
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, мораль яктан бик арыдым дип, ялга китүе турында хәбәр иткән иде. Тик гаиләсе белән диңгез буенда ял итүче җырчының кәефен бозучылар да табылган.
«Дуслар, бу ял – ял булмады. Берсе тапочкиемне алыштырган, 2 размерга зуррак тапочки калдырган. Кабан, күрмиме икән. Минеке яңарак иде инде. Бу – бигрәк сәләмә. Хәзер берәр яңа тапочки сатып алырга инде», – дип, сүгенә-сүгенә зарланган Фирдүс социаль челтәрдәге дусларына.
Язылучылары гына җырчының хәленә кермәгән. Күпләр бу ситуацияне кызыкка алган.
«Җыр язарга тема булган бу сезгә. Җылы якка киттем, ял итәргә, тапочкилар алдым кияргә, бер кабаны урлап киткән, миңа инде нишләргә», – дип, шигъри юллар да язып калдырган берсе.
«Мактанып йөри инде хәзер ул кеше, Тямай тапочкие, дип»;
«Кытай крокслары булгандыр сезнең. Мин дә үземнекен алыштырганнар дип уйлаган идем. Баксаң, алар кояшта кибәләр һәм 2 размерга кечерәяләр икән. Мин дә шулай эзләп йөрдем»;
«Иманым камил, серле фанатыңдыр. Төркиядән алып кайтып, стенкага бастырып куячак»;
«Табып, тапочки белән кыйнарга», – дип язган берничәсе.
«Әле сезнең тапочкины гына алыштырганнар. Безнең менә каз «очып китте». Без һәр ел Төркиягә тозлы балык алып барабыз. Берсендә каклаган каз алдык. Без су коенган арада каз да «очкан», әйбәт пычагы да «очкан», – дип, үз тарихын сөйләүчесе дә табылган.
«Атказанган артистлар шундый видео куйгач, гади кешедән нәрсә көтәргә?» – дип, җырчыны сүгенгән өчен тәнкыйтьләүчеләр дә булган.