдагы балалар һәм өлкәннәр психологы Динар Галләмов сөйләде.

 — Курку хисен фобия белән бик еш бутыйлар. Әмма болар — икесе ике әйбер. Курыкканда мин, объектны күрү белән, аның тормышыма һәм сәламәтлегемә зыян китерә алу ихтималын уйлап, борчыла башлыйм. Ә фобия — иррациональ, контрольдә тотып булмаган халәт. Кайбер очракларда ул кешенең мөмкинлекләрен чикләүгә кадәр барып җитә. Мәсәлән, мин үземә таба чабып килүче этне күрәм, ди. Бу олы алабайның минем белән уйнар өчен килмәгәне билгеле бит инде. Мин тынгысызлана башлыйм. Ләкин кычкырмыйм, үземне тыныч тотам. Ул миңа тимәсен өчен, ниндидер хәрәкәтләр ясыйм, исемен чамаларга тырышам. Менә бу — курку. Икенче очракта шул ук эт миңа таба якынлашканда, мин үз-үзем белән контрольне югалтам. Югалып калам, бик каты кычкырып җибәрергә яки, киресенчә, куркудан катып калырга мөмкинмен. Бу — фобия.

Фобия теләсә кайсы яшьтә килеп чыга ала, чөнки ул — кешенең эмоциональ халәтенә бәйле хис. Хәтта бер яшьлек балада фобия тудыра торган тормыш ситуацияләре һәм әйберләр була. Шулай да, фобияне тумыштан килә дип санамыйлар, кешенең үз-үзен тотышына бәйле рәвештә туган психологик халәт дип аңлаталар. 

Дөрес, кайбер ата-ананың курку-шөбһәләре һәм фобияләре баласына кечкенә вакытта күчә һәм ул тора-бара генетик характер ала. Чөнки сабый бу дөньяны иң якын кешесе — әнисе аша танып белә. Әгәр әнисенең нинди дә булса фобиясе бар икән, бала да үзендә әкренләп әлеге фобияне үстерергә мөмкин. Алар арасында аеруча киң таралганнары, хәтта инстинкт рәвешендә күчә торганнары — арахнофобия (үрмәкүчтән курку) яки герпетофобия (елан, кәлтә, күсе, тычканнардан курку). 

Мин өлкән улымның кечкенә вакытта төрле бөҗәкләр, кәлтәләр белән кызыксынуын күзәтә идем. Берсендә Камилнең битендә үрмәкүч йөргәнен күреп, әнисе: «Үрмәкүч, үрмәкүч, тизрәк алып ташла», — дип куркыныч итеп кычкыра башлады.

Бу очракта әни кеше нәрсә эшләде соң? Ул баланың күңелендә үрмәкүчләрдән куркырга кирәк дигән хисне уятты. Камил хәзер бөҗәкләргә якын килмәскә тырыша. Әлегә бу хис курку дәрәҗәсендә генә. Тора-бара фобиягә әверелерме, вакыт күрсәтер.  

 Өр-яңа фобия — ковидофобия

Теләсә кайсы кеше көннәрдән бер көнне фобия белән очрашырга мөмкин. Аларның барлыкка килүенә күбесенчә кешенең үткән тормышындагы нинди дә булса вакыйга сәбәпче була һәм алар әкренләп, хроник авыру кебек, кеше белән бергә яши башлый.

Фобияләрнең төрләрен санап бетерү мөмкин түгел. Бу дөньядагы теләсә кайсы әйбер курку объекты була ала. Бүгенге көндә кешеләр арасында самолетта очарга (авиафобия яки аэрофобия), ябык, тар урыннардан (клаустрофобия), биеклектән (акрофобия), үлемнән (танатофобия), яман шеш авыруыннан (канцерофобия), караңгылыктан, төннән (ахлуофобия), үрмәкүчләрдән (арахнофобия) һәм тычканнардан курку (мусофобия) бик киң таралган.

Бөтен фобиянең дә кеше үзе идарә итә алмый торган элементы бар. Мин самолетның исән-имин җиргә төшеп утыруын контрольдә тота алмыйм, шуңа күрә миңа шомлы һәм куркыныч. Шул контрольдә тотарга омтылу теләген җиңсәк, без фобияләрдән психолог ярдәменнән башка гына, мөстәкыйль рәвештә котыла алыр идек. 

Бүгенге интернет заманында яман шеш авырулары турында ачык мәгълүмат бик күп. Кеше үзендә яман чир табылу, әлеге авыруның беркемне дә аяп тормавын аңлап курка. Аннан тулысынча дәваланып бетү мөмкин булмау, соңгы стадияләрендә исән калу шансының бик түбән булуы да бу фобияне арттыра. 

Әлбәттә, нинди дә булса фобиянең бер илдә өстенлек итүе, икенчесендә бөтенләй булмавы да ихтимал. Бу исемлек кешенең яшәү урыны, милләтенә карап та үзгәрергә мөмкин. 

Тормышта яңа тенденцияләр һәм технологияләр үсеш алу сәбәпле, кешелекнең яңа төрле психологик тайпылышлары, фобияләре барлыкка килә. Эпидемия фонында аутофобия — ялгыз калудан курку, яки омофобия — кешеләр белән телефон аша элемтәсез калудан курку турында еш ишетергә туры килә. Кешеләр үзизоляциядә утыра, даими рәвештә үлем, чир-вирус турындагы яңалыкларны карый. Болар барысы да үлемнән курку хисен — танатофобияне якынайта. Бүген бик күп кешеләрдә ковидофобия барлыкка килде дип ышанып әйтергә була. Минем үземнең дә, чир йоктырудан куркып, өйдән чыкмыйча утыручы берничә танышым бар. 

Шәһәр кешесе фобияләргә күбрәк бирешүчән. Чөнки кеше күп яши торган шәһәрләрдә стресс һәм борчылуга китерүче факторлар күбрәк. Ә авыл кешесе күбрәк үз-үзе белән гармониядә яши. 

Фобия белән ничек көрәшергә?

Кешеләр башкалардан фобияләрен яшерергә тырыша. Бу безнең идеаль булып күренергә омтылуыбызга бәйле. Моңа әти-әниләребез дә гаепле. Күпчелек очракта ата-ана баласын ничек бар, шулай кабул итми. Балага ата-ана билгеле бер таләпләр куя һәм, шуларны үтәгән очракта, бала аеруча күп мактауга лаек була, әти-әнисенең мәхәббәтен, горурлануын тоя. Биредә яхшы укы, тәрбияле бул һәм башка стандарт таләпләрне күпләп санап китәргә мөмкин. Идеаль булу теләге балачактан ук килә. Ә фобиясе булгач, кеше үзен башкалардан аерылып торам дип саный. «Миннән көләрләр, компаниягә кабул итмәсләр», — дип уйлый. 

Фобияне бетереп, һич югы аны җиңеләйтеп була. Бары тик кешенең мотивациясе һәм теләге булу кирәк. 

Ашказаны авыртса, без кая барабыз? Табибка! Монда да шулай ук эшләргә кирәк. Әгәр фобия сезгә тынычлап яшәргә комачаулый икән, вакыт табып, психологка мөрәҗәгать итегез. Курку хисе белән үзегез дә көрәшеп карый аласыз. Иң беренче чиратта, фобиягез булуны тану һәм аңлау сорала. Икенче — аны кабул итү. Үз-үзегезгә: «Әйе, минем шундый фобиям бар һәм мин аны җиңәчәкмен», — дип әйтегез. Аның нинди вакыйга аркасында, кайчан башланганын искә төшерергә тырышыгыз. 

Алга таба сезгә әлеге фобия белән күзгә-күз очрашырга әзерләнергә һәм аңа таба кечкенә адымнар ясарга кирәк булачак. Мәсәлән, сез ябык, тар урыннардан куркасыз, ди. Иң беренче чиратта, лифт янына килеп басып торыгыз. Икенче тапкыр кереп-чыгып карагыз. Өченче тапкыр лифтка кереп, ишек ябылганны көтеп, шунда ук кире ачып чыгыгыз. Шул рәвешле, әкрен-әкрен генә фобиягезгә каршылык күрсәтегез. Бу вакытта янәшәгездә якын кешегез булса, үзегезне ышанычлырак хис итәрсез, — ди Динар Галләмов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100