Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев әнисе Галия ханымның тагын операция ясатачагын хәбәр итте.
Күзенә операция ясатабыз. Шул күз авыруы белән интегә. Монда Казанга алып килдек. Бүген барлык тикшеренүләрне үтә дә керәчәк, – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә. – Әйткән саен, терлекләрен дә һаман бетерми. Баш саннары артканнан-арта гына бара. 12 сыер тота, хәзер шуның бишесе бозаулаган. 7 үгезе, 110 казы бар. Шуларны киметсә, үзенә җиңелрәк булыр иде, – дип тә зарланып алды артист.
Галия апа моннан 2 ел элек күзенә операция ясаткан иде инде.