Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Флера Гыйззәтуллинага Тукай премиясен бирмичә яшәү дөрес түгел. Гаделсезлекне өзик»

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп «Вөҗдан үре – йөрәк түре» һәм «Яну дәверләрендә» китаплары өчен шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны раслады. Безнең хәбәрчебез язучыларның Дәүләт бүләгенә кандидат сайлау барышын күзәтеп кайткан иде. Язучыларның рөхсәте белән, әлбәттә.

news_top_970_100
«Флера Гыйззәтуллинага Тукай премиясен бирмичә яшәү дөрес түгел. Гаделсезлекне өзик»
Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләр утырышын алып бару эшен Ркаил Зәйдулла Шигърият остаханәсе җитәкчесе һәм әдәби консультант Газинур Моратка тапшырды.

Әйе, 40 дәвамында кулъязмалар редакцияләү белән шөгыльләнгән халык шагыйре Газинур Морат хәзер Берлектә эшли. Шулай итеп Берлек аппаратында халык шагыйрьләренең концентрациясе арта – Ркаил Зәйдулла ялгыз түгел.

Газинур Морат: Мөхтәрәм җәмәгать, нәкъ 20 көннән яз керә. Яз кергәнне хәбәр итә торган кайбер җитди эшләр була, мәсәлән, язучылар арасында ул – Тукай бүләге намзәте тирәсендә башлана. Бүген без күмәк остаханәләр җыенында шушы мәсьәләне сөйләшергә җыелдык. Без бүген төрле остаханәләр тәкъдим иткән намзәтләрне карап үтәрбез.

Әле безнең мондый хәлнең булганы юк иде – сафларыбызга яңа кергән Гомәр Даутов Алабуга каласыннан үзенең гүзәл шәкертләре белән килде. Рәхмәт, Гомәр!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: Без Казан университетыннан да чакырып карадык, ләкин аларның һәрвакыт вакытлары юк.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова: Алар хәзерге вакытта каникулда.

Шигърият остаханәсе җитәкчесе, халык шагыйре Газинур Морат: Поэзиядән башлыйбызмы?

Проза остаханәсе җитәкчесе, язучы Камил Кәримов: Поэзия – ул әдәбиятның артиллериясе...

Ркаил Зәйдулла: Җиңел кавалериясе, диләр иде без яшь чагында.

Газинур Морат: Поэзиядән башлыйк. Безнең биредә байтак шагыйрьләр бар. Сүзне алар башласа, дөресрәк булыр кебек тоела миңа.

Халык шагыйре Зиннур Мансуров: Поэзияне авыр артиллериягә дә, җиңел кавалериягә дә керттеләр. Поэзия гомер-гомергә татар әдәбиятының авангардында бара. Соңгы елларда миңа еш уйланырга туры килә: шигъриятебез үз миссиясен үтиме икән, ул һаман да авангардта барамы икән, үз позициясен югалтмадымы икән? Аллага шөкер, шигъриятебез һаман да әйдәманлык ролен үтәп килә. Борчылырлык сәбәпләр дә бар – берничә дистә елда бик күренекле шагыйрьләребез бакыйлыкка күчте. Илдар Юзеевлар, Әхсән Баяновлар буыны, үзе бер буынны тәшкил иткән Роберт Әхмәтҗанов, аннары Зөлфәтләр, Мөдәррис Әгъләмнәр – саный башласаң бик күп икән. Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗаннар... Безнең атаклы 60нчы еллар буыныннан да инде Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхимнәр бу дөнья белән хушлашты. Шундый шартларда да ышанып әйтә алам – татар шигърияте үзенең авангардтагы ролен үтәп килә. Чөнки бүген дә төпкә җигелеп тарта торган шагыйрьләребез бар. Шуларның берсе – Флера апа Гыйззәтуллина. Ул шигърияткә килгәндә, аның турында Хәсән Туфан, Шәйхи Маннурлар язып чыккан, Әхсән Баян, Фәүзия Бәйрәмова, Галимҗан Гыйльманның да аның турында язган мәкаләсе бар. Флера Гыйззәтуллина иҗатын мин татар әдәбиятында феномен дип атар идем. Ничә еллар инде ул төпкә җигелеп тарта. Поэзиянең иң катлаулы жанры – поэмаларга да мөрәҗәгать итә. Поэма язу инде ул – шагыйрьнең масштаблы фикерләве дигән сүз. Бу феноменны ничек аңлатырга? Ул безнең тормыштан килгән шагыйрәбез – Кузбасста да эшләгән, Донбасста да эшләгән, берничә шәһәрдә нульдән тормыш корган. Мондый шагыйрьнең шушы көнгә кадәр дәүләтебезнең югары бүләген ала алмавы мине генә түгел, бик күпләрне борчый. Монда инде гаделсезлек моменты да килеп чыга. Мин бу кадәр поэма, хәтта дастан язган, бу кадәр шигырьләр, җырлар язган, бу кадәр нәтиҗәле эшләгән шагыйребезне күз алдына китерә алмыйм. Берләштерелгән утырышта аның кандидатурасын тәкъдим итәм. Флера Гыйззәтуллинаның ике китабын сайлап, Берлек идарәсе каравына тәкъдим итәм.

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: Бүген зур җыелышта олпат шәхесләр утыра. Мин Флера апаны остазым дип саныйм һәм аның турында беркадәр сөйләргә телим.

Камил Кәримов: Бәлки, әрсезлек күрсәтәмдер – берүк иҗатка анализ ясамыйк. Монда бер-беребезнең иҗатын белмәгән кешеләр утырмый. Фикер генә әйтегез, зинһар! Кыскача гына, яме! Гафу итегез!

Сания Әхмәтҗанова: Минем сезнең арага килүемә 20 еллап кына. Флера апаның әсәрләрен укып, мин үземнең иҗади кыйбламны билгеләдем. Җыр текстлары язып кына шагыйрь булып булмаганын аңладым. Нәкъ Флера апа кебек ватан, ил, милләт темалары, алар аша шагыйрь язмышы турында уйландым. Мин союзга кергәндә, Флера апа китабын укып чыктым һәм яшьләргә дә тәкъдим итәр идем. Чөнки безнең талантлары була торып та, кыйбласын таба алмаган язучыларыбыз бик күп. Флера апаның әсәрләрендә рифмасы чүкеч кебек сугып тора, ритмында бернинди чатаклык юк.

Үзем Арчаныкы булгач, бер әйберне әйтмичә булдыра алмыйм: ул тамырларын Арчага бәйли, явыз Иван эзәрлекләгән чорда бабалары ерак Азнакайга күчеп киткәндер дип, үзен Тукайга бәйли: «Тукай белән очрашмый торып, җаныма тынычлык таба алмам, бу дөньядан китә алмам», – ди. Мин Флера апаның гомере озын булсын дим, ләкин Флера апаның җанын Тукай белән очраштырырга без ярдәм итергә тиеш.

Кардәш халыкларда әбиләрне, апаларны түргә утыртканнар, илтифат күрсәткәннәр, терсәк белән этеп төшермәгәннәр. Безгә бу җитеп бетми. Флера апа – җитен чәчле өлкән апабыз, икенче яктан, иҗаты да саллы. Үлчәү тәлинкәсенең бер ягына Флера апа иҗатын куйсак, тигезләр өчен икенче ягына таулар өяргә кирәк. Бу бурычыбыз җилкәбездә тау булып тора. Безгә берникадәр оят та. Күкрәгебездә торган таштан без котылырга тиеш. Без Флера апага Тукай премиясен бирергә тиеш – бу безнең бурычыбыз.

Рәдиф Сәгъди: Ярыймы 2 генә сүз әйтергә?

Газинур Морат: Драматургия – соңрак. Флера апаның поэмалары гомер бакый «Казан утлары»нда басылды... («Казан утлары»нда эшләгән шагыйрь Фәнил Гыйләҗевка караганда, күзе сүз әйтергә теләгән Вахит Имамовка төште) Вахит абый, сезнең сүз бармы?

Вахит Имамов: Флера апа, дөресен әйткәндә, безнең авырткан җир инде, бәгырьне авырттырып торган җир. Флера Гыйззәтуллинага Тукай премиясен бирми яшәү дөрес түгел. Гаделсезлек! Без инде ничә еллардан бирле сузып килдек. Бүгенге шагыйрьләр арасында ул ирләр дә яза алмаганны яза. Азатлык өчен көрәшеп йөргән елларда, күп кеше шым гына утырганда, ул балладалар тудырды, шигырьләр язды һәм һәр язганы «татар» дип йөрәге янган кеше өчен үрнәк иде. Ничә еллар дәвам иткән гаделсезлекне өзеп, һичшиксез, Флера апаны тәкъдим итәргә кирәк. Булдырып булса, Язучылар берлегеннән бер генә кандидат үткәрсәк иде. Аны Ркаил Зәйдулла комиссия утырышында яклап чыгарлык булсын. Бер генә кешене тәкъдим итсәк, бу премия безгә каршылыксыз булачак. Мин сезне шушы вариантка кыстыйм.

Газинур Морат: Флера апаның әсәрләре «Казан утлары»нда ел саен басыла, игътибар итсәгез... Ишетүемчә, быел да чыгачак. Фәнил, ни уйлыйсың?

Фәнил Гыйләҗев: Быел да апрель аенда чыгар, дип көтәбез. Безнең өстәлдә аның берничә поэмасы ята. Мин Флера апаның шушы яшендә дә егәрлек белән куәтле итеп, монда утыручы бик күпләребезне уздырып, уңышлы иҗат итүенә сокланам. Яңа поэмаларын «Казан утлары»нда да, башка матбугатта да күрербез. Ул бик зур кимәлдә яза һәм татар поэзиясенең йөз аклыгы булып тора.

Газинур Морат: Флера апаның туксанга кадәр иҗатта үз туксаны туксан иде. Хәзер дә, Аллага шөкер, үз туксаны – туксан, күз тимәсен!

Камил Кәримов: Без, идарәдән бер генә кеше үтсен, дидек тә, бүгенге утырышта берничә кешене тәкъдим итә алабыздыр...

Газинур Морат: Әлбәттә инде...

Камил Кәримов: Кем дә булса үз иҗатын Флера Гыйззәтуллина иҗатыннан зуррак дип бәяли икән – тәкъдим итегез!

Газинур Морат: Бу бит – Вахит абыйның шәхси тәкъдиме иде. Узган ел Татарстан китап нәшриятында Флера апаның бик затлы китабы чыкты. Аның мөхәррире дә безнең арада. Яшь шагыйрь Рифат Сәлах хәзрәтләре...

Ркаил Зәйдулла: Яшь дип инде... урта буынга кереп бара. Ләкин әле Муса Җәлил премиясен алырга мөмкинлеге бар.

Камил Кәримов: Яшьлегенә карамастан, талантлы, диләр.

Газинур Морат: Әйе, яшьлекне шул билгели хәзер – Җәлил премиясен аламы-юкмы?

Рифат Сәлах: (ул алдан әзерләп килгән текстын укыды) Кыскача гына әйтәм. Флера апаның шигырьләре бик саллы, тирән фикерле, шул ук вакытта хискә бай. Тормышның ачы хакыйкатен аның иҗаты аша күрергә була. Шигырьләрендә ул илебез, телебез азатлыгы өчен көрәшә. 2022 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Давыл чәчәкләре» китабында шигырьләре һәм поэмалар урын алды. Әлеге китапны эшләве җиңел дә, авыр да булды. Җиңел – чөнки шигырьләренә тел-теш тидерерлек түгел, фикер җебе югалмый, аһәңе төзек, рифма-ритм камил. Ә менә эчтәлеге бәгырьсез кешене дә тетрәндерерлек була. Халкыбызның авыр язмышы, сугыш чоры аның иҗатында чагылыш таба. Флера апа – чын көрәшче. Аның үги ана белән үсүе тормышта гына түгел, шигъриятен дә ныгыткан. Шигырьләрендә зарлану да, үксеп елау да юк. Ә менә киртәләрне җимерә алу аңа хас. Ул илебез өчен, телебез өчен көрәшә, бервакытта да мескенләнми. Ханбикәләрдә булган хикмәт тә, ныклык та бар аңарда. Ул бик тырыш шәхес – аңа поэма язу берни дә түгел кебек. Күңелендә илһам ташып тора, язып та өлгерә алмыйдыр. Флера апаның шигърияте халкыбызның иң зур бүләген – мәхәббәтен казанды да инде. Дәүләтебезнең зур бүләген алса, без бик шат булыр идек.

Ркаил Зәйдулла: Бу – бик тирән язылган. Моны «Мәдәни җомга»да бастырырга кирәк.

Язучы, журналист Роза Мулланурова: Моннан 40 еллар элек Флера апа бездән – «Сөембикә» журналыннан башлаган. Шулай бит, Флера апа? Флера апа шагыйрә генә түгел, ул – шагыйрь! Татар әдәбиятында – «явление». Ул шигърияттә яши. Аның җанында шигърият. Җанындагы шигърияте түгелә, чәчелә, ул поэма да, шигырь дә була. Ул шуннан башка яши алмый. «Арча гимны» язам, ди, Гөлзада җилтерәтә, ди. Аны, дөресен әйткәндә, Тукай рухы җилтерәтә. Шулай килеп чыккан – ул инде 9нчы мәртәбә тәкъдим ителә. Рәнҗешләре дә бар. Флера апага булырга тиеш Тукай премиясе. Лаеклы кешеләребез бик күп, ләкин...

Флера Гыйззәтуллина: Хәл бар чакта сиңа кушылып әйтим әле. Роза инде ул – мине яшәртеп торучы. Түзеп булмый мактаганга...

Роза Мулланурова: Мактамыйм бит әле, Флера апа, дөресен әйтәм.

Ркаил Зәйдулла: Әле тотынмады ул мактарга.

Флера Гыйззәтуллина: Шигырь язу берни түгел. Бәйрәм ул шигырь язу. Без бит ирем белән икәүләп, улым белән бөтен шушы Язучылар союзын иң шәп абзыйларын тартып өстерәдек... Җигелеп тарттык. Шигырь язу берни түгел.

Илсөяр Иксанова: Иҗат турында сөйләшәбез.

Газинур Морат: Флера апа, без сиңа соңыннан сүз бирмәкче идек. Әле монда сүз әйтүчеләр тагын бар бит.

Флера Гыйззәтуллина: Соңыннан соң була. Ике генә сүз әйтәм.

Ркаил Зәйдулла: Беркайчан да соң булмый.

Марат Әмирхан: Флера Гыйззәтуллина исемен күрсәтүне хуплыйм.

Газинур Морат: Шигърият остаханәсеннән без Флера Гыйззәтуллинаны тәкъдим итәбез. Кем дә кем хуплый – кул күтәрүләре сорала. (Куллар күтәрелде). Флера апабыз, бертавыштан, Тукай бүләгенә намзәт булып, Идарәгә тәкъдим ителә.

Камил Кәримов: Сүз прозага бирелгән икән... Идарәдән – бер кеше, дию ул әле... альтернатива булырга тиеш. Хөкүмәт җитәкчеләре дә альтернатива куя. Кемнәр кемне Проза секциясе исеменнән тәкъдим итәргә тели? Идарәдә кемне дә булса өстәп тәкъдим итеп булмаячак.

Ркаил Зәйдулла: Әйе. Хәзер андый әйбер бетте. Идарәдән тәкъдим итеп булуы-булмавы уставта язылмаган, ләкин элеккеге идарә белән юридик казус килеп чыкты. Шуңа күрә мондый ыгы-зыгының кирәге юк. Остаханәдән тәкъдим ителә – Идарә карый.

Илсөяр Иксанова: Чаллылар һәм Әлмәтләр үз утырышларын уздырып, кандидатуралары белән килә.

Камил Кәримов: Проза остаханәсе буенча эшне дәвам итәбез. Иҗатка анализ ясап тормыйбыз. Фикер генә әйтәбез. Сүзегез булмаса, мин әйтәм. Мин – «сират күперен» (Тукай премиясенә кандидатлыкны күздә тота. – авт.) өч тапкыр кичкән кеше. Без хәзер үзебезнең иҗаттан башканы укымыйбыз – бөтенегезгә моны әйтә алам. Әле үзегезне дә укымыйсыз. Мин 21 ел «Казан утлары»нда эшләдем – кемнең нәрсәгә лаек икәнен чамалыйм, егетләр! Минем кандидатурам – Марат Әмирхан.

Заманында Ибраһим Нуруллин бердәнбер «Тукайчы» иде. Тукай турында язганда, аның белән киңәшмичә, нәрсәдер эзләп тә булмый иде. Ул әйткән авторлар гына чыга ала иде. Ибраһим ага исән булса, Марат Әмирханны кулыннан җитәкләп Тукай премиясе комиссиясенә алып барыр иде. Марат абый – соңгы елларда Тукайның шәҗәрәсен өйрәнеп повестьлар иҗат иткән кеше. Ул тагын яңа материаллар тапкан. Егетләр, Тукайны яңартмасак, без телебезне саклый алмыйбыз, үстерә дә алмыйбыз. «Бибимәмдүдә» әсәре һәм Тукай шәҗәрәсен әдәбиләштергән повестьлары өчен, Марат Әмирханны тәкъдим итик. 1-2 кандидатура, дию – ул сыгылмалы әйбер. Мин бүгенге утырышның Марат Әмирханны яклавын теләр идем.

Газинур Морат: Проза буенча тагын кандидатлар юкмы?

Илсөяр Иксанова: Бар...

Ркаил Зәйдулла: Мин җыелыш алып бару буенча шомарып беттем, «собаку съел», урыс әйтмешли. «Марат Әмирхан турында тагын фикер әйтүчеләр юкмы?» – дип сорарга кирәк. Фикер әйтүчеләр булмаса, бүтән намзәтләр бармы?

Илсөяр Иксанова: Тәкъдим ителгән берәү бар... Рәфкать Кәрами.

Камил Кәримов: Кем тәкъдим итте?

Илсөяр Иксанова: Ул үзе китереп куйды папканы. Без аны тавышка куябыз. Сез аның иҗатын барыгыз да беләсез. Беренче ел гына тәкъдим ителүе түгел.

Камил Кәримов: Шәп язучы. Аның вакыты килә әле... Ләкин бүген...

Ркаил Зәйдулла: Фикерең аңлашылды. Каләмдәшләребезнең фикере булырга мөмкин. Рәфкать Кәрами – шулай ук өлкән яшьтәге кеше. Иҗаты бар. Соңгы романы нәрсә дип атала әле? Кәрами документларын үзе китерде. Аның турында сүз әйтергә теләүче бармы? Кәраминең замандашлары бик юк инде.

Флера Гыйззәтуллина: Мин инде аралашкан кеше.

Ркаил Зәйдулла: Үзең кандидат буларак, әйтмәсәң, әйбәтрәк булыр иде дә, әйт, Флера апа!

Флера Гыйззәтуллина: Әйтәм, ник әйтмәскә! Кәрами белән 15 ел буе пропаганда эше буенча бөтен Татарстанны айкап йөрдек. Мин аның эшчәнлегенә дә, кешелеклелегенә дә сокланам. Аны санга сукмаган бер кешене дә күрмәдем. Аны бөтен кеше яратты. Без икәү генә зур районнарга барып чыкканда, безгә охраналар бирәләр иде. Шул кадәрле эшләде ул.

Ркаил Зәйдулла: Флера апа сүзен җөпләп әйтәм. Рәфкать Кәрами белән безнең өлкәнрәк язучыларның барысы да йөргән.

Язучылар, Рәфкать Кәраминең эшчәнлеген мактап, шаулашып алдылар.

Ркаил Зәйдулла: Ике генә сүз белән әйтәм – Марат абый да лаек, әлбәттә, сүз дә юк. Гомерен әдәбиятка багышлаган. Кәраминең җәмәгать эшләре турында сөйләп тору урынсызрак. Монда иҗаты турында сүз әйтү кирәк. Иҗатына килгәндә, элек «эшчеләр арасыннан чыккан» дип әйтәләр иде. Нурислам Хәсәнов, Рәфкать Кәрамиләр – эшчеләр арасыннан чыккан язучылар. Совет вакытында эшчеләр, колхозчылар арасыннан чыгу популяр иде. Әмма совет вакытында чыккан әсәрләрдә язучының телен-стилен бик күреп бетереп булмый, чөнки ул вакытта тәҗрибәле шәп редакторлар бар иде. Алар карганы да сандугач булып сайрата алалар иде. Хәзер профессиональ редакторлар бетте. Язучы үзе нинди – Китап нәшрияты шуны чыгара. Язучы үзе күренеп тора. Рәфкать Кәраминең, бәлки, тел чатаклыклары бардыр, ләкин аның тормышны белүе, гади татар кешесенең образын бирүе игътибарга лаек. Шуңа мин аның кандидатурасын исемлектә калдыру ягында.

Камил Кәримов: Прозадан бүтән намзәтләр булмаса, ике кандидатура – Марат Әмирхан һәм Рәфкать Кәрами. Тавышка куябыз. Каршылар юк... Битарафлар? Язучылар битараф була алмый, дидек. Тукай туган айда Марат абыйга 90 яшь тула...

Газинур Морат: Тагын сүз әйтүчеләр бармы? Драматургия һәм Әдәби тәнкыйть остаханәсеннән?

Илсөяр Иксанова: Аларның кандидатуралары юк.

Газинур Морат: Йомгаклау өлешенә...

Ркаил Зәйдулла: Һәрбер җыелышның «Төрлесеннән» дигән өлеше була. Сөенечебезгә, арада җыелышларга бик сирәк йөргән кешеләр дә бар. Бәлки, теләкләре бардыр. Бәлки, Идарә җитәкчелегенә тәкъдимнәре бардыр. Эх, әйтмичә калдым, дип, кайткач үкенеп ятмагыз, бездә – сүз иреге, ул хәзер бик сирәк урында калды. Сүзегез булса, алып кайтып китмәгез! «Әйттем әле!» диерлек булсын!

Рафис Корбан: Узган әдәби конкурста җиңүчеләр игътибарына. 17 февральдә Казанда «Ак барс» спорт сараенда Спорт бәйрәме үткәрелә, һәм җиңүчеләрне котлаулар шунда була. Быел да яңа конкурс игълан иттек. Укыдыгызмы 2нче саныбызда басылып чыккан игъланны? Без бу юлы, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән исем белән, укытучылар, остазлар турында хикәяләр һәм повестьлар конкурсы башладык. Мәктәп балалары шигырьләр белән катнаша ала. Теге конкурста Рөстәм Галиуллин: «Үзең башла инде», – дип, мине кыстап яздырган иде. Яздым. Аннары ел буе башка бер хикәямне дә чыгармады. Бу юлы мин язмыйм, җәмәгать! Премия дип утырасыз, язсагыз, «Казан утлары» премиясен алырсыз. 1нче премия – 100 мең тәңкә. 2нчесе – 80, 3нчесе – 60. Хикәяләр буенча – 60, 50 һәм 40 мең тәңкә. Кызыктыру премиясе дә 3әр – 15әр мең тәңкә.

Гомәр Даутов: Документаль повесть кабул ителәме?

Рафис Корбан: Ителә. Конкурс 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә 10 декабрь дигән көнне алып килмәгез, зинһар.

Ркаил Зәйдулла: Конкурслар, дигәннән, татар әдәбияты тарихында моңарчы булмаган ябык конкурсны искә төшерәм. Без аның берсенә Татар телен һәм... әйдәгез, без аны «Әхмәтов комиссиясе» генә диик. Кагыйдәдә аны Язучылар берлеге Марат Әхмәтов комиссиясе белән берлектә үткәрә. Шушы конкурсның икенчесе башланды. Кагыйдәсе «Казан утлары»ның беренче санында чыкты. Зур үзгәреш юк, без әдәби тәнкыйть номинациясен өстәдек. Әдәбият бу яктан кытлык кичерә. Әсәрләр чыга – реакция юк. Язучылар бер-беребезгә игътибарлы булырга тиеш. Бер-беребезнең әсәре турында бит-бит ярым гына язып, «Мәдәни җомга»га бирергә була бит.

Тагын бер яңалык – «Татнефть» белән берлектә конкурс игълан итәбез. Анысы инде нефтьчеләр тормышына багышлана. Ул бит инде буровойның ничек эшләве турында түгел, анысы фон була, кеше язмышлары турында язарга кирәк. Каһарманы нефтьче булырга тиештер инде. Ләкин төп асылы – кеше. Яшьләр өчен без Мәдәният институты һәм Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе белән бергә конкурс гамәлгә куябыз. Монда тема – юл кагыйдәләре. Асылы, әлбәттә, кеше язмышлары. Юл афәтләре белән бәйләп әллә нәрсәләр язып була. Бу – 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен. Хәзер 35 яшьлек кеше яшь санала. Без үскәндә генә 25тән картая башлыйлар иде. Гомәр, шәкертләреңне бу конкурска тарт – катнашыгыз. Нигезләмәләрне сайтка куячакбыз. Без, гомумән, конкурслар үткәрергә яратабыз. Барысы да – әдәбиятны үстереп булмасмы, дигән уй белән. Матди һәм рухи стимул кирәк бит.

Нурия Сәйяр: Язучылар өчен конкурслар үткәрәсез. Балалар хикәяләренә дә конкурслар бар. Ә бит «әкиятләр җитми» диләр. Нигә конкурсларга әкиятләр номинациясе ясамыйсыз икән? Хәзер әкиятләремне хикәягә әйләндереп утырам. (Язучылар дәррәү көлеп җибәрде).

Газинур Морат: Безнең «Төрлесеннән» дигән темага сөйләшү беттеме? Без, сүзне кыска тотып, нәтиҗәле генә эшләдек. Бик зур рәхмәт! Барыгызга да исәнлек-саулык, иҗат уңышлары!

ххх

Утырыш тәмам. «Нигә бер сүз дә әйтмәдең?» – дип сорап куйдым Ркаил Зәйдулла кабинеты ягына атлаган Хәбир Ибраһимнан. «Язып чыгасың бит», – дип куйды ул.

Былтыр Тукай премиясе кандидатлары арасында булган Йолдыз Шәраповага карап куйдым. «Быел нишләр икән?» дигән уемны сизде бугай, аңлатып бирде: «Былтыр Флера апаның куелганын белмәдем. Белгән булсам, бармый идем. Резеда апа Вәлиеваның да алмыйча китеп баруы өчен оят булды. Гомер буе кулына каләм тотып үткәргән кешегә 92 ел гомере премия алырга җитмәве – милләтне мактый торган әйбер түгел. Димәк, лаеклыларга бик бирелми, дигән сүз. Икенчедән, вазгыять шундый чакта «премия» дип ыгы-зыгы килеп йөрү дә мактала торган хәл түгел. Өченчедән, күпмедер җиңдем, дияргә була. Минем балалар әдәбиятын чыгарасым килгән иде, чыгыш саен шуны әйттем: Роберт абыйдан соң балалар әдәбиятына премия бирелмәде. Былтыр Ләбиб Лерон алды. Мин әлегә шуның белән канәгать, чөнки балалар әдәбияты күпмедер дәрәҗәдә күренде. Мин быел кырыйдан карап торам һәм, аксакалларыбыз алса, бик шат булыр идем.

Шушы бер сәгатьлек утырыш өчен Алабугадан кадәр 3 кыз белән 1 егет алып килгән Гомәр Даутовка дәштем. Алар шушы утырыш өчен килеп йөргәнмени?

Гомәр Даутов: Алабуга бит гомер-гомергә, Тәлгать Галиуллиннар вакытында, үзенә күрә бер үзәк булган, үзәк үк булмаса да, татар әдәбияты киң таралыш алган. Алабуга хәзер Чаллы белән чагыштырганда провинциаль шәһәр булып калды. Революциягә кадәр Алабуга крестьяннары татар мәктәпләренә, ниндидер юл белән, патша хөкүмәтеннән акча алганнар. Заманында анда Таҗи Гыйззәтнең эшләве билгеле, Эдуард Касыймов эшләгән, татар хатын-кызларыннан беренче фәннәр кандидаты Маһинур Фәйзуллина эшләгән. Мин шул традицияләрне дәвам итмәкче булам. Безнең КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон саф татарча сөйләшә һәм татар теленә искиткеч хәерхаһлы. Минем студентларны монда китереп йөрүемнең максаты – аларны әдәбиятка тарту. Язучылар үзләре дә десант булып килә, без дә киләбез. Мин студентларны әдәбият дөньясына «этеп» кертмәкче булам. Аларны кызыксындыру мөһим. Кызыксынып китсә, акчасы бармы әдәбиятның, юкмы – ул тартыла.

ххх

Тәмам. Язучылар берлегенең бердәнбер кандидатура итеп Флера Гыйззәтуллинаны чыгаруы – ул әле намзәтләр арасында башка язучы булмый дигән сүз түгел. Алар булачак, әлбәттә. Кайберләрен чамалыйм да кебек. Әмма исемлекне көтик, теманы шунда дәвам итәрбез.

Язучылар берлегенең Проза остаханәсе Тукай премиясенә кандидат итеп Рәфкать Кәрами һәм Марат Әмирханов кандидатларын тәкъдим итте.

Әлеге кандидатлар, шулай ук, Чаллы белән Әлмәт бүлекчәләренең кандидатлары, Идарә утырышында каралачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100