Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев концерты, яки «Тишек носки» кыйссасы

Татар эстрадасында моңа кадәр тишек носкины болай зурлаганнары юк иде әле. Валлаһи, ниләр күрермен икән, дип түгел, ни өчен программа «Тишек носки» икән, дип бардым быел Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Чаллы концертына. Җавабын да таптым бугай.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев концерты, яки «Тишек носки» кыйссасы

Фирдүсне Чаллы халкы үлеп ярата. Сезон саен «Энергетик» мәдәният сараен 10-12 көнгә биләп ала ул. Урынны белеп сайлый. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залының аркалар авыртып бетә торган урындыкларыннан соң «Энергетик»та концерт каравы – җан рәхәте.

Концерт башланганчы, Фирдүснең хәлен белеп чыктым. Мин кергәндә, гримеркада хатыны белән җырчы, композитор Ринас Әхмәтов утыра, ә Фирдүснең аларга балаларны ата-ана үзе тәрбияләргә тиешлеге турында кызып-кызып үгет-нәсыйхәт укып торган мизгеле иде. «Без хәзер балаларыбызны күрмибез дә. Баланы әби дә, «нянька» да үстерергә тиеш түгел. Тапкансың икән – тәрбиялә үзең тиешенчә итеп». Бу сөйләшүнең нәрсәдән башланганын белмим, ишетмәдем, әмма Фирдүстән акыллы сүзләр чыга инде ул. Хәзрәт булып, берәр мәчеттә вәгазь сөйләп утыруны да булдырыр иде.

Тямай майлый-майлый чәчләрен тарап киптергән арада (стилистлар чакырып тормаган) сөйләшеп алдык. «Ни өчен программаң «Тишек носки»?» – минәйтәм. «Карагач белерсең», – ди. «Бер юньле әйбер юк минем быелгы концертта. Җыен юк-бар», – дигән була. Алай икән, дим эчемнән генә, исеме дә җисеменә туры килә торгандыр инде, дип уйлап. Әмма, ахырдан ачыкланганча, мәгънәсе шактый тирән булып чыкты бу носкиның, җәмәгать. Ул хакта соңрак.

Фирдүс Тямаев узган елгы Сабантуйлардан соң бер пар носкиен югалтуы, шул сәбәпле хатыны «куып чыгаруы» турында шаярткан иде. Программа да шушы «сенсация» белән башланып китте. Имеш, Сабантуйдан соң елгага сикергән Тямаев бер носкиен югалта. Төркемдәге егет-кызлар әй кайгырышалар. Югалган носкины үзләре дә эзлиләр, водолазлар да чакыралар. «Тямай ТВ» телевидениесе «журналисты» Гөлназ Сәфәрова яр буеннан турыдан-туры эфир алып бара. Кыскасы, югалган носкидан вакыйга ясыйлар инде болар. Бу күренешләр барысы да экранда күрсәтелеп бара.

«Булыр Тямай җүләр!»

Видеодан соң, ялтыравыклы кәчтүм-чалбар кигән Фирдүс үзе дә озак көттермәде. Беренчеләр рәтендә иң популяр җырларының берсе булган «Сандугач»ны алып чыкты ул сәхнәгә.

Тямаевка кайбер җырларын җырлап тормаса да була инде. Шушы ук «Сандугач», «Гомер үтә», «Ялгыз торна», «Иреннәреңне», «Мәк чәчәге» кебек җырларны тамашачы үзе дә башыннан алып ахырына кадәр менә дигән итеп башкарып чыгачак. Фирдүс исә тик торсын без җырлаганга сикерә-сикерә биеп. Аңа килешә. Халык белән эшләүнең мондый юлын Фирдүс үзе дә бик ярата. Җырның беренче 2 юлын гына җырлый да, микрофонын залга төби. Калган 2 юлын халык җырлап бетерә. Дөрес, бирелеп җыр тыңларга килгәннәрне бу процесс бераз ялыктыра башлый, ә инде җырлап утырам дигәннәренә шул гына кирәк.

Бу концертында аерып күзәттем: Тямаевның популяр җырлары башлану белән үк, тамашачы бер транс халәтенә килә икән. Эстрадада «Тямаев гипнозы» дигән шаяру күптәннән йөри инде. Чынлап та, бу халык гипнозланганмы әллә, дип карап утырасың. Фирдүс «утырыгыз» дисә утыра ул халык, «басыгыз» дисә – торып баса. Кулларын да нәкъ ул кушканча итеп күтәрә, бармакларын бөгә-бөгә йөрәк формалары ясый, сызгыра, тагын әллә ниләр эшли. Минем зал белән шул дәрәҗәдә идарә итә алган бер генә артистны да күргәнем юк әле. Тямаевның шушы сәләтенә ел саен шаккатып кайтам.

«Тямай балдагы» җырында: «Сез Тямайны «җүләр» дисез, әллә сез акыллымы» дигән юллар бар.

Иптәш кызым әйтмешли: «Булыр Тямай җүләр! Дөньяда моннан да акыллы кеше юк. Шуның кадәр халык белән идарә итсен әле».

«Кочаклагыз әле әниләрегезне»

Социаль челтәрләрдә, сторис-статусларда, гадәттә, Фирдүснең әнә шул мин алда тасвирлаган форматтагы видеолары тарала. Концертына килгән тәртипсезрәк хатын-кызларның кыланмышларын да «әстәгъфирулла» дип карыйбыз инде. Бу концертта да булды андыйлар. Кыска итәкнең дә иң кыскасын сайлап киеп, артистка сырышып бетеп бииләр. Мөмкинлекләре булса, «кабып кына йотарлар» иде.

Шул сәбәпле, концертын бер тапкыр да барып күрмәгән кешеләрдә Фирдүс турында «бер дә җитди артист түгел икән бу» дигән фикер туа. Алай түгел. Шушы ихахай да михахай арасында концертның тын да алмыйча уйландыра торган мизгелләре дә бик күп. Шәхсән миңа концертның андый өлешләре күбрәк ошый.

Мәсәлән, быелгы концертында җырчының әниләргә багышланган тулы бер бүлеге бар иде.

– Әйтегез әле, кемнәр бүген минем концертыма әнисе белән килде? Кочаклагыз әле әниләрегезне. Ә хәзер: «Әнием, мин сине соңгы сулышыңа кадәр туган нигеземдә үзем карармын», – дип вәгъдә бирегез әле әниләрегезгә. Сез бүген әниле! Cез барыгыз да – бик бәхетле кешеләр! Бу – бер мизгел генә, аның кадерен белсәк иде. Күбебезнең әниләре инде арабызда юк. Ә кемнәрнеңдер әниләре картлар йортында яши. Юк, сез уйламагыз, анда да безнең әниләр кебек бик матур апалар яши. Без картлар йортларында концертлар куябыз. Андагы әниләрнең күбесенең балалары бар. Бер картлар йортындагы апаның 9 баласы бар! Тугызының да йорты да, машинасы да бар. Әниләре сыймаган… – дип уйга салды ул.

«Тишек күңел» белән йөргәнче…»

Тишек носки турында сөйләргә вәгъдә биргән идем бит. Носкилы «прикол»ларсыз да булмады. Татар концертына килгән рус кызы Иринаны сәхнә чыгарып, сапогиларын салдырып, үз кулы белән «Тямай ноские» кидереп куйды Фирдүс. Һәр хәрәкәте Фирдүскә генә хас һәм бары тик аның тарафыннан гына кабул ителә торган юмор белән үрелеп барды. Иң каты биеп, ноские тишелеп чыккан тамашачыга бүләк вәгъдә итте. Концерттан аерым бер ләззәт алып, ду китереп биючеләргә сәхнәдән носкилар «очкалады» Кыскасы, баштарак җырчы тамашачыны җиңел дулкынга көйләде.

«Тишек носки»ның асылы исә, алда әйтеп киткән, әниләргә багышланган бүлектә ачылды. Тишек носки – безнең балачактагы ямаулы оекбаш икән ул. Ямаулы оекбаш киеп үссәк тә, безнең күңелләребез чиста иде. Ә хәзер… Программа исеменең төп мәгънәсе әнә шунда.

– Оекбашны безнең якларда «йон носки» диләр. Кайсыгызның өендә әнисе, әбисе бәйләнгән йон носки бар? Бу йон носкины югалтмагыз, яме. Ул – әбидән, әнидән калган бердәндер истәлек. Әти-әнинең калган байлыгын туганнар җыелышып бүлешеп бетерә. Анда бер әйбер дә калмый. Носки исә беркемгә дә кирәк түгел, – ди җырчы.

Фирдүс Тямаев үзенең әбиле балачагын да искә алды. Әби йорты… Яран гөлләр белән тулы тәрәзәләр, акшарлы мич, анда пешкән коймак, өстәлдә җырлап утыручы самавыр, карават өстенә катлы-катлы итеп өеп куелган мендәрләр, йон эрләп утыручы әби….Башта йон эрләп, икенче килгәнеңдә оекбаш бәйләп, өченче килгәнеңдә инде әзер оекбаш белән каршы ала ул сине – әби.

Кызым, улым, аягыңнан бер дә салма, яме, аягың гел җылыда йөрсен. Бөтен чир аяктан тия, – ди иде әби. Шушы йон носкины беркайчан да салмый идек. Тишелсә, әниләр аңа ямау сала иде. Мәктәпкә дә бара идек ямаулы оекбашлардан. Без тишекле, ямаулы носки киеп үстек. Әмма оялмадык, хурланмадык. Хәзер безнең носкилар тишек түгел, күңелләр тишек. Безнең күңелләрдә әти-әни дә, туганнар да, дуслар да, иман да, дөреслек тә, мәхәббәт тә – бер әйбер дә юк. Бу тишек күңелне ялган, мактану, горурлык, фальш, мода басты.

Тишек күңел белән йөргәнче, тишек носки белән йөрүең яхшырак икән бит. Менә шуннан чыкты бу программабызның исеме, – диде Фирдүс.

Шушы сүзләрдән соң Фирдүс «Әнием оекбашы» җырын башкарды. Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә иҗат ителгән бу яңа җырының сүзләре дә, көе дә бик матур.

«Әнкәй оекбашларында

Ямау билгесе –

Ул бит безнең балачакның

Газиз өлгесе.

Әнкәемнең оекбашын,

Әле бүген дә,

Затлы бүләк итеп саклыйм

Йөрәк түремдә.

Ямаулы оекбашларда

Еллар хәтере.

Әнкәй истәлеге булып,

Телә бәгырьне.

Хурланмагыз, оялмагыз,

«Ямау» сүзеннән.

Кеше булган балалар без,

Тормыш эзеннән…»

«Карагыз әле зиратларга…»

Махсус операция башланганнан бирле Фирдүс Тямаев – ут эчендәге егетләр белән бер дулкында. Аның бер генә концерты да арабыздан киткәннәрне искә алып башкарыла торган гимн – «Егет без» җырыннан башка узмый. Бу юлы да җырны, бөтен зал белән басып тыңладык. Бер тапшыруда Фирдүс гастроль автобусының МХО зонасына инде 25 тапкыр барып кайтуы турында сөйләгән иде. Әлеге эше өчен авыр сүзләрне дә күп ишеттерәләр икән үзенә. Социаль челтәрләрдә дә ярдәменең «әҗерен» шәп татый инде ул.

Бик күп пычрак сүзләр ишеттем үз тарафыма. Сез мактанасыз: уң кулың биргән сәдаканы сул кулы күрмәскә тиеш, диләр миңа.... Җәмәгать, бу – сәдака түгел. Бу – авыру, ятим балага, авыр гаиләләргә җибәрә торган сәдака түгел! Җомга көннәрендә, аларын, әлбәттә, тыныч кына бирәсең. Җәмәгать, болар – безнең егетләр. Алар безнең өчен гомерләрен бирәләр. Карагыз әле сез зиратларга, флаглар ничек тезелгән. Гарип калалар, имгәнәләр, күбесе хәбәрсез югалды егетләребезнең. Аларны әле дә таба алмыйлар. Бу ярдәм – сәдака түгел! Монда максималь рәвештә бөтен дөньяга сөрән салып ярдәм итәргә кирәк. Ярдәм итүчеләр дә бик күп. Андыйларга Алланың рәхмәте яусын.

Кечкенә генә Норлаттан да хәрби операциягә 500дән артык егет китте. Безнең Түбән Норлат авылыннан 36 егет китте. Шуларның бишесен җирләдек инде…

Теләгем шул – инде калган егетләребез, Раббым бер Аллам, исән-имин кайтсыннар… Җиңү яулап, матур хәбәрләр белән кайтып, концертымны флаглар күтәреп, шушы егетләр белән бер сафка басып, горурланып уздырырга насыйп булсын! – дип теләде ул.

«Бик күп җырлар язам һәм шуларның күбесен җырламыйм»

Фирдүснең автор-башкаручы икәнлегенә, ни өчендер, баркайда да артык басым ясалмый. Югыйсә, артистның үзе иҗат иткән 200гә якын җыры бар икән. Җырларны 9 класстан бирле яза. Иң беренче иҗат җимешенең бер куплетын гармунда уйнап җырлап та күрсәтте.

«Мин – бик көйсез кеше. Бик күп җырлар язам һәм шуларның күбесен җырламыйм. Язганда матур кебек, әмма репетиция вакытында күңелемә ятмый икән, алар программадан төшеп кала. Минем җырым елартырлык икән – конкрет елартырлык, биетерлек икән – конкрет биетерлек булсын. Бүген алып килдем сезгә Тямайның иҗатын, үгез тавышын, юләрен, сагышлы һәм шатлыклы күз яшьләре белән язылган йөрәк сызлавын, – дип әйтеп үтте ул. – Шуңа күрә концерт озак булачак, түзеп утырыгыз, – дип тә көлдерде.

Фирдүснең кызык вә сәер җырлары күп. «Акырма» дигән җыр чыгарган иде ул быел. Аны концерт программасына да керткән. Башкаларныкына охшамаган җырлар чыгара да, күпме тискәре комментарийлар җыя. Бөтен кеше дә Тямай юморын аңлап бетерә алмый шул. Ул «Акырма» җырына биючеләр тулы бер сценарий уйнадылар. Сүз уңаеннан, Фирдүснең командасы – үз эшенең осталары дип әйтер идем. Биюләрнең һәрберсе – спектакль кебек. Төрле милләт киемнәреннән дә чыктылар кызлар-егетләр. Вокзалдан сугышка китеп баручы егетен озатырга җитешмәгән кызны да, аның үкенечен дә, бу мәхәббәт тарихының матур тәмамлануын да күрдек. Алар белән бергә «туйлар иттек». 7 малай белән бергә авыл урамнарын гиздек. Вакыт-вакыт, Фирдүсне дә онытып, сәхнәнең икенче планын күзәттек.

Концертка берәр кеше хатыны яки ире белән ачуланышкан килеш килә икән, һичшиксез, дуслашып, яңадан кавышып кайтып китәчәк. Фирдүс парларны кочаклаштыра да, үбештерә дә, әкрен биюгә дә чыгара. Быелгы концертына үзе дә төркемендәге скрипкачы кыз белән бик матур чыгыш әзерләгән. Шундый романтик номер булды ул. Җырчының бәхетле гаилә башлыгы, 3 бала әтисе икәнен белмәсәк, болар бигрәк пар килгән, дип уйлар идек. Мәхәббәтне шәп «уйнадылар», кыскасы.

Концертның күңелгә тигән бер моменты турында да әйтми китә алмыйм. Фирдүснең афишасына, «Фирдус Тямаев – Заслуженный артист Республики Татарстан» дип, русча язылган. Татарлар дип күкрәк кагып йөри торган, иң патриот җырчыларның берсе булган Фирдүснең концерты бит бу! Әнә шул кәефемне төшереп торды. Икенче елга шатырдатып үзебезчә «атказанган» дип язарга кирәк афишага да, экранга да. Бәлки, аңа хәтле «халык»ныкы да булып куяр әле, Аллаһы боерса.

«Һәр җырчыга тулы заллар телим»

Башны югалтырлык популярлык килдеме Фирдүскә? Килде, миңа калса. Шуңа да карамастан, җырчы үзенең гадилеген һәм халыкчанлыгын югалтмады.

Ә андый популярлыкның чиге буламы? Булса, Фирдүс моңа әзерме икән? Гримеркада шул турыда да сөйләшеп алган идек.

Унар көн концерт куярга энергияне каян аласың, Фирдүс?

Бүген көне буе авырып яттым. Тавыш уйнап ала. Шуңа күрә энергиянең ничек җиткәнен үзем генә беләм инде.

Әлбәттә, тамашачыдан күп нәрсә тора. Әгәр тамашачы алкышларга күмеп, яратып караса, рухым гел күтәренке минем. Мин аңа өйрәндем инде. Чыгам да, тамашачының кәефенә карап, үзем дә «переключаться» итәм. Әмма 70-80 процент җырларым дәртле җырлар булгач, тамашачымны да шундый итеп күрергә телим. Дөньялар бик авыр, тыныч түгел. Төп максатым – концертымда тамашачының проблемаларын, борчуларын онытып торуы, аларга бер кәеф бүләк итү.

Синең концертларга кәефсез тамашачы йөрмидер ул.

Кәеф ул безнең үзебездән тора. Бар шундый тамашачы, кызыкны эләктереп ала торган. Алар белән шаярсаң да, үпкәләмиләр.

Кызганычлары да булгалый… Кичә концертыма бер яралы соддат кайткан иде. Бер тамашачым миңа бирәсе чәчәкләрен шул солдатка алып менеп бирде. Минем өчен зур бәхет булды бу. Сәхнәгә һәлак булган солдатларның әниләре күп чыга….

Концертларыңны күчергәләдең. Тямаев зал җыя алмаган, дип яздылар.

Җәлил концертын апрельгә күчердек. Тямай – «поп йолдыз» түгел бит инде ул. Тула торган залларым да, тулмый торганнары да бардыр. Аннан, без бит концертны «отменять» итмәдек, күчердек. Без аны куячакбыз. Зал тулмау аркасында булса, килмәгән тамашачы кабат куйганда да барыбер килми, дигән сүз бит инде бу.

Түбән Кама концертларым бик әйбәт үтте минем. Әлмәткә килеп җиткәч, тавыш белән җәфаландым. Хәзер дә әнә (өстәлгә күрсәтә) майлар, дарулар эчәм. Шуңа уйладык та, Җәлилне күчерик, бер генә көн булса да тавышым ял итсен, дигән карарга килдек. Өйгә кайтып, хатын дарулар биреп, мәш килдек. Шуңа да, нәрсә сөйләсәләр дә, минем исем китми.

Әлбәттә, җырчының залы тулмый икән, ул шатлык түгел. Һәр җырчыга тулы заллар телим. Шулай булганда, тамашачыга да, төркемемә дә күңелле. Кулында акчасы булса, артист җиһазын да яңарта ала, иҗаты да үсештә була. Зал тулмаган вакытлар… кайчан да булса бер килер ул. Нишлисең инде.

Син аңа морально әзерме соң?

Әзер инде. Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында. Аллаһка шөкер. Миңа булганы җитә. Мин – тормыштан тулысынча канәгать кеше.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 3 март 2025
    Исемсез
    "Сөйләшергә вакыт " тапшыруында Фирдүсне шулкадәр яратып карадым, хөрмәтем артты, гәрчә мин аның фанаты түгелмен. Кеше, шәхес буларак бик көчле, ихтирамга лаек.Молодец!
  • 3 март 2025
    Исемсез
    колхозчылар попсасы
  • 3 март 2025
    Исемсез
    Татар сәһнәсе масса күләмдә деградация һәм тирән кризис кичерә бүгенге көндә. Татар сәһнәсен якшы эстрада жырчылары урынына , төрле төсле клоуннар һәм клоунессалар алмаштырды. Зур акча өчен алар сәһнәдән акыралар да, тыпырдап бииләр дә, билдән түбән авыл юморын да сөйләп бирәләр. Кызганычка каршы халык ашый бу өченче сортлы, начар сыйфатлы продуктны.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100