Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фирдүс Тямаевның улы Кәрим рэп җырлый» — кызык видео

Кечкенә «артист»ка яңа «Татарлар» җыры аеруча ошый.

news_top_970_100
«Фирдүс Тямаевның улы Кәрим рэп җырлый» — кызык видео
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

Фирдүс Тямаев, аның хатыны Резеда Әхмәтвәлиева һәм Шәкүр башкаруында өр-яңа «Татарлар» җырының клибы чыкты дип язган идек.

Җырга бәя бирүчеләр арасында Фирдүснең улы Кәрим дә бар. Кечкенә «артист» та яңа җырны бик ошаткан. Ул әтисенә «Татарлар»ны кабызырга куша, Шәкүр рэп укыганда, аңа кушылып җырлый, әтисенең хәрәкәтләрен кабатлап, биеп тә ала. Кызык видеоны Фирдүс инстаграмга куйган. «Татарлар» җырына аерым мәхәббәт. Раян кылыч тотып чыккан, Кәрим рэп укый», — дип язган җырчы.

Инстачылар Кәримгә соклануларын яшермәгәннәр. «Бер тотып кысып-кысып сөяргә үзен, күз тимәсен», «Кәрим музыканы ничек шәп тоя, әтисе иҗади рухта тәрбияли шул», «Әтисе малае булган бу», — дип язалар.

Араларында яңа җырны үтереп мактаучылар да бар. «Менә дигән җыр-өндәү. Һәр җырчының үз урыны, үз тамашачысы. Үзебез дә төрле-төрле татарлар. Ләкин исемебез татар. Әнә, хәтта Кәримчик тә аңлый», «Балалар алар киптергеч кебек, ни күрсә, шуны кылана. Мин яратып тыңладым, гимн кебек кабул иттем. Онытмасак иде шул татарлыгыбызны, телебезне, телсез калса, милләтебез дә юкка чыгачак. Мең елдан артык тарихы булган милләт яшәргә, үсәргә тиеш», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100