Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаиләсе белән Төркиядә ял итүче Фирдүс Тямаевны ихлас булмауда гаепләгәннәр

news_top_970_100
Гаиләсе белән Төркиядә ял итүче Фирдүс Тямаевны ихлас булмауда гаепләгәннәр
Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Фирдүс Тямаевның Украинадагы спецназ хәрбиләр янына барып кайтуы хакында язган идек. «Исән-сау йөреп кайттык. Быел ял бөтенләй эләкмәде дияргә була. Инде хәзер гаиләмә дә игътибар кирәк. Резидәнең дә ял итәсе килә – Төркиягә юллама алдык», – дип әйтеп алган иде җырчы «Интертат»ка интервью биргәндә.

Берничә көн узуга, Фирдүс хатыны, 2 улы белән кояшлы илдә төшкән фотосын да урнаштырды. «Ниһаять, без дә ял итәбез», – дип сөенә ул.

Акча саный башлаучылар күбәер, диптер, җырчы үзләре булган урын турында мәгълүмат бирмәгән. Тямаевларның илнең кайсы өлешендә, нинди кунакханадә ял итүе сер булып кала.

Аның каравы, Фирдүснең сәхифәсен карап баручы хейтерларына сөйләр сүз арткан. Карап торышка матур гына фото булса да, монда гаеп эзләүчеләр табылган. Мәсәлән, берсе Резидәнең шактый арыган йөзенә игътибар юнәлтеп: «Хатыныңның күзендә бер шатлык та юк», – дип язган.

«Резеда кебек мөлаем, сабыр хатыннар сирәк. Бәлки, кеше юлдан арып килгәндер, ни эшегез бар соң сезнең. Дәшми генә көнләшегез. Уф, үтерә бу халык», – дип яклаган аны икенчесе.

«Резидә, әгәр дә Фирдүс сезне мәҗбүриләп ял итәргә алып килгән икән, күз кыс», – дип тә шаяртканнар.

Тагын бер «подписчигы»: «Берсенең дә елмаюы ихлас түгел», – дигән нәтиҗә чыгарган.

«Ихлас елмаю нинди була ул, өйрәтегез әле», – дип җавапсыз калдырмаган аларны Фирдүс.

Җырчыны ясалмалыкта гаепләүче тагын берәү табылган.

«Барысы да матур, әйбәт кебек. Ләкин мин сезгә ышанмыйм, ихласлык җитмиме шунда… Сезнең уйларыгызга кереп карыйсы иде. Ләкин сез анда беркемне дә кертмисез шул, хәтта, нинди генә әйбәт булуына карамастан, хатыныгызны да. Шуңа да сезнең концертларга йөрүдән туктадым, ихласлык тоймыйм», – дигән ул.

Бер генә усал комментарийны да җавапсыз калдырмаучы Фирдүс әлеге ханымга «дәваланырга» киңәш иткән.

Шулай да, күпчелек бу гаиләне ярата һәм аларга карата изге теләктә. Алар Тямаевларга хәерле яллар теләгән. «Татарларны бер тирәгә туплап, җырлап кайт», – дип тә язып калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 июль 2023
    Исемсез
    Исэн сау йереп кайтырга насып булсын.якшы яллар телим сезгэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100