news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев чираттагы концертында «тамашачы өстеннән» йөргән

news_top
Фирдүс Тямаев чираттагы концертында «тамашачы өстеннән» йөргән
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев чираттагы концертларының берсендә чәчәк тотып утырган тамашачы ханым янына үзе барырга булган. Рәт арасыннан йөрү кыен булганга, җырчы урындыкларның кул куя торган урынына басып, турыдан гына тамашачы янына барып җитә. Элегрәк Мөнир Рахмаев шулай «тамашачы өстеннән» йөрергә ярата иде. Марат Яруллинның да тамашачы өстенә сикерүе турында язган идек.

«Бу видеоны Интернетка куя күрмәгез. Алайса, Фирдүс үзе чәчәк җыеп йөри, диярләр», – ди ул. Ә үзе исә «хейтерларга азык» дип, видеоны сәхифәсенә куйган.

Аннары җырчы рәт арасына төшеп, кеше саен гафу үтенә-үтенә чыга башлый. Шул арада аны ханымнар кочаклап калырга тырыша.

Тамашачылар комментарийларда «Фирдүскә нәрсә эшләсә дә килешә» дигән фикерне белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар