Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның кайсы җиренә операция ясатканы билгеле булды

Җырчы палатада видео төшергән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның кайсы җиренә операция ясатканы билгеле булды
«Татар-информ» архивы

Фирдүс Тямаев операциядән соң яңа видео куйган. Анда ул култык таягы белән йөри, бер аягы бинт белән бәйләп куелган.

Җырчы аның өчен кайгырып торучыларга рәхмәт әйтә. «Аллага шөкер, мин аякка бастым», - дип аксаклап йөреп тә күрсәтә ул.

Татарстанда энергиясе ташып торган җырчыларның берсе шундый авыр вакытта да күтәренке кәеф белән «Болай булгач, концерт куеп була. Елмайдык тиз генә. Без бирешергә тиеш түгел», - дип тамашачыларына да көч бирә.

Тамашачылар да җырчыга изге теләкләрен язып калдырган.

Татарстанның атказанган җырчысына Германиядә операция булуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100