Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдә буран булмасын», «Гафу ит» җырлары авторы Ринат Мөслимов вафат

news_top_970_100
«Өйдә буран булмасын», «Гафу ит» җырлары авторы Ринат Мөслимов вафат
Айгөл Бариеваның Телеграм каналыннан

Бик күп популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов вафат. Бу хакта Телеграм каналында җырчы Айгөл Бариева хәбәр итә. 

«Ринат абый Мөслимов та безнең арабыздан китеп барды… Аның шигырьләренә язылган бик күп кенә матур җырларым – минем иң-иң яратканнары... «Гөлләр сере», «Үз-үзеңне алдап булмый», «Әйләнеп кайттым яңадан», «Ашкыну» һәм башкалар. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын», – дигән ул. 

«Әй, Аллакаем. Ничек? Әле ике көн элек кенә сөйләшкән идек бит»,– дип язган әлеге пост астында җырчы Зәринә Хәсәншина. 

«Бигрәк яшь бит әле. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Хәниябез аңа «абыем» дип дәшә иде», «Бик тә кызганыч, талантлы кешеләр китә», – дип яза башкалар да. 

 Ринат Мөслимовның җырларын Хәния Фәрхи, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зәринә Хәсәншина,  Гөлнара Тимерҗанова, «Казан егетләре», Илназ Баһ, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек бик күп популяр җырчылар башкара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100