news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Кызлар үзләре минем арттан чаба, ә син мине чаптырасың»

news_top
Фирдүс Тямаев: «Кызлар үзләре минем арттан чаба, ә син мине чаптырасың»
Фото: Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резеда һәм балалары белән Төркиягә ялга очкан. Ялның матур мизгелләрен ул язылучыларына да күрсәтеп бара. Әлбәттә инде, җырчы биредә күп вакытын балаларына багышлый. Аеруча да, иң төпчекләре – Мәрьям әтисен «сафта» тота. Мәрьямнең инде теле дә ачылып беткән. Бөтен әйтәсе килгән сүзләрен, «атындыр», «уйнат» ише «боерык»ларын якыннарына җиткереп кенә тора.

Кызым, синең белән уйнаргамыни? И, авызы ерылган, принцессаның, – дип ярата аны Фирдүс. – Син бөтенебезне чаптырасың, малай. Мин бөтенләй кызлар артыннан чаба торган кеше түгел, аңлыйсыңмы? Гадәттә, кызлар үзләре минем арттан чабалар. Ә син мине чаптырасың, принцесса. Усал да инде үзе, ай-яй-яй», – ди ул Мәрьямгә.

«Интертат»ка әңгәмәдә дә җырчы «кыз бала үстерүләре бик авыр икән», – дип сөйләгән иде. «Бик елады, ел ярым гаиләбез шок халәтендә булды. Без Раянны 3 айлык вакытында гастрольгә алып чыгып киткән идек. Ике улыбыз да тып-тыныч булдылар. Элегрәк миңа бала шулай елый ала дип әйтсәләр, мәңге ышанмас идем. Хәзер шулай әйтүче булса, ул кешене жәлләячәкмен», – дигән иде Тямаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар