Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хатынының кайчан сәхнәгә чыгачагы турында әйтте

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хатынының кайчан сәхнәгә чыгачагы турында әйтте
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Казанның «УНИКС» концертлар залында Фирдүс Тямаевның концертлары узды. Блогер Олеся Лесная сәхнә артын тикшереп йөргән, җырчы белән әңгәмә корган.

Хатыныгыз Резедә Әхвәтвәлиева бер дә җырламый. Аның вакыты җитмиме, сез рөхсәт итмисезме?

– Юк, юк, рөхсәт итмәү дигән әйбер юк. Мин хатынымны нык хөрмәт итәм, яратам. Әгәр дә миннән «татар хатыны нинди булырга тиеш» дип сорасалар, шикләнмичә, минем Резедам кебек, дип әйтер идем. Чөнки ул мөлаем, уңган, чибәр. Туганнар арасында да, артистлар арасында да беркайчан да гайбәт сөйләми.

Безнең кызыбыз Нурлымәрьям елый.

Һаман да елыймени?

– Һаман да елый, бүген дә мәчеткә алып барып кайттык. Бала аз гына тынгысыз. Хатын бала белән шөгыльләнә, үзе дә стресста, йокы туймау, нервы белән. Бала тынычлангач, ул сәхнәгә чыгачак. Хәзер аның кәефе юк. Гастроль тормышы җиңел түгел бит ул. Менә син хатын-кыз башың белән 1 айга чыгып кит әле. Гел аппарат ташы, кием үтүклә – зур йөкләнеш. Бөтен кеше түзә алмый аңа.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 апрель 2025
    Исемсез
    Тэрбиясез авыл мокотлары, "колхозниклар" басты татар сэхнэсен. Нинди шаккатмалы деградацияне курэбез, нинди тубэн дэрэжэле кешелэр сэхнэгэ менде. 80 нче елларда нинди зэвыклы жырчылар иде эстрада сэхнэсендэ, татар милли жырларын куркэм жырчылар башкара иде. Буген сброд, чуп хужа булып йорий, халыкнын миен ашап, мэдэниятен хэм сэнгэтен утереп.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100