
Шушы арада Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка шалтыратырга туры килде. Бер уңайдан, җырчының хәлләрен һәм җәйгә планнарын да сораштым.
Фирдүс Тямаев якын көннәрдә гаиләсе белән ялга кузгалырга ниятләп тора.
Күптәннән гаилә белән рәхәтләнеп ял иткәнебез юк. Узган ел кызыбыз кечкенә иде әле, шуңа ялыбыз ял булмады. Әниләрне дә алып барган идек. Чаралар булу сәбәпле, мин үзем соңрак килдем, 3 кенә көн ял итеп калдым.
Быел да 3 бала, хатын белән бергәләп барабыз. Кыз да үсте инде хәзер, элекке кебек үк авыр булмас дип уйлыйм. Быел озаккарак барырга иде. Чөнки мораль яктан бик нык ардым, бик күп эшләдем. Азрак көч туплап кайтасым килә.
Чит илдә таныш табибларым бар, бер баргач, сәламәтлек ягын да кайгыртып аласы иде. Табиблар квартал саен тикшеренеп торырга куштылар. Калкансыман биздә ике якта да киста. Витаминнар эчкәләгән булдым. Әмма бу турыда ныгытып уйлыйсым килми. Уйласам, кәефем төшә. Быел концертларны да бермә-бер киметергә туры килмәгәе, – ди Фирдүс.
Җырчының җәй саен махсус операциядәге егетләрнең хәлләрен белеп кайту традициясе бар. Быел да, ялдан кайту белән үк, егетләр янына баруны планлаштырып тора.
Егетләргә гуманитар ярдәм дә илтәчәкбез. Дусларга да: «Кем күпме булдыра ала, булышсагыз иде», – дип әйттем. Чөнки хәзер заманасы үзгәреп китте. Кем 10, кем 20 мең бирә. «Кулдан килгәнчә булышырбыз», – диделәр. Кирәк-яраклар, казылык, сыр, чәк-чәк, бавырсак кебек тәмле күчтәнәчләр алып барабыз. Шулай ук солдат егетләребезгә концертлар куярга уйлап торам. Быел баян белән генә бармыйча, үзем белән колонка һәм микрофон алам.
Үзем ел да бара торган егетләр янына юл тотачакмын. «Росгвардия» егетләре янына да кереп чыгам. «Снежное»да күрше Башкортстан егетләре хезмәт итә. Исәнлегем булса, алар янына да кереп чыгу планы белән йөрим.
Шулай ук тиздән Казанның берәр мәйданчыгында махсус операциядәге егетләргә багышлап концерт куячакмын. Бу – солдатларыбызның әниләре, гаиләләре, балаларының рухын күтәрү, аларга аз гына булса да терәк буласы килү ниятеннән эшләнә, – дип сөйләде Фирдүс.