news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Кыз баланы үстерүләре бигрәк авыр икән, бик елады...»

Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән элемтәгә керергә туры килгән иде. Бер уңайдан, «Интертат» җырчының гаилә һәм иҗат тормышындагы яңалыклар белән дә кызыксынды.

news_top
Фирдүс Тямаев: «Кыз баланы үстерүләре бигрәк авыр икән, бик елады...»

Гаиләмдә дә барысы да тигез, Аллаһка шөкер. Әле менә әни килде. Аның туган көне хөрмәтенә туганнар белән җыелып, чәй эчеп алдык. Әни, гадәттәгечә, бер урында гына утыра белми инде ул. Безнең Башкортстанда бер дустыбыз бар. Әнине туган көн белән котлаган да, мин сезгә 20 бозау бирәм, дип әйткән. Әни хәзер шул 20 бозауны алып кайту нияте белән утыра. Монда концерт кайгысы да калмады. «Бер гараж фуражым бар, калганын син алып кайтырсың. Бирәм дигәндә ул бозауларны алып кайтырга кирәк», - ди.

Алып кайтуы бер хәл, аларны үстерергә дә кирәк бит әле. Ул аларны акча өчен дип тә үстерми инде. Суйгач беразын сата да, калганын безгә бүлеп бирә, туганнарга дигәндәй. Алай да, мал-туар тотулары быел энекәшкә бик зур ярдәм булды. Ни өчен дигәндә, энем йорт салып ята. Биш-алты үгезне суеп саткач, әлбәттә, кулга акча килеп керә. Ләкин хезмәте дә бик зур инде.

Шулар өстенә әни быел күркәләр алып үстермәкче. «Миңа табиб диетик күркә итеп ашарга кушты, 100 күркә алып кайтып бирерсез», - дип утыра. Өстәл артында башта минем концерт турында фикер алыштык, аннан соң темалар менә шул якка таба үзгәрде (көлә).

Гаиләгездә көн дә бәйрәм икән. Әле шушы көннәрдә генә Мәрьямнең дә ике яшен үткәрдегез, ялгышмасам.

Әйе, Аллаһка шөкер. Балалар әкрен генә үсеп килә. Аллаһ ярдәм бирсен инде, кыз баланы үстерүләре бигрәк авыр икән. Бик елады, ел ярым гаиләбез шок халәтендә булды. Без Раянны 3 айлык вакытында гастрольгә алып чыгып киткән идек. Ике улыбыз да тып-тыныч булдылар. Элегрәк миңа бала шулай елый ала дип әйтсәләр, мәңге ышанмас идем. Хәзер шулай әйтүче булса, ул кешене жәлләячәкмен.

Сез бит гастрольләрдә, таякның авыр башы барыбер Резидәгә эләккәндер.

Беләсезме, йортта тынычлык булмау гастрольдә чакта да сизелде. Шалтыратам, Резидә елый, кәефе юк. Андый вакытта тормыш иптәшеңнең янәшәсендә дә буласы килә бит әле ул. Бик авыр хәлдә идек. Шуңа бер генә теләк - барысының да балалары исән-сау булсыннар, еламасыннар.

Аның каравы, Мәрьям гаиләбезне җыйды, бер-беребезгә тагын да якынайтты. Барыбыз да күзенә генә карап торабыз (көлә). Кыз бала әтисе булуым өчен Аллаһ тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, бу бөтенләй башка хис-кичерешләр. Нәни куллары белән кочаклап ала. Бер яшендә үк теле ачылды, тыпыл-тыпыл «әти» дип йөри. Социаль челтәрләргә бик куймаска тырышам инде, чөнки күзсенә. Үзебез дә яратып карыйбыз. Тик характеры ай-яй-яй, үзенекен эшләмичә калганы юк. Миңа охшап шундый булгандыр (көлә).

Фото: © Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Мәрьям тугач хатын-кызга карата хөрмәтем тагын да артты. Биюче кызларымны җыям да: «Кызлар, тыңлагыз, сүземнән чыкмагыз, үзегезне ачуланырга мәҗбүр итмәгез. Минем дә кызым үсә. Аны ачулансалар, минем үземә дә бик авыр булыр иде. Авыр ситуациягә куймагыз», - дим. Гаиләдә кызың булгач, уйлана, башка хатын-кызга икеләтә хөрмәт белән карый башлыйсың икән. Әлбәттә, бер кешене дә болай гына ачуланмыйсың, аның сәбәбе була. Төркемемдә 22 кеше. Казан концертларында бөтенләй 55 кеше эшли. Аларны тотып тотарга да кирәк бит. Бераз ачуланмыйча тәртип урнаштырып булмый бит.

Олы улыбыз инде минем буйда булып килә. Минем чалбарлар, курткаларны да эләктереп чыгып китә. Мин үзем матур киенергә яратам. Модалы аяк киемнәремә кадәр кия. Малай әтисе булуымны шул рәвешле тагын бер кат аңлый башладым. Кечкенәсе биюгә хәвәс, бик яратып бию ансамбленә йөри.

Резидәнең сәхнәгә чыгу, гастрольләргә йөрү теләге юкмы?

Мин Резидәне бары тик Мәскәү, Уфа, Казан концертларына гына чыгара алам. Тик үзем белән йөртә алмыйм. Чөнки өйдәге тәртипне бары тик Резедам гына саклый. Икәүләшеп өйдән чыгып китә башласак, балалар әни назы күрмәсә, нәрсә була инде ул. Балаларны кемгә ышанып калдырырга кирәк?

Хәзер инде үземнең дә яшь бара. Концертым дәртле, биюле булгач, җиңел түгел. Шуңа күрә үзем генә йөри алсам да бик әйбәт әле.

Фото: © Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар? Казан концертлары ничек үтте?

Быелгы концертым башка елгыларыннан бик үзгә. Күпкә фәлсәфирәк. Профессиональлеккә нык игътибар бирдек. Яңа эффектлар кулланабыз, костюмнарыбыз да бик уйлап, күп акчалар түгеп эшләнде.

Мин үземә килгән барлык смсларны да укып барам, бу миңа бик кызык. Яңа программа белән 10 көн концерт куйдык, шушы 10 көн эчендә бер генә тискәре комментарий да килмәде әле. «Бастырдың-утырттың», «Күп сөйләдең», «Акырдың» дип, әллә ниләр язып бетерә торганнар иде. Матур комментарийлар алырлык булгач, димәк, куйган хезмәтем юкка түгел дип сөендем. Килеп караган кешеләр матур бәя бирделәр. Гадәттәгечә, концертларымда патриотизм, әти-әни, туганнар кадере темалары да күтәрелә. Халыкка ошагач, үзем дә аерым бер кәнәгатьлек хисе белән эшлим.

Киләсе елга, Аллаһы боерса, юбилей елым. Фирдүс абыегызның сәхнәгә менгәненә 15 ел була. Заманасы җиңел булмаса да, концертлар куябыз. Ләкин кайбер урыннарда, аеруча районнарда, тамашачы авырсына. Билет бәяләрен бераз күтәргән идек, төшерергә туры килде. Төркемгә дә тиешенчә түләргә кирәк. Бик күп кеше эшләгәч, баланс тотуы җиңел түгел. Тормыш, гомумән, җиңел түгел. Халыкка, җитәкчеләргә Аллаһ ярдәм бирсен, тормышлар тынычлансын.

Концертларга гади халык йөри, билет алу өстенә әле чәчәген дә күтәреп киләләр. Сәхнәгә чәчәк күтәреп менгән тамашачына күргәч, өстемә кайнар су сипкән сыман була. Чәчәкләрнең һәрберсен өйгә алып кайтабыз. Тамашачының мәхәббәте дигән сүз бит инде бу, моның кадерен белергә кирәк, – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар