Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Казан» гаилә үзәге янында «Бергә булыр вакыт» фестивалендә чыгыш ясады. Чыгышыннан соң ул сайлау аның өчен бәйрәм булуын, әлеге 3 көндә дә ул төрле мәйданчыкларда чыгыш ясавын әйтте.
«Бүген минем өчен көне буе бәйрәм. Кичә балалар, төркемдәге кызлар-егетләр белән сайлауга барып кайттык, анда бергәләп җырладык, биедек, кечкенә генә концерт ясадык. Бүген иртән «ТНВ» телеканалында марафонда катнаштым.
Өч көн бәйрәм бара. Бүген Аллаһы Тәгалә шундый матур көн бирде, яңгыр да, җил дә юк. Шундый матур һава торышы. Быел халык та күпкә күбрәк, бөтен мәйдан тулган, концертта бергәләп рәхәтләнеп биедек. Безнең халык эшли дә, бәйрәм итә дә белә», – диде ул
Җырчы әлеге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт иткән хәрбиләргә ярдәм итүе хакында да сөйләде. Ул елына берничә тапкыр гуманитар йөк җибәрә һәм үзе дә хәрби операция зонасына барып йөри.
«Әгәр дә син патриот, милләтпарвәр, ватанпарвәр булмасаң, син бәхетсез кеше. Бәхетле кешенең аның иле, туган җире, туган йорты, әти-әнисе, гаиләсе бар. Хәзерге вакытта безнең егетләр илне яклый. Бездә бер генә теләк – тизрәк бу сугышлар, афәтләр бетсен. Шушы матур илебездә, тыныч, матур яшәргә насыйп булсын. Тыныч илгә берни дә җитми. Бергә, бердәм булганда гына матур яшәргә була», – диде ул.