Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның хатыны социаль челтәрдә күренмәвенең сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның хатыны социаль челтәрдә күренмәвенең сәбәбен әйтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев хатыны Резедә Әхмәтвәлиева һәм балалары белән машинада барганда видео төшергән. Анда җырчы хатыны Резедә белән әңгәмә кора.

Миңа бик күп сорау бирәләр. Өч балаңны да күрсәтәсең, Резедәне күрсәтмисең, диләр.

–- Резедәнең күренәсе килми.

Ник күрсәтмисең? Аерылыштыңмы әллә? Тагын әллә ниләр язалар.

– Барысы да яхшы.

Нигә син социаль челтәрдә утырмыйсың? Халыкка күренмисең?

– Теләгем юк, камерага күренәсем килми.

Нигә юк? Халык мине гаепли. Әйтерсең-лә мин синең аяк-кулыңны бәйләп куйганмын да, бер бүлмәдә генә ятасың.

– Балалар белән көннәр, төннәр, айлар, еллар үтә. Сизелми дә. Башка әйбер белән шөгыльләнергә теләк юкмы, хәл юкмы?

Безнең бер хыял бар: Резедәнең сольный концертын ясарга. Әгәр оештырсак, сез киләсезме? Ничек уйлыйсың?

– Нәрсәгәдер әзерләнү өчен көч, хәл, энергия кирәк. Сөйләргә генә җиңел. Читтән кешенең эшләгәне җиңел күренә. Эшли башласаң, баш белән чумарга кирәк.

Әйдә, концерт куйыйк!

– Мәрьям бераз үссен инде.

Фирдүс Тямаев белән тормыш иптәше Резедә Әхмәтвәлиева 3 бала – 2 ул һәм 1 кыз тәрбияли. Җырчы еш кына социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызы Мәрьямнең елак булуы һәм хатынына авырга туры килүе турында әйтә.

«Гөлмәрьям һаман да елый, бүген дә мәчеткә алып барып кайттык. Бала аз гына тынгысыз. Хатын бала белән шөгыльләнә, үзе дә стресста, йокы туймау, нервы белән. Бала тынычлангач, ул сәхнәгә чыгачак. Хәзер аның кәефе юк», – дип сөйләгән иде Фирдүс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100