Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә хәзер җырлыйбыз»: Фирдүс Тямаев хастаханәдән фото куйган

Инстачылар җырчының тизрәк терелүен тели.

news_top_970_100
«Менә хәзер җырлыйбыз»: Фирдүс Тямаев хастаханәдән фото куйган
Фирдүс Тямаевның Инстаграм акаунтыннан

Фирдүс Тямаев Германиягә операция ясатырга киткән иде. Бүген ул үзенең Инстаграмына хастаханәдән фото куйган. Җырчы баш бармагы белән «шәп» дип күрсәтә. «Аллага шөкер. Менә хәзер җырлыйбыз», — дип язган җырчы.

Инстачылар тизрәк терелеп чыгуын теләп яза. Исәнлек теләп язган комментарийлар: «Ни булды сезгә?» — дигән соравы белән чиратлашып бара. «Ул Германиядә операциядә, калганын үзе сөйләр», — дип яза җанатарлары.

«Исән-имин булып, терелеп кайт», - ди Рифат Зарипов.

«Аллага шөкер! Көне буе көттем. Хәзер исән-сау терелеп кайтасы, җаныкаем. Ходай рәхмәтеннән ташламасын, тизрәк терелергә язсын»;

«Уза торган булсын, күзләр дә тиядер сиңа»;

«Бу фотоны күргәч, шатлык яшьләре тәгәрәп төште. Исән-имин терелеп кайт. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез», - дип яза җырчының сәламәтлеге өчен борчылып торган инстачылар.

«Тизрәк терелеп кайтсын, Юльякшин кунакка көтә»;

«Безнең Тямай теленә операция ясаткан, алайса бик үткен», — дип шаяртучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100