Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Әллә кем булган, дип уйлый күрмәгез, тик...»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Әллә кем булган, дип уйлый күрмәгез, тик...»
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев быелгы концертларыннан соң тамашачы янына фотога төшәргә чыга алмавының сәбәпләрен аңлаткан.

Дуслар, мин быел фотога төшәргә чыга алмыйм. Ачуланмагыз берүк. Әллә кем булган, дип уйлый күрмәгез, тик аякка «нагрузка» күп, ахырдан аяк үзен сиздерә. Шул сәбәпле чыга алмыйм. Азрак тернәкләнеп беткәч, сезнең белән кочакланышып фотоларга төшәрбез әле, – дигән ул сторисларны.

Фирдүс «Интертат»ка аягы белән проблемалар башлану балачакта алган җәрәхәт белән бәйле булуын сөйләгән иде. «Балачакта аякны каты гына бәргән идем. Мотоциклдан егылганым булды. Бервакыт ат дулап китеп, арбасы аякны таптап киткән иде. Ул вакытта табибларга күренү дигән нәрсә юк. Әти-әнидән качып, бераз аксаклап йөрисең дә, аннары җайлана инде ул. Шуларның кайсыннандыр яра калган, кайсыннан икәнен төгәл белмим дә. Шушы сөяк чатнап калган. Аның белән мин үскәнмен. Ул сөяк бераздан ныклыгын югалткан, һәм анда киста үскән», – диде ул.

Тямаев моннан 2 ел элек Германиядә операция ясаткан иде. Ул уңышсыз чыкты. Җырчыга әле узган ел ахырында гына тагын бер катлаулы операция кичерергә туры килде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100