Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ринат Мөслимовны искә ала: «Бәхил бул, озатырга бара алмадым...»

news_top_970_100

Бүген, бик күп популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов вафат булды, дип хәбәр иткән идек.

Ринат Мөслимов Фирдүс Тямаевның иҗатташ дусты, күршесе булган. Җырчы аны социаль челтәрләрдә җылы итеп искә ала. 

«Эх, күрше. Бүген минем якын дустым, шагыйрь, чын кеше арабыздан китеп барды. Ринат абыйның 4 шигыренә җыр яздым. Рәхмәт сиңа, Ринат абый, миндә төзелеш барганда, һәр көнне кереп хәлемне белә идең. Һәр көнне үзеңә алып кереп, өстәл әзерләп кунак итә идең. Операция вакытында: «Энем, төзелешеңне туктатмыйсың», – дип, акчалар биреп тордың, ярдәм иттең. 

Соңгы тапкыр Марат Мухин концертына бергә барып, бергә кайттык. Кайткач, капка төбендә «Ялгыз торна»ны бер генә тыңладың да кереп киттең. 

Ринат абый, рәхмәт сиңа миңа эшләгән игелекләрең өчен. Бәхил бул, озатырга бара алмадым...» – дип яза Фирдүс. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100