Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев сәхнәдән киткәч нәрсә белән шөгыльләнәчәген әйтте

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев сәхнәдән киткәч нәрсә белән шөгыльләнәчәген әйтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаев «Интертат»ка сәхнәдән китү турындагы уйлары булу һәм моның сәбәпләре хакында сөйләде. Җырчы гастрольләргә йөрүен туктата калса, нәрсә белән шөгыльләнәчәген дә уйлап куйган.

«Гастрольгә чыгып киткәнебезгә 9 көн. Бүген өйгә кайтырга кузгалабыз. Балалар да бик сагындырды, инде киләчәктә алай ук унар көнгә китмәскә дип торам. Вакытны күбрәк гаилә белән уздырырга кирәк.

Гомумән, киләчәктә эстрададан китәргә дип тә планлаштырам. Ул турыда еш уйлыйм. Туйлар, юбилейларда гына җырлап йөрермен. Яшь барган саен гастрольләрдән кайтып керми йөрү авыр, дөресен әйтәм. Аннан минем төркемдә кеше күп. Бүгенге көндә командамда 20 кеше. Алар арасында күбесе яшьләр. Аларны бит тәрбияләргә кирәк, минем характер белән бу – авыррак, чөнки мин – шактый таләпчән кеше. Шуңа да башка сәхнәдән китү турындагы уйлар керә. Концертлар санын, яисә программадагы нагрузканы киметүне дә карарга була. Чөнки безнең концертлар 4 сәгать бара, эмоциональ яктан бу – бер дә җиңел түгел.

Ләкин тулы заллар булуы күңелне сөендерә, билетларыбызның калганы юк, алдан ук алып бетереп баралар. Шул факт сәхнәдә тотып тора. Эшләгән акчаларыбыздан егетләргә өлеш чыгара алгач та әле эшләргә кирәк дип уйлыйм. Әле менә май аендагы Казан концертларыбыз март концертларына караганда да шәбрәк үтте.

Казан читендә машиналарны куярга һәм төркемем бию белән шөгыльләнә алсын өчен база төзеп ятабыз. Шунда үземә берәр остаханә ачсам дип тә уйлыйм. Авитодан станоклар карап ятам. Үзем агач эшен бик яратам бит инде мин. Сәхнәдән китсәм, шунда шкафлар, урындыклар, өстәлләр ясар идем. Артык кыйммәт булмаган бәядән сатарга да була. Үземә бер хобби итеп күрәм бу эшне. Аннан, кем алсын инде ул урындыкларны миннән, дип тә уйлыйм», – дип көлде җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 май 2024
    Исемсез
    Л ьмира Нагимовсны да узен белэн аляп кит Гузэл Ахметованы,ботпн тавышсызларня ал пожалуйста узен китаэндэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100