Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Гыймалтдинов:«Артык «саргылт»ны, «хайп»ка бәргәләнүләрне кабул итеп бетерә алмыйм»

«Татар журналисты» сәхифәсендә Татарстан журналистикасында үз эзен калдырган, тарихта үзенчәлекле язмалары белән халыкның күңеленә үтеп керә алган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы кунагыбыз – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов.

news_top_970_100
Фирдүс Гыймалтдинов:«Артык «саргылт»ны, «хайп»ка бәргәләнүләрне кабул итеп бетерә алмыйм»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Язучылык ул – җәйге лагерь ачкан шикелле...»

– Фирдүс абый, әңгәмәне күңелле нотада башлап җибәрик әле: күптән түгел генә Сез Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булдыгыз. Котлыйм! Нинди хисләр кичерәсез?

– Рәхмәт! Дөресен әйткәндә, бик горурланам. Чөнки минем күзаллавымда ул – җитди, бик күп бурычлар йөкли торган оешма. Мин хөрмәт иткән аксакаллар Татарстан Язучылар берлеге дилбегәсен тотып тора. Алар янәшәсендә бер исәптә булу – минем өчен зур җаваплылык хисе. Имтиханга әзерләнгән шикелле, ул көнгә мораль яктан борчылып әзерләндем. Дулкынландым. Бик саллы оешма бит ул. Кабул итү мизгеле да шактый күңелгә үтә торган хисләр калдырды.

Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

– Журналистлар язучылар берлеге рәтләрен тутыра башлады, дип әйттеләр. Бер карасаң, журналистика һәм язучылык – иҗат булса да, икесе ике төрле иҗат бит. Хәзер Сез журналистика белән беррәттән язучылыкка да өстенлек бирәчәксезме – әсәрләр язуыгыз турында әйтүем. Фәлән-фәлән әсәр язу планда тора, дип әйтә аласызмы?

– Швейцар язучысы Жоэль Диккерның бер романын укып чыктым. Һәм ул язучылык турында болай ди: «Язучылык ул – әсәрне башыңда уйлап чыгару. Ул җәйге лагерь ачкан шикелле», – ди. Менә син җәйге лагерь ачасың да, анда шаулашып-гөрләшеп төрле кешеләр килеп тула, һәрберсен урнаштырырга, ашатырга, эчертергә, тормышын көйләргә кирәк. Аларның барысын да тәрбияләп чыгарып җибәргәнче, ягъни әсәрне язып бетергәнче, алар синең башыңда «яши».

Минем башымда хәзер 3 җәйге лагерь яшәп ята. Аларның берсен калдырып торасың, алар ничектер тынып тора, икенчесенә алынасың... Ул бит дулкын булып килә. Мәрхүм Илдар Малик улы Низамов: «Илһам килгәнне диванга сузылып ятып көтеп ятарга кирәкми. Көн дә нәрсәдер язарга кирәк», – дип әйтә иде. Ләкин алай булмый. Тормыш мәшәкатьләре, тегесе-монысы бар... Ләкин алар әкренләп-әкренләп сүтелә баралар.

Иң катлаулысы башта – хәтердә язылып беткән. Абзацлап-абзацлап, бүлекләре белән башыңда формалашкан. Әмма компьютерга төшерергә кирәк, ул шактый ялкауландыра, вакытны ала. Берсе аның инде әзер, утырып, очына чыгарга кирәк.

– Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында беренче урын алдыгыз. «Шом» повестегыз турында безгә дә сөйләп үтегез әле. Шом дигәч, ниндидер куркыныч, шомлы вакыйгалар күз алдына килеп баса. Андагы геройлар тормыштан алындымы, булган хәлләргә нигезләнеп язылдымы?

– Юк, ул булган вакыйгалар түгел. Шул ук вакытта, анда булган вакыйгалар да урын алды. Әсәрне укып чыккан бер танышым: «Синең бу әсәреңнең төп герое – шом үзе», – диде. Әсәр басылып чыгачак.

Аның эчтәлеге шаккатмалы түгел. Ул безнең бүгенге халәтебез – шомлану турында. Безнең үткәннәребез дә ничектер уалды. Киләчәкне күзаллый алмыйбыз. Әсәр бүгенге халәттә яшәү һәм иртәгесе көннең нинди буласын көтү, шомлану белән бәйле. Геройлар – күптәннән бер-берсен белгән парлар. Бик сәер урында очрашалар. Бүгенге тормышыбызга туры килә торган урын булып чыга ул. Нинди урын икәнен әйтмим. Һәрхәлдә, архитекторлар шул дусларын өй туен үткәрергә кунакка чакыра, әмма ул ахыр чиктә өй булып чыкмый. Параллель рәвештә җеп булып, Җир-ана образы чагылдырыла. Кешелек дөньясының шушындый халәтенә ул сүзсез генә, дәшми генә үзенең бәяләмәсен бирә. Җир-ана – атом-төш коралларын сынау полигоны.

«Бүгенге тормышыбызның фоторәсеме», – дип бәяләде бер танышым бу әсәрне. Бәлки, ул хаклыдыр да. Укыган кешеләр фикерләрен әйтерләр.

– Хәзерге заманга туры килгән романнар юк, дигән фикер ишеттем. Нишләп юк икән? Гомумән, язучылар хәзер яхшы әсәрләр язсын өчен нишләргә кирәк? Яки хәзер талантлы кешеләр юкмыни, беттеме алар?

– Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына 23 роман килгән, диделәр. Аларның 7се кыска исемлеккә керде. Шуларның өчесе – җиңүчеләр рәтендә. Җиңүчеләрне котлыйм!

– Хәзерге заман – нәрсә соң ул? – дип уйланып утырам. Мин төрле әдәбиятны укыйм: чит ил, рус әдәбиятын... Хәзерге заманны күзаллау һәркемдә үзенчә. Кемдер көнкүреш вак-төякләренә кереп чума. Кемдер бүгенгедән торып, үткәннәргә караш ташлый. Һәрбер кызыклы роман хәзерге заман романы була ала. Әлбәттә, романнарның структурасы, күпмедер дәрәҗәдә эчтәлеге, күләме дә үзгәрә.

Роман язарлык кешеләр юктыр, дигән фикердә түгелмен. Шул ук вакытта мин күләмле әйберләрне укырга яратам. Дөресен әйтергә кирәк, әдәбият романнарга кытлык кичерә.

– Ә реаль тормыш турында язучылар?

– Кирәк инде ул, аның төрле жанрлары булырга тиеш. Детективы, мелодрамасы, драмасы, триллеры булсын. Һәркем үзе сайлый. Берсе, мөкиббән китеп, синең әсәреңне мактарга мөмкин, икенчесе: «Әллә нинди чүп язган, шуңа күрә медаль биреп яталар инде», – дияргә мөмкин. Һәм ул хаклы да. Һәркемнең үз фикере бар. Шуңа күрә, төрлелек булсын, дим. Ә укучының нәрсәгә тартылуын «капшап» карар өчен, әлбәттә, язып карарга, нәрсәдер тәкъдим итәргә кирәк. Кирәкме, кирәк түгелме икәнлеген үзе әйтер.

Кешегә гел җитди генә әйбер дә кирәк түгел. Ул, ничектер, көндәлек проблемалардан да арынып торырга тиеш. Яхшы-начар дип әйтмим, төрле-төрле булсын.

– Кемгәдер укытып карарга, дидегез. Элекке интервьюда Сез беренче романыгызны Ркаил Зәйдуллага укытып каравыгыз турында әйткәнсез. Аннан тыш, тагын кемнәргә күрсәтәсез, укытасыз?

– Бер фокус төркемем бар инде минем. Ләкин алар – дуслар. Ачылып, әсәрне теләсә кемгә илтеп булмый. Алар да миңа хәерхаһлы, каты бәрелми. Аларның фикере читтән тыш дәрәҗәдә бирелгән объектив фикер түгел, әлбәттә. Укыламы-юкмы, кайсы җирендә төзәтеп җибәрергә кирәк – шуны әйтәләр, мин бу фикерләрне кабул итәм.

Ркаил абыйга мин «Буа» дигән иң беренче романымны укыттым. Әсәр аның кырыс фикере аша үтте, басылып чыкты.

«Без дөнья күләмендә журналистиканы пропаганда чарасына әйләндереп калдырдык»

– Журналистика турында сөйләшик әле. Татар журналистиканың хәзер нинди чоры: күтәрелеш чорымы, әллә инде торгынлыкмы? Ничек бәялисез?

– Глобаль мәгънәдә алсак, гомумән, бүген журналистика кризис чорында. Без кабаттан дөнья күләмендә журналистиканы пропаганда чарасына әйләндереп калдырдык. Һәм ул дөнья күләмендә шулай. Бу очракта татар журналистикасы, бәлки, ул дәрәҗәдә артка ук тәгәрәмәгәндер дә. Чөнки бездә язмышлар, гади кешеләр, аларның тормыш итү рәвешләре, проблемаларын хәл итү кебек язмалар, тапшырулар бар.

Ә инде глобаль күләмдә алсак, без пропагандага кереп чумабыз. Моны яхшы яки начар дип бәяләп булмый. Дөньясы шундый. Пропаганданың үзенең кануннары бар, анда бөтен чаралар да урынлы. Чөнки ахыр чиктә ул пропаганда максатларны тормышка ашыруга хезмәт итә. Әгәр дөреслек ишетелә башлый икән, аның авызын томалыйлар. Бөтен дөнья күләмендә шундый хәл. Әлбәттә, бу – журналистикадан ерак әйбер. Ләкин бу – журналист шөгыльләнергә тиешле әйбер. Бу очракта Татарстан журналистикасы да пропаганда белән шөгыльләнә. Моның бернинди ояты юк, гаеп эш тә түгел ул. Ул – дәүләт тарафыннан (дәүләт басмалары яисә телеканаллары, радиолары, интернет чаралары) куелган бурыч.

Без, вакцинация ясатыгыз, дип пропагандалыйбыз, кар көрәгез, дип пропагандалыйбыз...

– Сайлауларда катнашыгыз, дип...

– Анысын тәкъдим итәбез. Ләкин, пропаганда белән шөгыльләнгән вакытта, журналистның тагын бер вазифасы бар – син җәмгыятькә хезмәт итүче һөнәр сайлаганыңны онытмаска тиеш. Мин аны гөбәдия белән чагыштырыр идем. Мәсәлән, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендәге «Яңалыклар» чыгарылышын алыйк: ул 15 минут бара. «Кеше кайда?» – дип һәрвакыт сорыйм. Без рәсми хрониканы, җитди яңалыкларны күрсәтәбез. Һәр чыгарылышта кеше булуны таләп итәм. Әгәр кеше юк икән, безнең бу катлы-катлы «гөбәдиябез» кешегә кызык булмаячак. Шушы 2 юнәлешне дә бертигез дәрәҗәдә алып бару осталыгы булса, уңышка ирешә алабыз, дигән сүз.

Мин гомер буе диярлек дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларында эшләдем. Гомеремнең күп өлеше шуның белән бәйле («Татарстан яшьләре» газетасы редакциясен исәпкә алмаганда). Җитәкче буларак та, шушы урталыкны югалтмаска тырышам.

Татар журналистикасы трансформация хәлендә. Дөнья үзгәрә, үзгәрешләрдән куркырга ярамый.

Җитди журналистиканың кими баруы өчен борчылам. Артык «саргылт»ны, «хайп»ка бәргәләнүләрне кабул итеп бетерә алмыйм. Ләкин минем кабул итеп бетерә алмавым белән генә дөнья үзгәрми. Аның үзенең кануннары бар.

Ясалма интеллект, диләр. Күпме генә карышсак та, ул инде безнең тормышыбызда. Бездән соң килгән буын – хәзерге буын ясалма интеллект турында безнең кебек башны катырып утырмаячак. Чөнки алар аңа инде бишектән үк әзер. Ә без үзебезнең консерваторлыгыбыз белән, аның тормышка үтеп керүен туктатырга маташкан булабыз. Ләкин ул – кешенең күңелендәге әйбер: кеше һәрвакыт яшьлеген сагына, анда барысы да тәмлерәк, кызыграк иде, дип уйлый.

– Хәзерге заман, аның шартлары, реаль чынбарлык – пропаганда турында сөйләштек. Менә шушы шартларда журналистка укучыларга, тыңлаучыларга үз фикерен ничек җиткерергә? Ул фикер бит дәүләт алып барган пропагандага туры килмәскә дә мөмкин, диюем.

– Иң зур проблема – фикерләү журналистикасының бетүе. Без берәр фикерне тотып алабыз, шуның астына исемебезне салабыз да, миссиябезне үтәдек, дип уйлыйбыз. Ә кешегә фикер кирәк. Бигрәк тә, татар укучысы, татар тамашачысы журналистның үзе белән сөйләшеп утырганны ярата. Мәсәлән, «Татарстан яшьләре»нең популяр булуының сәбәбе – язмаларның теле белән бәйле. «Татарстан яшьләре» синең белән сөйләшә иде. Мәрхүм Исмәгыйль Шәрәфиев шулкадәр дәрәҗәдә телне чарлый иде: синең белән мәкалә «сөйләшә» иде! Әлбәттә, сөйләшкәндә, фикер, фәлсәфә ишетәсе килә. Ә менә хәзер ул кытлыкка әйләнде. Һәммә җирдә шулай. Безнең татар журналистлары надан, сай йөзәләр дип әйтәсем килми, чөнки күпмедер дәрәҗәдә замана шундый калыпларга кертте. Ләкин шул ук вакытта үз фикерен әйтүче, аналитик фикерләүче татар журналистлары, шөкер, бар. Мин укып та, карап та барам. Һәм мин моңа шатланам.

Фикерне ничек җиткерергә? Шулай ук, зур мәсьәлә. Бөтен чаралар белән җиткерергә кирәк. Ясалма интеллектка әйләнеп кайтсак, хәзер фикер беренчел түгел, технология беренчелгә әйләнде. Мәсәлән, син ботларны сатып алып, берәр мәгълүматны тарата аласың. Ә акыллы фикер язып, әле ул бөтенесенә дә тарала, дигән сүз түгел. Шуңа күрә, анда каршылыклар күп. Әмма, шуңа да карамастан, ул барыбер үзенчә бер калыпка салыначак.

Мәгълүматны ничек итеп сайлау, ялган мәгълүматтан ничек саклану һ.б. турында да кешелек уйлана. Барыбер аның чарасы уйланып табылачак. Шуңа күрә гел «кычкырып» тора торган әйберләргә бәрелмичә, үз фикереңне әйтә килергә кирәктер, дип уйлыйм.

– Аналитик фикерләүче журналистларны карап барам, дидегез. Кемнәр инде алар?

– Беркемне дә исемләп, аерым әйтәсем килми. Минем хәтер начар, исемнәргә бигрәк тә (елмая).

«You Tube» һәм онлайн-кинотеатрлардагы контент – шул ук телевизион каналларның заказы буенча эшләнгән яки алар өчен җитештерелгән продукт»

– Хәзер кеше телевизор карамый, кулда – телефон, гел интернетка төбәлгәннәр. Телевидениены кемнәр карый соң, дигән сорау туа.

– Кичен өйгә кайткач, телефонда казынып, нәрсәдер эзләп утырасым килми. Телевизорны кабызам. Минем өчен иң мөһиме – сыйфатлы булсын, тавышы әйбәт ишетелсен. Шул ук вакытта, ул минем смарт-телевизор. Әгәр миңа телевидение каналлары шушы минутта күңелемә якын әйбер тәкъдим итә алмый икән, мин интернетка кереп китәм һәм «You Tube» хостингыннан, онлайн-кинотеатрлардан сайлап, үзем теләгән контентны карыйм.

Ләкин бер әйбер бар: «You Tube» хостингындагы һәм онлайн-кинотеатрлардагы контент – шул ук телевизион каналларның заказы буенча эшләнгән яки алар өчен җитештерелгән продукт. «You Tube» хостингына кергәч тә, сыйфатлы контент карыйсы килә. Аны телевидение, бу очракта телеканаллар җитештерә. Шуңа күрә, телевизорны кабызмыйча да халык телевизор карый, дип әйтә алам. Контент сыйфатлы һәм кызык булса, ул социаль челтәрләр һәм башка ысуллар аша килеп керә. Мәсәлән, «ТНВ» каналының «You Tube» хостингында татар телендәге каналы 100 меңнән артык язылучысы бар. Бу очракта бөтен дөнья күләмендә татар телле аудиториянең шушы контентка ихтыяҗы бар. Ул аңа языла һәм карый.

Кешене сәгате-минуты белән телевизор каршына кадаклап куеп булмый, ләкин башка чаралар бар. Без, теләсә кайсы массакүләм чарасы кебек, мультимедиа юнәлешендә зур эш алып барырга тиеш. Аның үзенең кануннары бар, ләкин аңа ияләнергә кирәк.

Телевизорны исә урта буын һәм өлкән яшьтәге кешеләр карый. Телевидение каналларының да урыннары үзгәреп тора. Мәсәлән, гомер буе беренче урында торган каналлар өченче урынга калды, чөнки алар күп еллар дәвамында бер үк әйберне күрсәтеп, бер үк форматлар белән мәңге яшәп була, дип уйлаганнар, күрәсең. Үзгәреп торырга кирәк, кеше арый.

Ардыртмый торган тапшырулар да бар анысы. Мәсәлән, «Поле чудес» тапшыруын бик яратып карыйм. Анда гади, эчкерсез, авыл, бистәләрдән килгән кешеләр катнаша. Үзгәрешләрне тоеп, замана кануннары буенча яшәргә һәм эшләргә кирәк. Башкача булмый.

– Халыкны телевидениегә җәлеп итү өчен халык көтеп ала торган тапшырулар кирәктер. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә килгәндә, алар бармы, булачакмы?

– Безнең күпмедер дәрәҗәдә форматлар чикле. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен hәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Уйнагыз, гармуннар!» тапшырулар циклын башлап җибәрдек. Быел ул икенче сезон иртәнге 9.00-10.00 сәгатьтә чыга. Кешегә карар өчен бик үк җайлы вакыт түгел, ләкин без аны интернетка урнаштырабыз, халык аны «ябырылып» карый. Районнарга барабыз, ә анда – халык арасыннан чыккан артистлар. Тамашачылар шуларны яратып карый. 9.00-10.00 сәгатьтә күпме тамашачы караганын әйтә алмыйм, татар телле тамашачы күбрәк авыл җирлегендә, ә рейтингларны үлчәү шәһәрдә генә башкарыла. Ләкин интернеттагы караулардан аңлап була: халык көтеп алган тапшырулар бар, һәм халык, чынлап та, кызыксына, шуларны карарга омтыла.

Икенче яктан, федераль тапшырудан соң, рус телендә эфирга чыга торган «Вести-Татарстан» тапшыруы бар. Казанны алсак, безнең рейтинглар федеральныкыннан бер пунктка өстен. Халык үзе яшәгән җирлектәге яңалыклар белән күбрәк кызыксына, дигән сүз. Бу, шулай ук, тормышны күрсәтүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын дәлилли торган бер факт. Кеше бүген нәрсә булганын болай да беләдер инде, әмма, шулай да, карыйлар.

– Игътибар итәм: «Вести» тапшыруы тәмамланырга 1-2 минут кала, туры эфирга теге яки бу төбәк белән туры элемтәгә чыгалар. «Вести-Татарстан»га иң еш сүз бирәләр, дияр идем.

– Әйе, Мәскәү сәгате буенча яшәүче төбәкләрне туры эфирда тоташтыралар. Шул 40 секундлык туры эфир өчен ярты көн әзерләнәбез. Безнең төбәктә булган кызыклы яңалык турында сөйлибез. Башка төбәкләрне әйтә алмыйм, ләкин бездә вакыйгалар күп.

«Журналистика – теләп, омтылып, хыялланып сайлаган һөнәр иде»

– Фирдүс абый, Сезнең элек чыккан әңгәмәгезне укып, бик тәэсирләндем. Миңа кызык: Сез ни өчен журналистика өлкәсен сайладыгыз икән? Балачакта без икеләнеп калабыз бит, әти-әни сүзен тыңлап, югары уку йортын сайлаучылар да бихисап. Киләчәкне күзаллау кыен бирелә. Казан университетының журналистика факультетын сайлау – төгәл карар идеме бу?

– Әлбәттә, төгәл карар. Балачактан ук мин «Яшь ленинчы» газетасына язгалый идем.

– Үзегез яза идегезме, яки укытучы яздырта идеме?

– Үзем. 8 яшьләр булганда, әни турындагы бер язмам чыкты. Берзаман «Яшь ленинчы»ның логотибы ябыштырылган 3 календарь килде. Күргән әйбер түгел иде! Әле дә шул күз алдында тора. Авыл буйлап шуны күтәреп йөргәнемне әле дә хәтерлим.

Ә инде үсә төшкәч, күпмедер дәрәҗәдә ул чорның романтикасы булгандыр. Ул үзгә чор иде. Без телевизордан дөньяның кинәт үзгәрүен күзәтеп бардык. Һәм бу үзгәрешләрнең үзәгендә – журналистлар иде. Телевизордан караганда минем өчен ул бик кызык тоелды. Мәсәлән, журналист камерага сөйләп басып тора, ә аның артында сугышалар һ.б. 1990 еллар бу, нинди генә вакыйгалар булмады анда... Шушы вакыйгаларның үзәгендә булу миңа кызыклы иде.

Икенчедән, «Татарстан яшьләре» газетасы йогынтысы да булды. Без газетаны укып бара идек. Аннан соң, Раиф Усмановлар килеп чыкты, аның «Журналист буласың килсә» дигән бәйге аша университетка имтихансыз укырга керүен ишеттек. Мин дә, бәлки, шуннан кызыкканымдыр... «Кая укырга керәсең?» – дип сорагач: «Журналистикага», – дип җавап бирдем. Әлбәттә, өйдәгеләр сәерсенде. Табигый түгел иде бу. Безнең авылда журналист һөнәрен сайлаган кешеләр юк. Гаиләдә дә юк. Баштан бик шикләнеп караган вакытлары булгандыр. «Ярар», – диделәр. Ул яктан, Аллаһка шөкер, бездә демократия. Һәрвакыт үземнең фикеремне яклаячагымны, холкымны беләләр. Килештеләр. Хәзер үкенмиләр (елмая).

Бу – теләп, омтылып, хыялланып сайлаган һөнәр иде. Шушы һөнәрне сайлавыма беркайчан да үкенмим. Мин бик бәхетле бу һөнәрдә.

«Журналист белән дорфа сөйләшкән кеше – ахмак кеше инде ул»

– Сез газета редакцияләрендә дә эшләгәнсез, радиода, аннары инде телевидениедә дә. Һәр өлкәнең үзенә күрә бер кызыгы, үзенчәлекле ягы бар дияргә була. Әле бит җитәкче кеше дә журналистның тормышында зур роль уйный. Кайсы җитәкче белән эшләп, журналистикада чыннан торып чыныгу алдым дип әйтә аласыз?

– Беркемне дә аерым әйтәсем килми, һәрберсе затлы шәхесләр. Һәрберсеннән үземә нәрсә дә булса алдым. Илфат Фәйзрахманов – телевидение һөнәренә өйрәткән остазым. Бик кырыс, таләпчән кеше, шул ук вакытта үтә таләпчәнлеге аркасына аңа үпкәләп булмый иде. Принципиаль булырга, үз фикереңне ничек якларга, гаделлек артыннан ничек йөрергә һ.б. күп нәрсәгә өйрәтте. Телевидениедәге һөнәргә аның ярдәме белән өйрәндем.

Ярты елдан азрак «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшләп алдым, ул вакыттагы газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль абый Шәрәфиев үзенең кешелекле булуы белән хәтергә уелып калды. Кешелеклелек сыйфатларын югалта торган кеше түгел иде. Аңа тәрбия, иман бирелгән иде. Карап торышка кырыс кеше кебек, ләкин ул нечкә күңелле кеше иде. Аның белән эшләргә хыялланган да идем, хыялым чынга ашты. Озак вакыт эшләп булмады, ләкин мин аны бик якты уйлар, хисләр белән искә алам. Аның юморын, киңәшләрен, репликаларын... Күңелемдә тирән эз калдырган шәхес.

Телевидениедә Айрат Сибагатуллин (хәзерге вакытта ул «ТНВ»да сериаллар җитештерү юнәлешен җитәкли) мине администраторлык сыйфатларына өйрәтте. Хәзер инде мин җитәкче булгач, ул биргән киңәшләр, ул әйткән фикерләр миңа компания белән идарә итү эшендә бик нык ярдәм итә. Мәскәүдәге җитәкчеләрем, аерым алганда, Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе (ВГТРК) генераль директоры урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитовтан күп нәрсәгә өйрәнәм. Күз алдына китерәсезме, бөтен Россия төбәкләрендәге филиаллар өчен җаваплы. Эш һәм шәхси тормыш буенча дисеңме, һәрберебезгә вакыт һәм мөмкинлек таба. Безне якын итә, үз итә. Икенче бик әйбәт сыйфаты бар – ул бик күп итеп китап укый. Күрешкән саен китап бүләк итә. Бик шәп китаплар! Без инде хәзер алыш-бирешкә күчтек: мин – аңа, ул миңа китап бирә.

Шәфкатьле, рәхимле кешеләр минем янәшәмдә булды. Флорид Әгъзамов, Васил Гарифуллин, Миңназыйм Сәфәров, Ислам Әхмәтҗанов һ.б. Аларның яхшы якларын күреп, үземә сеңдерә бардым. Беркемне дә онытасым килми.

– Эшләү дәверендә җитәкчеләрдән дә интервьюлар алырга туры килгәндер. Шундый ситуацияләр дә була: журналистны нахаксызга түбәнсетәләр, санламыйлар, үзләрен дорфа тоталар... Шундый кешеләр белән дә очрашырга туры килә. Сезнең белән шундый очраклар булганы булдымы?

– Мактау материаллары гына эшләп ятып булмый, тәнкыйди материаллар да эшләргә кирәк. Тормыш бара, җитәкчеләр белән еллар узгач та күрешәсең. Берсе генә дә килеп: «Теге вакытта син мине бер дә юкка рәнҗетеп киттең», – дип әйткәне юк. Чөнки бөтен эшләгән материаллар нигезле һәм төпле иде.

Журналист белән дорфа сөйләшкән кеше – ахмак кеше инде ул. Журналист үзе белән дорфа сөйләшергә юл куймаска тиеш, чөнки журналист үзенә нәрсәдер сорап бармый. Ул җәмгыять кушкан ниндидер бурычны үти яисә нахакка рәнҗеткән кешене яклап килә. Горгаздан куып чыгарганнары хәтердә... Алар бер дә аерым бер факт булып хәтергә уелып калмаган. «Син шушы материал эшләдең, син әшәке», – дип зыян китергән кешеләр юк.

Материалларымны эфирга чыгармаган очраклар булды. Ул – була торган хәл. Күбесенчә үземнең ахмаклык аркасында. Сүзне ничек әйтәсең бит ул! Әгәр материалыңда тел-теш тидерерлек урын юк икән, ул чыга. Әгәр син белә торып маңгайга бәреп чыгарасың икән... Анда үзең генә гаепле. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә яшерен тел белән дә эшкәртү таләп ителә. Ләкин яшьлек белән кызык-кызык материалларның төшеп калганы булды. Ул күпмедер дәрәҗәдә осталык җитмәүгә дә бәйле.

«Җитәкче гел гадел булып бетә алмый...»

– Фирдүс абый, Сез үзегезне көчле җитәкче дип саныйсызмы? Коллектив белән эшләү ничек, алар Сезне тыңлыймы, Сез аларның фикерләренә колак саласызмы?

– Мин үземне көчле, уңышлы җитәкче дип санамыйм. 2011 елдан бирле филиалны җитәклим. Һәр туган яңа көн минем өчен – җитәкчелектә беренче эш көнем кебек. Чөнки мин көн саен нәрсәгә дә булса өйрәнәм. Тормыш шулкадәр үзгәреп тора! Хыялланып утырырга вакыт та юк…

Җитәкче буларак, бер уңайлы ягым бар: мин – шул коллективта үсеп, шуннан җитәкчелеккә күтәрелгән кеше. Мин анда нәрсәнең ничек эшләнгәнен үзем беләм. Бөтен нечкәлекләрен белеп бетереп булмый, якынча булса да, ничек көйләнгәнлеген беләм. Маташучылар булса да, беркем дә килеп алдый алмый.

Аның ике ягы бар: бердән, сине хөрмәт итәләр, икенчедән... Аның үзенчәлеге бар инде. Син шушы кешеләр белән бергә эшләгән бит инде һәм аларның җитәкчесе буласың. Аларның ихтирамын яулап алу икеләтә авыррак, чөнки син – алар арасыннан чыккан кеше. Ул ихтирамны яулап алу өчен икеләтә көч куярга кирәк һәм... Мөнәсәбәтләр барыбер үзгәрә. Берәү әйткән, ди, бит: «Дустың түрә булса, яңадан дуслашырга әзерлән», – дигән кебек. Бу очракта: «Мин – түрә, әйдәгез инде», – дип йөрмим.

Икенче уңай ягы: мин һәрвакыт кешеләр белән сөйләшәм. Аллаһка шөкер, кешеләр мине тыңлый. Коллективны җыеп: «Җәмәгать, аңлыйм, ләкин кирәк», – дип, мөрәҗәгать иткәнем бар, һәм мине ишетәләр. Коллективыма бик рәхмәтлемен. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, мин алар белән курыкмыйча кара-каршы басып сөйләшәм, беркемне дә рәнҗетмичә, кешелеклелекне сакларга тырышам. Гаделлек – константа түгел. Җәза, шелтә алган кеше «җитәкче мине рәнҗетә» дип уйларга мөмкин, анысы да бар. Иң мөһиме – мин үземнең намусым алдында гадел булып калырга тиешмен. Әлбәттә, бу әйбер белән мин сак булырга тырышам.

Кызганыч, җитәкче гел гадел булып бетә алмый. Аның күп нюанслары бар. Җитәкче кеше бөтен мәсьәләләрне дә хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә читтән карап торганда гына җиңел шикелле. Зарланудан әйтмим. Җаваплылык хисе булган кеше өчен җитәкчелек итү – җитди сынау. Кешеләр минем янга керә, күңелендә булган әйберләрен сөйли, син аларның хәленә керергә тырышасың... Коллективтагы күпме кешенең йөрәгемдә серен саклыйм, аларны беркемгә әйтергә ярамый. Мин җитәкче булган вакытта минем белән бергә эшләгән кешеләр, Аллаһка шөкер, янәшә. Бергәләшеп атлыйбыз.

Телевидение – күп чыгымнар таләп итә торган тармак. Дөньялар үзгәрә, дибез. Хезмәт хакы буенча да проблемалар өстә эленеп тора. Коллективың сине аңламаса, сиңа ярдәмче һәм терәк булмаса, бик авыр булыр иде. Әйтүемчә, кеше белән сөйләшергә кирәк. Кешенең төрле чагы була. Кызып киткән чагы да була. Үземнең дә шундый чак була, мин дә кеше. Сөйләшкәч, төерләр чишелә, күңелләр ачылып китә. Мин сөйләшеп, проблемаларны хәл итәргә тырышам. Ләкин кырыслыгым да бар, анысын яшермим. Эштә мин чиктән ашкан демократ түгел. Мин гел хәрәкәттә. Эшем шуның белән кызыклы да.

«Студиябезне җиһазландырачакбыз»

– «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе нинди максат-хыяллар белән янып яши икән?

– Планнар, хыяллар бар, әлбәттә. Барысын да ачып сала алмыйм. Студиябезне җиһазландырачакбыз. Игътибар итсәгез, федераль каналларда – заманча студияләр. Бөтен җирдә экраннар, плазмалар, панельләр һ.б. Безнең павильонның декорацияләре элекке классик телевидение форматында. Хәзерге заман таләпләре – студиянең теләсә кайсы почмагына басып төшерерлек бердәм мәйдан булу. Заманча таләпләр шактый төбәкләрдә тормышка ашырылды. Безнең дә проектыбыз бар, ләкин ул чыгымнар таләп итә.

Казан телестудиясе эшли башлаганга быел 65 ел була. Ходай кушып, без аны ерып та чыгарбыз дип уйлап торам. Моннан тыш, хуҗалык эшләре дә күп. Бинаны да карап торырга кирәк. Мәсәлән, узган ел түбәне алмаштырдык, «Яңалыклар» тапшыруы өчен бүлмә эшләп ятабыз. Эшлим дигән кешегә эш бетми.

Бинаны матурлап тотып, студияне эшләп чыгып, заманча телевизион мәйдан итеп, трансформация ясыйсы килә. 2015 елда павильонны төзеп, яңа җиһазлар куйган идек. Ул вакытта Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич килеп: «Это просто космос!» – дигән иде. Хәзер инде тормыш үзгәрде. Алла бирсә, исән-сау булсак, анысын да эшләрбез, дип уйлыйм.

– Телестудиянең юбилее, дидегез?

– Рәсми рәвештә юбилей дип саналмый инде. Көзен, ветераннарны җыеп, билгеләп үтәргә ниятебез бар. Зурдан кубып түгел, тыйнак кына, үткәннәрне искә төшереп, дигәндәй. Ветераннар күрешеп, хатирәләр уртаклашулары – үзе бер гаҗәеп күренеш. Аралашып, күрешеп тору да алар өчен кирәк. Кызганыч, китәләр дә баралар. Без алар салып калдырган традицияләрне күпмедер дәрәҗәдә саклап, экранның сафлыгын югалтмаска тырышып, шушы эшне дәвам итәбез.

«Син эфирга соңга калгансың, диктор текстын язарга вакытың калмаган... Һәм шабыр тиргә батып уянасың!»

– Җитәкчелек итү, дигәннән... Булды, туйдырды инде, дигән чаклар булмадымы? Ул бит ялы булмаган, тынгысыз, җаваплылык сорый торган эш.

– Сезнең дә, журналист буларак, туйдырды, ардырды инде, дигән чакларыгыз буладыр.

– Була...

– Эш бит инде ул. Була, ник булмасын. Уйлар керми түгел, ул – табигый күренеш. Кеше бертөрлелектән туя, бер үк төрле бурычларны хәл итүдән арый. Шуңа күрә ялга китәбез дә, сагындыра башлый, эшкә кайтасы килә. Барыбер, эшем шундый кызык, вакыйгалар үзәгендә, дип уйланасың. «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшләп карадым, шуңа күрә иң авыры шул: каядыр вакыйгалар кайный, ә син каядыр читтә. Син шулкадәр драйвка күнегәсең! Ә газета редакциясендә тормыш салмаграк. Без типография ягында утыра идек. Ашыкмыйча гына бүлмәгә Флюра апа Низамова килеп керә иде, гапләшеп, чәйләр эчеп утырыр идек. Анда шундый салмак тормыш.

Бер мәзәк сөйлим. Телевидениедә эшләүче бер журналист мәрхүм була да, теге дөньяда моннан: «Кая эләгәсең килә, җәннәткәме, тәмугкамы?» – дип сорыйлар. Журналист ишекләрне ачып карарга була. Тәмуг ишеген ача: «Яңалыклар» бүлмәсе, бөтенесе акырыша-бакырыша, кассеталар, кәгазьләр оча... Ишекне яба. Җәннәтне күрсәтергә куша. Ишеген ачып караса, шул ук хәл. «Боларның аермасы нәрсәдә соң?» – дип сорый. Җәннәттә эфирга өлгерәләр, тәмугта юк, дип аңлаталар.

Эфирга өлгерү-өлгермәү төшкә дә кереп аптырата иде. Ул төш әледән-әле кабатланып тора. Редакциягә керәсең, сине беркем күрми, эфир үткән, һәм син беркемгә кирәк түгел. Син эфирга соңга калгансың яисә соңга калып килгәнсең һәм диктор текстын язарга вакытың калмаган... Һәм шабыр тиргә батып уянасың. Төшкә кереп йөдәтә торган шундый кызыклы һөнәр.

«Һәркем үз тормышын үзе хәл итәргә тиеш. Уңышларым да, ялгышларым да – үземнеке»

– Балаларыгызның журналистика өлкәсенә китәргә теләкләре бармы? Әгәр дә, журналистика өлкәсендә эшләячәкбез, дисәләр, хупларсызмы?

– Юк, берсенең дә юк. Ул – алар сайлый торган язмыш. Тормыш аларның кулында. Бер хезмәткәр керде дә: «Мәскәүгә чакыралар эшкә. Нишлим икән?» – ди. Нәрсә әйтим инде, үзең сайла, дим. Монда калам дисәң, калдырам. Китәм дисәң, китәсең. Ул бит – синең тормыш. «Юк, китмә, мин сиңа фәлән кадәр акча түлим, дип, алып калсам, берничә ел үткәч, син миңа килеп, синең аркада гына бөтен тормышым чәлпәрәмә килде, шул вакытта сине тыңлап, әрәм булдым», – дип әйтсәң, мин нәрсә эшлим?

Һәркем үз тормышын үзе хәл итәргә тиеш. Үзем шулай күнеккән. Тормышымдагы бөтен карарларны үзем кабул итәм. Беркемне дә гаепли алмыйм, чөнки ялгышларым – үземнеке, уңышсызлыклар өчен бары үземне генә гаепли алам. Уңышларым да бары үземнеке. Беркем дә аларга дәгъва кыла алмый. Кемдер программист, табиб булырга хыяллана. Ул – алар сайлый торган язмыш.

«Бу һөнәр, беренче чиратта, кешеләр өчен, аларга файда китерү өчен хезмәт итәргә тиеш»

– Яшь журналистларга Сездән фикерләр, киңәшләр ишетәсе килә.

– Сез кирәкле, кызыклы һәм мөһим һөнәр сайлавыгызны белеп яшәргә тиеш. Бу һөнәр, беренче чиратта, кешеләр өчен, аларга файда китерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Теләсә кайсы мәгълүмат кешегә файда китерергә мөмкин. Шуңа күрә журналист эшенең агы, карасы юк. Кеше тормышта нинди сәяси үзгәрешләр булганлыгын да, алма бәлешенә күпме шикәр салырга кирәк икәнлеген дә белергә тели.

Журналист эшенең бер генә ягыннан да тартынып торырга кирәкми, бигрәк тә татар журналистына эш бик күп. Безнең әле колач җәярлек, кулыбыз тимәгән интернет киңлекләре бар. Анда журналистларны бик көтәләр, төрле темаларга кеше ана телендә видеомәгълүмат күрергә тели, мәсәлән. Аңа да мохтаҗлык зур.

Сез, без сайлаган һөнәрнең бик күп яклары бар. Әгәр үзегезнең материалны күргәннән соң, күңелегезгә ниндидер рәхәтлек хисе иңә икән, димәк, үзегезнең миссияне башкара алгансыз. Әгәр кем дә булса, шалтыратып, рәхмәт әйтә икән, бер генә кеше булсын, димәк, сез бу һөнәрне юкка гына сайламагансыз.

Шуңа күрә, матурлыкка омтылыйк. Җитди, акыллы, тирән материалларны да күбрәк язарга, иҗат итәргә тырышыйк. Үзебезнең ана телендә эшләвебез белән татар халкына, милләтебезгә хезмәт итәбез.

Бу хезмәтнең әҗере – журналистка карата хөрмәт. Әгәр дә сез чын мәгънәсендә кешеләрнең күңелләренә үтеп кереп, материаллар язсагыз, интернетта булсынмы, газета битләрендә, телевидениедә, радиода, сезне халык, һичшиксез, исемегезне хәтеренә салачак. Тавышыгызданмы, килеш-килбәтегездәнме, тышкы кыяфәтегездәнме таныячак һәм урамда кычкырып исәнләшәчәк. Мәсәлән, минем белән һәрвакыт исәнләшә иделәр дә, килеп: «Исәнмесез, Сез бит Илнур Фәйзрахманов!» – дип әйтәләр иде. Андый очраклар да булды. Беркайчан да ачуланмый идем. «Әйе, мин Илнур Фәйзрахманов», – дип, озаклап сөйләшеп тора идем. Шуңа күрә журналистика – күңелле, файдалы һәм кызыклы һөнәр.

  • Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов – (1980 елның 18 апреле, Буа районы, Югары Лашчы авылы) – журналист, медиаменеджер, 2011 елдан «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры.
  • 1980 елның 18 апрелендә Буа районы Югары Лашчы авылында туган.
  • В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган (2005).
  • 1998―2002 елларда «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе корреспонденты, 2002―2005 елларда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең программаларын алып баручы.
  • 2005―2007 елларда ― «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире. Хосусый «Җир сулышы» газетасы ачып, нәшер итә.
  • 2007 елдан «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясендә: 2007―2011 елларда алып баручы, филиал директоры урынбасары – мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы, 2010―2011 елларда ― телевидениенең мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы урынбасары, 2011 елдан ― директоры. «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе 2016 елда «Миллионлы шәһәрләр өчен көндәлек мәгълүмати программа» номинациясендә «ТЭФИ-Регион 2016» бүләгенә лаек була.
  • «Буа якташлыгы» иҗтимагый оешмасының хәйрия эшчәнлегенә зур өлеш кертә.
  • Хикәяләр, шигырьләр, җыр текстлары авторы.
  • Бүләкләре, мактаулы исемнәре: 2016 – II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен орденының медале — «телевидение һәм радиотапшыруларны үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»
  • 2018 – Татарстанның атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100