Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев солдатларга гуманитар ярдәм илтә:«Елама, әни, догаларың белән юлга чыгабыз»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев солдатларга гуманитар ярдәм илтә:«Елама, әни, догаларың белән юлга чыгабыз»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаев Украинадагы солдатларга дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм күрсәткән. 

«Дүрт көн элек Луганск якларында булып кайттык. Бөтен җыелган әйберләрне иң кайнар ноктада хезмәт итүче «Алга» батальоны егетләренең үз кулларына тапшырдык», – дип хәбәр итте «Интертат»ка Фирдүс. 

Җырчының мобилизацияләнгән солдатларны игътибарсыз калдырмавы, концерт автобусына төяп, иң кайнар нокталарга гуманитар ярдәм җибәрүе турында моңа кадәр дә язган идек. Әлеге ярдәмне җыю һәм илтүдә Фирдүснең бертуган энесе Фирзәр Тямаев зур булышлык күрсәтә. 

«Елама, әни! Синең догаларың белән юлга чыгабыз. 

Хөрмәтле дуслар, Украинада хезмәт иткән егетләребезгә инде дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайттык, Аллаһка шөкер. 

Иң алгы рәтләрдә хөзмәт иткән егетләребезнең кулларына үз кулларыбыз белән илтеп бирдек. Бу ярдәмне җыярга булышкан Татарстан һәм Рәсәй халкына йөрәкләрдән ургылып чыккан тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Бу видеоларда хәрби егетләр үз теләкләре белән, чын күңелдән төштеләр. Без алар белән, без аларны беркайчан да ташламыйбыз! Алар безнең илебез өчен көрәшә.

Без бергә, бердәм булганда җиңеп чыгарбыз, иншәаллаһ», – дигән социаль челтәрләрдә җырчы. 

«Яхшылыгың үзеңә меңе белән кайтсын», «Фирдүс, рәхмәт», «Ходаем, шундый әйбәт кешеләр булганда барысы да әйбәт булачак. Елый-елый карадым»,  «И Ходаем, егетләребезне үз канатың астына ал. Имин йөреп кайтыгыз», «Йөрәктән кан тама шундый видеоларны күргәч», «Рәхмәт, Фирдүс, зур йөрәгең өчен. Үзеңә савап булып әйләнеп кайтсын», – дигән комментарийлар язалар Фирдүснең дуслары. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 декабрь 2022
    Исемсез
    Алла саулыгизны бирсен🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100